16+

Ватан сугышы каһарманнарын онытырга хакыбыз юк

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Илебез халкы (элекке СССР республикалары белән берлектә) 1941 елның июнендә илбасар фашистик Германиягә каршы Ватан азатлыгы сугышына күтәрелде. Ул 1945 елның 9 маенда Кызыл Армиянең һәм халыкның Бөек Җиңүе белән тәмамланды.

Ватан сугышы каһарманнарын онытырга хакыбыз юк

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Илебез халкы (элекке СССР республикалары белән берлектә) 1941 елның июнендә илбасар фашистик Германиягә каршы Ватан азатлыгы сугышына күтәрелде. Ул 1945 елның 9 маенда Кызыл Армиянең һәм халыкның Бөек Җиңүе белән тәмамланды.

Шушы тарихи вакыйгага бәйләп, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында Бөтенроссия «Хәтер вахтасы-2012»нең язгы этабына йомгак ясалды. Татарстанның «Отечество» берләшмәсе иҗтимагый оешмасы советы рәисе Александр Коноплев, оешма эшләре белән идарә итүче Илья Прокофьев, «Отечество» Бөтенроссия мәгълүмат-эзләү үзәгенең бүлек җитәкчесе Рафыйк Сәлахиев гыйбрәтле хәбәрләр ирештерделәр.
Ватан азатлыгы өчен көрәштә миллионнарча кеше һәлак була. Хәбәрсез югалганнарны, һәлак булганнарны эзләү буенча массакүләм хәрәкәт Татарстанда фашистлар Германиясен Җиңүгә 20 ел тулуны бәйрәм иткәннән соң башлана. Казан дәүләт университетының география факультетында «Кар десанты» эзтабарлар берләшмәсе оеша. Ә инде 1993 елда «Кар десанты» базасында Татарстанның «Отечество» берләшмәсе барлыкка килә. Аның составына Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Менделеевск, Алабуга, Чистай, Лаеш, Аксубай, Югары Ослан һәм Кукмара шәһәрләре һәм районнарының эзтабарлар отрядлары, хәрби-патриотик, хәрби-тарихи клублар керә.
Бөтенроссия «Хәтер вахтасы-2012»нең язгы этабында республикабыздан 27 отряд, ягъни 293 эзтабар катнашкан. Алар Ленинград, Түбән Новгород, Смоленск һәм Волгоград өлкәләрендә эзләнүләр үткәргәннәр. Татарстанлылар 146 совет сугышчысының җәсәден табып, туганнар каберлегенә хөрмәтләп җирләгән. Медальоннар һәм шәхси әйберләре буенча, 8 совет солдатының исеме ачыкланган. «Яу кырларында батырларча һәлак булган һәм хәбәрсез югалган солдатларны табып, исемнәрен ачыклау - безнең бурыч», - ди Александр Коноплев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading