16+

Төшерергә рөхсәт ителә

Бу атнадан машина йөртүчеләргә янәдән ЮХИДИ хезмәткәрләрен камерага төшерергә рөхсәт иттеләр. Хәзер алар курыкмыйча инс­пекторның һәр хәрәкәтен фото һәм видеога төшерә, аудиотасмага яздыра ала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы.

Төшерергә рөхсәт ителә

Бу атнадан машина йөртүчеләргә янәдән ЮХИДИ хезмәткәрләрен камерага төшерергә рөхсәт иттеләр. Хәзер алар курыкмыйча инс­пекторның һәр хәрәкәтен фото һәм видеога төшерә, аудиотасмага яздыра ала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы.

Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 20 октябрендә кабул ителгән яңа регламенты нигезендә, «юл хәрәкәтендә катнашучыларга ЮХИДИ хезмәткәрләрен фото һәм видеога төшерергә ярый» дигән пункт төшеп калган иде. «Ярый» дигән сүз булмагач, инспекторлар машина йөртүчеләргә бу гамәлне тыя башлаган. Бу шоферлар арасында зур канәгатьсезлек уятты.
Дәүләт автоинспекциясе исә, «Полиция турында»гы закон нигезендә, инспектор фото, видеога төшерүне берничек тә тыя алмый, чөнки Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең эше җәмгыять өчен ачык булырга тиеш, дип кисәтеп куйды.
Дөрес, фотога, видеога төшерергә ярамаган очраклар да бар. Әйтик, машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте булган урынны төшергәндә инспекторга комачауласа, ЮХИДИ хезмәткәре моны тыярга мөмкин. Төбәктә терроризмга каршы операция барса да, фото, видео­га төшерү тыела. Бу турыда инспектор алдан ук кисәтеп куярга тиеш. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә машина йөртүчеләрне фото, видеога төшерә ала.

12 еллык машина йөртү стажы булган Иван Павлов:
– Инспекторлар арасында да, машина йөртүчеләр арасында да төрле кеше бар. Ике як та хаталанырга мөмкин. Шуңа күрә фото, видео куллануны кирәк дип саныйм. Бу – үзеңнең дөреслегеңне дәлилләү чарасы. Кайвакыт машина йөртүчеләр, кагыйдә боз­са да, үзләрен дөрес дип санап, ­ЮХИДИ хезмәткәрләре белән сүзгә киләләр. Мин шунда ук гаебемне таныйм. Ләкин нахакка бәйләнсәләр, үз дөреслегемне дәлилли башлыйм. Мәсәлән, берсендә инспектор, номерларың пычрак, дип, штраф салмакчы иде. Ул көнне юллар пычрак иде, мин бит һәр чакрым узган саен номерларымны чистартыр өчен туктый алмыйм. Менә шунда үземнең дөрес булуымны дәлилли алдым. Юридик белемем дә мондый га­делсезлекләрне җиңәргә ярдәм итә.


Фото: kazanfirst.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading