16+

Әти әти инде ул

Мамадыш районының «Әтиләр клубы» җитәкчесе Айрат Шакиров әтисез үсүнең никадәр читен булуын бик яхшы белә.

Әти әти инде ул

Мамадыш районының «Әтиләр клубы» җитәкчесе Айрат Шакиров әтисез үсүнең никадәр читен булуын бик яхшы белә.

– Әни кеше ничек кенә көчле холыклы булырга, балаларын җил-яңгырдан сакларга тырышмасын, әти сүзе, әти назы, әти карашы ул бөтенләй башка. Нәрсә генә дисәң дә, әти әти инде ул. Ир бала өчен бигрәк тә. Үзем дә әтисез үстем. Әтиле малайларга гел кызыгып карадым. Районыбыздагы статистикага күз салсак, һәр җиденче бала әтисез үсә. «Әтиләр клубы»н оештырып җибәрүнең дә максаты – тулы булмаган гаиләдә үсүче балаларга ир-ат тәрбиясе бирү. Аны оештыру идеясе дә ата-аналар җыелышы вакытында туды. Әтиле гаиләдә үсүче балалар белән эшләмибез дигән сүз түгел бу. Кайбер гаиләдә әти кеше үз роле турында бөтенләй оныта яки аның бала тәрбияләргә вакыты калмый. Без исә үзебез үткәргән чараларга аларны да җәлеп итәргә тырышабыз. Алар балалары белән бергә килә, ярыша, кулга-кул тотынышып эшлиләр, бала әтисенең ярдәмен тоя, алар үзара тагын да якыная. Безгә әти кешенең дә гаиләдәге дәрәҗәсен күтәрергә кирәк әле, – дип сөйләде Айрат.

«Әтиләр клубы» дүрт ел элек оешкан, ә рәсми рәвештә ачылганына – ике ел. Районның һәр мәктәбендә әтиләр советы эшләп килә. Клуб активистларының күбесе, шул исәптән Айрат Шакиров үзе дә һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән кешеләр. Районда аларның үз оешмалары бар. Клуб белән оешма тыгыз хезмәттәшлек итә. Әтиләр балалар белән күлгә балык тотарга йөриләр, автосервиска барып машина ремонтлыйлар, палаткалар белән берничә көнгә ял итәргә чыгалар, кырыс табигать шартларында учак кабызырга, уха пешерергә өйрәнәләр. Һавалар җылынып, яз исе сизелә башлауга, сыерчык оялары ясап эләләр. Куяннар үрчетә торган хуҗалыкка барып аларны ашаталар, хуҗалык эшләренә өйрәнәләр. Янгын сүндерүчеләр хезмәте белән танышып кайтканнар. Ватанны саклаучылар көне уңаенан оештырыла торган концертларда чыгыш ясарга, спорт уеннарында да катнашырга өлгерәләр.

– Без оештырган чараларга хәтта улы булмаган әтиләр кызларын җитәкләп килә, – ди әңгәмәдәшем.
Клубтагы әтиләр балаларны эшкә дә өйрәтергә, патриотик тәрбия дә бирергә омтыла. Экскурсияләргә дә йөриләр, Казанга килеп, музейларга да кергәннәр.

Айрат хокук саклау органнарында балигъ булмаган балалар белән эшләгән, җиде ел коррекция мәктәп-интернатында технология дәресен укыткан, сыйныф җитәкчесе булган. Бүгенге көндә районның мәгариф бүлегендә эшли.

– Балалар белән эшләргә яратам. Кызыксынудан күзләре янып торган, яннарында хуплаучы булганда мин эшлим, мин булдырам, мин биим, мин җырлыйм дип торган малайларны күреп, күңел сөенә. Аларга дус-иптәш була алуыбыз белән горурланабыз. Районда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют эшли. Шунда тәрбияләнүче балалар янына еш барабыз. Алар безне көтеп торалар, йөгереп чыгып каршы алалар. Димәк, безнең тырышлыгыбыз юкка китми, – ди ул.

Фотолар Айрат ШАКИРОВның шәхси фотоархивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading