16+

Тукай урамын киләсе җәйгә танымабыз да әле

Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау комиссиясенең бу атнадагы утырышында Тукай урамын һәм андагы биналарны төзекләндерү мәсьәләсе каралды.

Тукай урамын киләсе җәйгә танымабыз да әле

Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау комиссиясенең бу атнадагы утырышында Тукай урамын һәм андагы биналарны төзекләндерү мәсьәләсе каралды.


Тукай урамының Татарстан урамыннан тимер юл вокзалына кадәрге өлешендә генә дә тарихи яктан әһәмиятле «Госмания» һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәләре, «Солтан» мәчете, «Иман» нәшрияты урнашкан. Шәхси милек һәм җир кишәрлеге хуҗалары, күпфатирлы йорт идарәчеләре 2012 елның ахырына төзү-төзекләндерү эшләрен тулысынча башкарып чыгарга тиеш. Җир кишәрлеге хуҗасы, яшь кенә егет: «Якын киләчәктә йорт төзергә уйлыйм», - дип аңлатма бирде. Ләкин мэр Илсур Метшин: «Яшь төзүчеләр өчен, бәлки, алдагы 50 ел якын киләчәктер. Безнең өчен якын киләчәк - алдагы җәй. Башка вакыт юк», - дип, җир кишәрлеген ахыр чиктә яшел бакча рәвешенә китереп торырга боерды. Бу таләп буш җир кишәрлеге булган милекчеләрнең һәммәсенә дә кагыла.
Исемлек буенча барлау сәүдә нокталарына җиткәч, мэр Илсур Метшин: «Тукай урамындагы сәүдә - тоташ антисанитария хөкем сөргән шапшак «Черкизон», - диде. Мәскәү шәһәрендәге «Черкизов» базары пычраклыгы өчен ябылган кебек, киләсе елда Тукай урамындагы тәртипсез базарлар да бетереләчәк, җимерек алачыкларны хәтерләткән киосклар, шулай ук реклама корылмалары алыначак. Казан үзәгендәге кайбер биналарның хуҗалары гомумән мәгълүм түгел. Прокуратура һәм полиция аларны эзли башлаган. Кайбер милекчеләр, җир документларын рәсмиләштерә алмыйча, 10-15 ел азапланып йөргән, шул сәбәпле төзелешкә керешмәгән. Яңа байларның бәхете: хәзер мэрия үзе документларны барлауда булыша.
Яңгыр-кар сулары агу торбалары тыгылганлыктан, Тукай урамындагы биналарның җир асты өлешен су баса торган булган. Мэр Илсур Метшин: «Киләсе җәйдә Тукай урамы юлы капиталь төзекләндереләчәк, су агу торбалары мәсьәләсе дә уйланылачак», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading