16+

Васыятем шул: «Балаларны мин булмасам да, кире бирмә, зинһар!»

Бу дөньяга һәркем аерым бер максат белән, махсус гамәлләр кылыр өчен җибәреләдер, күрәсең. Кемдер яхшы укытучы, алтын куллы табиб, кемдер җырчы яки шагыйрь булып, кешеләр җанын дәваларга киләдер. Дөньяга әни булырга, төгәлрәк итеп әйтсәк, ятим балаларны бәхетле итәр өчен җибәрелгән кешеләрне дә беләм мин.

Васыятем шул: «Балаларны мин булмасам да, кире бирмә, зинһар!»

Бу дөньяга һәркем аерым бер максат белән, махсус гамәлләр кылыр өчен җибәреләдер, күрәсең. Кемдер яхшы укытучы, алтын куллы табиб, кемдер җырчы яки шагыйрь булып, кешеләр җанын дәваларга киләдер. Дөньяга әни булырга, төгәлрәк итеп әйтсәк, ятим балаларны бәхетле итәр өчен җибәрелгән кешеләрне дә беләм мин.

Шундыйларның берсе – Алсу Вәлиева. Бүгенге көндә сигез баланың (шуларның алтысы ятимнәр) яклаучысы-саклаучысы, өмете, бәхете – Әнисе ул! Балалы йортта гайбәт булмый, аның һәр почмагыннан, самими елмаеп, бәхет карап тора, диләр. Әле күптән түгел генә Алсуларда – шундый бәхет яши торган йортта кунакта булып кайттым.

«Балачак хыялым булган»

– Мин оныткан да идем инде, сыйныфташларым исемә төшерде. Балачактан ук зур гаилә турында хыялланган икәнмен, – дип, тормыш тарихын сөйли башлады Алсу.

Әйе, еш кына хыяллар белән чынбарлык туры килеп бетми шул. Бер күрүдә гашыйк булып, армия хезмәтеннән сагынып көтеп алып, гөрләтеп туйлар итеп, бер-берсен күз карашыннан аңлап-санлап яшәгән Равиле белән итәк тутырып балалар үстерергә хыяллансалар да, язмыш аларга бер кыз гына бирә. Яшьлекләрен Коми илендә Инта шәһәрендә уздыралар – Равил шахтада эшли. 15 ел Себердә яшәгәннән соң, гаилә Алсуның туган ягына – Казанга кайтырга карар кыла. Лаеш районында җир алып нигез корып, йорт салырга ниятлиләр. Равилнең кулы да, акылы да алтын була. Йорт салынып беткәч, почмаклардагы бушлыкны сабыйлар чыр-чуы белән тутырырга теләп, ире Алсуга җайлап кына сүз куша: «Берәр ятим бала алсак, әйбәт булыр иде, әнисе», – ди. Алсу риза булмый димени инде?! Хатын-кызның җанында гел әни, кемгәдер кирәк булу теләге яши ич. Кызын тапканда, Алсу белән бер палатада яткан яшь хатын баласын ташлап калдыра. Шул чагында ук сабый язмышы өчен йөрәге әрнегән Алсу баш табибка бу баланы үзенә бирүләрен сорап керә. Баш табиб олы яшьтәге, немец милләтеннән булган гинеколог абзый: «Кызым, син яшь әле. Үзеңнекеләр дә бик күп булыр», – ди.

Татарстанда игелек-шәфкать, гаилә еллары дип аталган чор була бу. Ятим балаларны, аларның моңсу күзләрен телевизор экраннарыннан да, газета-журнал битләреннән дә еш күрергә була бу вакытта. Дөньяга зур итеп ачылып, «нигә мин ятим?» дип сорау биргән ул күзләргә Вәлиевләр тыныч кына карый алмый. Шулай итеп, студент кызлары Венера энекәшле – Федор-Фаилле була. Ә нарасый бу нигездә бәхетен таба, ләкин гаиләгә алып кайтканчы, шактый мәшәкатьләр күрергә, кырыс күңелле кешеләр белән очрашырга туры килә. йә бүген кабул итү көне түгел, йә мөдир юк дип, юк сәбәпне бар итеп, кире бора торалар. Бәлки, ниятләре чынмы икән дип сынап караганнардыр. Равил белән Алсуның азрак үскән, уң белән сулны аера белә торган бала аласылары килгән була. Ләкин бер гөнаһсыз һәм ярдәмгә мохтаҗ сабыйны күргәч, фикерләре үзгәрә.

«Куркып калдыңмы?!»

Шулай матур гына түгәрәк бәхетле гаилә булып яшәп ятканда, Вәлиевләрнең ишеген кайгы шакый. Равил Екатеринбург шәһәренә төзелешкә эшкә киткән була. Шунда дусларын яклап сугышырга туры килгән аңа. Ләкин үзенә дә шактый нык эләккән: башын да ярганнар, аягын да сындырганнар. Типсә тимер өзәрлек пәһлеван кебек ирен ак бинтка төреп, машинага салып үзе алып кайта Алсу. Бу чакта шактый битараф күңелле, кеше кайгысы кештәктә дип уйлый торган табиблар белән очрашырга туры килә хатынга, ләкин кайда үҗәтлеген алга куеп, кайда ак халатлыларның сузылган кулларына яшел кәгазьләр салып дәвалый ул ирен. Мәхәббәте дә ярдәм иткәндер.

Ләкин чир дә тиз генә бирешергә теләми. Инде терелә дигәндә, яралары үлекләп ага башлый. Тагын хастаханә, тагын йокысыз төннәр башлана. «Аягын кисәргә туры киләчәк!» – ди табиблар беравыздан. «Юк! Аннары балаларының туенда ничек биер ул?!» Иренең ике аягын да саклап калу өчен ниләр кичергәнен Алсу үзе генә белә. Әллә кайлардан ераклардан кыйммәтле дарулар кайтартып, Равиленең аягын да, гомерен дә саклап кала хатын. Әллә язмыш: «Болай да күп җәфаладым инде», – дип, азрак рәхимле булырга уйлый, Равиле култык таяклары белән булса да йөри, хәтта машина руле артына утырып, яраткан хатынын – тормышының Алсу чәчәген эштән дә каршылый башлый.
Көннәрнең берсендә Равиле кыз бала алу турында сүз ката. Бу юлы саулыкка туймаган, мөмкинлекләре чикләнгән бер кыз алырга булалар, гаилә башлыгы авырып ятканда нәзер итеп әйтә Вәлиевләр. Янаны Норлат балалар йортыннан барып алалар. Пычрак, иске киемле бу кыз Алсуның күңелендә кызганудан башка хис уятмый беренче күргәндә. Җитмәсә, кызның җитди авыруы да бар икән. Булачак әнисенең алдында утырганда итәген шул арада «күл» ясап куя. Икеләнеп калган хатынын күргәч, Равиле, сынап карап:
– Нәрсә, куркып калдыңмы? – дип сорый.
– Юк, – ди Алсу, – ныклы карарга килеп. – Алабыз.
Шулай итеп, яңа йортның өченче почмагына да бәхет табыла. Дүрт яшьлек Янаны (хәзер аңа 13 инде) Кыш бабай бүләге дип йөртәләр Яңа ел бәйрәме алдыннан алып кайтканга. Юлда ук кибеткә кереп, матур күлмәкләр, кыз тәмле төшләр күреп йокласын дип, яңа карават та кайта өйгә.

Туган көн бүләкләре

Вәлиевләр гаиләсенең ятимнәрне үз канаты астына сыендыруы кайчандыр үзләре яшәгән Инта шәһәрендәге дусларын да сокландыра. Шәһәрләрендә берсеннән-берсе кечкенә ике бала ятим калгач та, башларында «Алсу белән Равилгә әйтергә кирәк!» дигән уй туа. «Кызы бигрәк матур, курчак кебек» дигәнне ишеткәч, Алсу ханым берүзе озын юлга кузгала. Документларын алдан җибәргән булалар. Кызга – бер, абыйсына – өч яшь. Ярый, сабыйларны бирмибез дип озак җәфаламыйлар. Берсен күтәреп, икенчесен җитәкләп, Алсу вокзалга килә. Әле бит сумка-төенчек тә бар. Аларда памперслар, киемнәр, ризык. Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, малайның температурасы да күтәрелә.
– Бер начарның да яхшысы була икән, – ди Алсу ханым, ул вакытларны искә алып. – Тимурга дару эчерәм дә, ул йоклый. Ә менә Диана юл буе – өч тәүлек елады. Үзем дә инде, алдан уйлап җиткермичә, баланың имезлеге бигрәк иске дип, ташлап калдырып, яңаны-матурны алган идем. Авызына да капмады. Җитмәсә, Арзамаста икенче поездга күчеп утырырга туры килде.

Мең бәлаләр белән Казан вокзалына кайтып төшәләр. Ире Равил каршы ала.
– Бу синең кызың белән улың, сиңа Туган көн бүләкләре! – ди Алсу балаларны иренә сузып, уенын-чынын бергә кушып. Бу – иренең туган көне – 30 август була.

Алла биргән Искәндәр

Табигатьнең аңлап бетермәслек бер законы бар. Хәер, аның кануннарына адәм баласының башы бик җитеп бетми инде болай да. Ә монысын аңлавы тагын да авыррак. Үз балалары булмаганга, тәрбиягә берәр ятим алып, аңа ана назын бирә алган хатыннарны табигать үзләренә дә бала биреп, ана булу бәхете татытып бүләкли. Монысы да үзенә күрә бер сынау инде аның. Балаларны үз һәм читкә бүлмисеңме дип, күкләр карап тора. Алсу ханыма да шундый бәхет һәм сынау килә. Инде ничә еллардан соң, болай да тулы бәхетләрен тагын да түгәрәкләп, Искәндәрләре туа.

Балаларның кайберләренең мөмкинлекләре чикле булганга, гади балалар бакчасына алмагач, анда да җаен табалар. Гаилә балалар бакчасы оештырып, үзләренекен дә, тирә-күрше балаларын да тәрбияли башлый Алсу. Һөнәре буенча тәрбияче ул. Бу мөһим эштә күбрәк белергә, өйрәнергә теләп, педагогия институтына укырга да керә. Бүген ул югары белемле тәрбияче, дүрт ел элек диплом алган. «Тату гаилә» исемле бакчада эшли. Төркемендә – 26 бала.

«Балаларны кире бирмә!»

Шатланып эшләп-яшәп йөрсә дә, иренең янган шәм шикелле көннән-көн сыза барганын күреп йөрәге әрни Алсуның. Диагнозлары да җитди шул. Диабет та бар, инсульт та кичерә ире. Гомеренең азагына якынлашканын ул үзе дә сизенә. Еш кына тәрәзәдән карап моңсуланып: «Мин булмасам, ничек яшәрсең инде син?!» – ди. Алдан ук хәстәрен күреп, Алсуын машина йөртү таныклыгына да укыта. Ә көннәрдән бер көнне васыятем шул: «Балаларны мин булмасам да, кире бирмә, зинһар!» – ди. «Үләргә җыенган, юләр!» – дип көлсә дә Алсу, иренең сүзләре ихлас икәнен белә – Равиле үзе дә 17 яшьтә әнисез ятим калган була. Балаларга әнинең ничек кирәк икәнлеген яхшы аңлый.


Шушы сөйләшүдән соң ир озак яшәми. 48 яшендә мәңгелеккә күзләрен йома. Үлемен кадерле кешеләре күрмәсен, балалар куркышып елашмасын өчен, хатынын балалары белән әниләренә кунакка җибәрә әҗәле җиткәндә.
– Мин аның үлгәнен сиздем, – ди Алсу ханым, күз яшьләренә чыланып, – күңелемдә нәрсәдер зыңлап, авыртып өзелгәндәй булды. – Күрәсең, бу ике җанны бәйләп торучы мәхәббәт, тормыш җебе булгандыр. Хәер, «теге» дөньядан да балалары белән ялгыз калган яраткан хатынына ярдәм итеп тора Равиле. «Шатлык булса да, борчу көтсә дә, төшкә керә, – ди Алсу. – Әле күптән түгел генә төштә ишегалдына кызыл тәгәрмәчле бишек этеп килеп кергән иде.«Кызлары Венера икенчегә әни булырга җыена. Табиблар, кыз бала, дигәннәр.

«Ярый әле, алар бар!»

Күтәрә алмаслык авыр кайгыларны таратышырга шушы сабыйлары ярдәм итә. «Әле дә алар бар!» – ди Алсу, әле берсен, әле икенчесен кочагына алып, назлап. Олылары кечкенәләрен карый. Кызы Венера да төп ярдәмче-киңәшчесе. Әтисе белән әнисе дә ярдәм кулын сузарга һәрчак әзер торалар.

Ире исән чакта, күп сабыйны бәхетле итү турында хыялланалар Вәлиевләр. Хәзер дә еш кына Алсуының төшенә кереп тә Равиле бу хакта искәртә. Шуны үтәргә теләп, гаиләдәге малайларга күз-колак та булыр дип, берәр олырак ир баланы да үз канаты астына сыендырырга җыенган була Алсу ханым. Ләкин инде иреклеккә өйрәнгән һәм үз язмышына күнгән үсмер үз бәхетеннән үзе баш тарта. Аннары Алсу ике бәләкәч алырга була. Шулай итеп, гаиләгә Фирдүс белән Артем килә. Берсенә – ике, икенчесенә өч тә тулмаган бу туганнар да шактый мәшәкатьле була. Бик озак сөйләшмиләр, кашык тотып ашаудан башлап бар нәрсәгә өйрәтергә туры килә Алсуга. Сабыйлар, алганда, бик ябык, кечкенә – алты килолы гына: тире дә сөяк кенә булалар, еш авырыйлар. Йөрү, сөйләүләренә дә өмет уятмый табиблар.

Берәүгә дә зарланмый Алсу ханым. Үзе сайлаган язмыш! Ләкин җылы канат астында наз-мәхәббәттә үсү сабыйларга әллә нинди кыйммәтле дарулардан да файдалырак була. Алар тәпи китә. Ә Фирдүс, әнисенең туган көненә бүләк ясап, беренче сүзләрен дә әйтә. Билгеле инде. «Әни!» сүзе була ул. Артем да әнисен котлау җаен таба – бии, Фаил – җырлый. Тимур тәмле итеп чәй әзерли. Яна кечкенәләрне мәктәптән алып кайта. Һәрберсенең үз эше.

Быел Вәлиевләрнең зур тату гаиләсе «Нечкәбил» конкурсында да катнашып, тамашачыны сокландырды. Анда да чигүле түбәтәй-камзуллар кигән малайлар, калфаклы кызлар осталыкларын күрсәттеләр.
– Максатыбыз җиңү түгел, катнашу иде. Балаларны үз көчләренә ышанырга өйрәтәсем килә. Бу – тормышта бик кирәк, – ди ныклы ихтыярлы Алсу. – Мин үзем дә Ходай ярдәменә һәм үз көчемә генә ышанып яшим.

Әйе, Алсу – булдыра торган хатын. Зур хәрефтән языла торган Ана. Елап утыручылардан түгел. Хәер, башкача була да алмый. Алты ятим өметләнеп күзенә карап тора ич. Яңа йортларының икенче катын да ясатып кергән әнә. Хәзер һәр баланың үз бүлмәсе.
Игелекле ананың хыялы чынга аша. «Нечкәбил»дә финалга чыкмасалар да, дөньяга чыгалар Вәлиевләр – аларны «Татарстан-Яңа Гасыр» каналы үзләренә чакырып, көн буе кунак итә.

Хәер, сабыйларга фатирда урын табылыр ул. Ә менә йөрәгендә ятимнәргә урын табуы гына җиңел түгел. Ярый әле, Алсу ханым Вәлиева алай уйламый. «Ятимнәрне сыендыру – минем дөньядагы миссиям, бурычым, мин Җиргә шуңа җибәрелгәнмен!» – ди.
Алсуның туган көне 13 ноябрь – Ятимнәр һәм шәфкатьлелек көнендә икәнен белмәсәм, аның бу сүзләренә ышанмас та идем.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гыйбрэт ала торган мэкалэ. Уйландыра.

    Мөһим

    loading