16+

Владимир ПУТИН: “Мин хәзер нәрсәне һәм ничек үзгәртергә кирәклеге турында уйлаячакмын”

Бу якшәмбедә Россиядә җиденче тапкыр Президент сайлаулары узды. Моңарчы әлеге югары постка Анатолий Медведев - бер, Борис Ельцин - ике,  Владимир Путин өч тапкыр сайланган иде. Быелгысында ул кабат җиңүче:  дүртенче тапкыр Президент булды.

Владимир ПУТИН: “Мин хәзер нәрсәне һәм ничек үзгәртергә кирәклеге турында уйлаячакмын”

Бу якшәмбедә Россиядә җиденче тапкыр Президент сайлаулары узды. Моңарчы әлеге югары постка Анатолий Медведев - бер, Борис Ельцин - ике,  Владимир Путин өч тапкыр сайланган иде. Быелгысында ул кабат җиңүче:  дүртенче тапкыр Президент булды.

Узган сайлаулар белән чагыштырганда, бу юлы аңа тавыш бирүчеләр саны 5,1 миллионга арткан. Үзәк сайлау комиссиясе быелгы сайлауларда катнашырга теләк белдергән 70 кандидаттан документлар кабул иткән иде, сайлауларда аларның 8 генә катнашты.


Март башында уздырылган сораштырулар белән сайлау нәтиҗәләре әллә ни аерылмый, ул чакта Владимир Путинга тавыш бирергә теләүчеләр 69 процентны тәшкил иткән иде. Сайлау нәтиҗәләрен карасак, катнашучыларның башка елгылардан артыграк булуы күренә – тавыш бирү тәмамланганчыга хәтле бу күрсәткеч 60 процентны узып киткән иде. Россиядән читтә яшәүчеләр дә чагыштырмача активлык күрсәткән: хәтта Греция, Хорватия, Бельгия, Италия кебек дәүләтләр дә бу төркемгә кергән. Украина исә, сайлаучыларга тавыш бирергә комачаулап, үзенең барлыгын искә төшереп алу мөмкинлеген ычкындырмаган. Владимир Путин бу уңайдан Россия Украинага берничек тә җавап бирмәячәк дип белдергән: “Бу – башбаштаклык, халыкара нормаларның бозылуы. Без Россиядә украиннар үзләрен өйләрендәге кебек хис итсен өчен барын да эшләячәкбез”.

 
Президент май аеннан үзенең вазифаларын башкара башлаячак. Владимир Путин сәясәтенең нигезе – икътисадны үстерү һәм демографик реформа. Аның кайбер вәгъдәләре сайлау алды кампаниясе барышында ук үтәлде, кайберләре закон проекты рәвешендә расланган һәм агымдагы елда үз көченә керәчәк. Мисалга шулай ук ана капиталы программасы озайтылуны, беренче балага пособиеләр, ипотека кредитлары ставкаларының кимүен дә атап үтеп була. Сайлау нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, үзенең сайлау алды штабында Президент инаугурация узгач Россия Федерациясе хөкүмәтендә кайбер үзгәрешләр булачагы турында хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, Министрлар кабинеты составындагы үзгәрешләрне яңа сайланган Президент башкарырга тиеш. “Мин хәзер нәрсәне һәм ничек үзгәртергә кирәклеге турында уйлаячакмын,” - диде Владимир Путин. Ул моңа хәтле ирешелгән нәтиҗәләрне арттырырга вәгъдә биргән һәм: “Безгә кискен омтылыш ясарга кирәк. Без моны эшли алабыз – шулай әйтергә, нәтиҗәләргә ирешергә нигезәләмәләр бар”, - дигән.


Россия чит ил партнерлары белән ике арада булган теләсә кайсы авырлыкларны җиңеп чыга ала. Бу хакта яңа сайланган Президент журналистларга белдергән: “Булган барлык авырлыкларга карамастан, без бергәләп теләсә кайсы сораулар буенча эшләргә әзер”.


Татарстан сайлаучыларының 77,45 проценты үзенең тавышын биргән. Владимир Путин 82,09 процент тавыш җыйган. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, сайлаулар тыныч һәм оешкан төстә узган, барлык булган мөрәҗәгатьләргә оператив рәвештә җавап бирелгән. Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова да Татарстанда узган сайлауларны югары бәяләгән. 
Сайлауларда иң актив катнашучы районнар: Кайбыч – 98,08; Әтнә – 95,03; Апас – 94,88 процент. Бу исемлекнең иң соңгы баскычларын Казанның Киров, Идел буе һәм Совет районнары алган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading