16+

Владимир Путин Кемероводагы фаҗигадан соң: «Нәрсә аркасында шулкадәр кешене югалтабыз? Җинаятьчел салкын караш аркасында!»

Кемеровода янгын салган зыянны хәл итүгә багышланган киңәшмәдә Россия Президенты “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗигагә карата фикерен әйтте.

Россия Президенты Владимир Путин Кемероводагы янгынны җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан, дип белдерде, диелә РИА Новости хәбәрендә.

Кемеровода янгын салган зыянны хәл итүгә багышланган киңәшмәдә Россия Президенты “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗигагә карата фикерен әйтте: “Нәрсә соң бу бездә? Бу бит сугышчан хәрәкәтләр дә, шахтада көтелмәгән вакытта метан бәреп чыгу да түгел. Демография турында сүз алып барабыз һәм нәрсә аркасында шулкадәр кешене югалтабыз? Җинаятьчел салкын караш аркасында, башбаштаклык аркасында”.

Владимир Путин шулай ук, киңәшмәне бер минут тынлык белән ачып җибәреп, һәлак булучылыр туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
 
Татар-информ

РИА Новости / Алексей Дружинин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading