16+

Татарстанның иң яхшы 200 комбайнчысын бүләкләделәр

Быел игенне игү, аны җыеп алуда 15 000 кеше катнашкан. Алар тырышлыгы белән Татарстанда 5 млн тоннадан артык икмәк җыеп алынган. “Иң яхшы комбайнчы” республикакүләм бәйгесенә йомгак ясау тантанасында 200 комбайнерга 100 мең сумлык акчалата премияләр тапшырылды.

Татарстанның иң яхшы 200 комбайнчысын бүләкләделәр

Быел игенне игү, аны җыеп алуда 15 000 кеше катнашкан. Алар тырышлыгы белән Татарстанда 5 млн тоннадан артык икмәк җыеп алынган. “Иң яхшы комбайнчы” республикакүләм бәйгесенә йомгак ясау тантанасында 200 комбайнерга 100 мең сумлык акчалата премияләр тапшырылды.

- Бу залга без бүген республикабызның иң фидакарь ир-егетләрен чакырдык. Игенче хезмәте беркайчан гади булмады. Үзебез дә шушы мәктәпне узгач, игенче хезмәтенә катнашыбыз булгач, күпләрегез белән кайчандыр иңгә-иң торып эшләүче буларак, сезнең күңел халәтегезне дә, борчуларыгызны, көнкүреш ихтыяҗларыгызны да бик дөрес аңлыйбыз. 5 миллион тонна икмәк алу өчен, күпме тузан йотылган, күпме тир тамган. Әлбәттә, бу – зур хезмәт. Күбегезнең теләктәше, ярдәмчесе буласы килә. Шушы конкурска күңел җылысын өстәп, сезне бүләклисебез, хөрмәтлисебез килгән иде. Президентыбыз бу тәкъдимне хуплап кабул итте. Шул рәвешле, 200 лауреат исеменә конкурс игълан иткән идек. Республика дәррәү кушылды, меңләгән игенчеләребез тырышып хезмәт итте – нәтиҗәсе дә горурланып әйтерлек – 5 миллион тонна икмәк! - диде үзенең  чыгышында Татарстан премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә комбайннарның маркалары да исәпкә алынган. Бүгенге көндә республикабыз кырларында чит ил техникалары белән беррәттән үзебезнең “Нива” комбайннары да эшли. Балтач районы “Арбор” хуҗалыгыннан килгән  Нурулла Ульданов белән Габделхак Әсхадуллиннар икесе дә “Нива” комбайннарында эшләгәннәр. Нурулла, 13 мең тонна ашлык суктырып, район буенча беренче урынны яулаган.

- Заманча техникага утырып эшләп карыйсыгыз килмиме? - дип сорыйм егетләрдән.
- Кырдан тузанга батып кайтмагач, икмәкнең тәме булмас кебек. Бер ялгансыз әйтәм, чит ил машинасына кызыкмыйм.1984 елдан бирле “Нива” комбайнында.  Бик уңайлы техника, чыгымнары да күп түгел, ватылса ясап була, - ди Нурулла Ульданов. Ул инде алтынчы сыйныфны бетергәннән бирле комбайнда. Өч ел комбайн ярдәмчесе булып эшләгән, 9 сыйныфны бетергәннән соң үзе комбайнер булып эшли башлый. Быел 43 нче урагын уздырган.

- Хуҗалыкта без иң өлкән комбайнерлар. Комбайнга утырасызмы дигәнне дә көтмибез, күпме акча бирәсез дип тә сорамыйбыз, расценка да кызыксындырмый - көннәр язга авышуга Нурулла белән комбайн, урып җыю турында сөйләшә башлыйбыз. Аны сүзләр белән аңлатып булмый, йөрәк ашкына, кырга чыгасы килә. Комбайнерлар арасындагы ярыш та - матур ярыш, эшлим, булдырам дигән кешеләр өчен. Кемнедер узып китеп, артта калдыру теләге түгел бу, - дип сүзгә кушылды Габделхак Әсхадуллин.  

Биектау авылы Мүллә авылы егете  Вилдан Хәкимовка әле 18 яшь кенә. “Челленджер” комбайны белән ашлык егуда эшләп,  иң яхшы 200 комбайнер арасына кергән. Бишенче сыйныфны тәмамлаганнан бирле әтисе янында комбайнда  эшли. Бүгенге көндә Казанда, техник көллияттә белем ала.

- Урып җыю чорында көнне төнгә ялгап эшләдек. Бик авыр булса да беләсең: бу вакытлыча гына. Авылда төпләнеп яши башласаң, башка төрлерәк, әлбәттә, авылда эш беркайчан да бетми, яшьләрнең бераз ял итәселәре дә килә. Шуңа күрә әле өзеп кенә авылга кайтам дип тә, юк дип тә әйтә алмыйм.  Бу җиңүдә әтиемнең дә, әтинең абыйсының да (минем өчен дәү абый) өлеше бар. Мин ял итеп алганда алар эшләделәр, - ди Вилдан.

Синең кебек эш сөйгәннәр шәһәрдә дә югалмас, шулай да син авылда кадерлерәк, кирәгерәк Вилдан...

Фото: tetyushy.ru
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading