16+

Табигать рекорд куйды, ә кешеләргә көтелмәгән мәшәкатьләр туды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Карлы, буранлы, чын матур кыш быел. Элек бил тиңентен карга да гаҗәпләнми идек, хәзер гадәттәгедән азрак күбрәк яуса, аномаль булып тоела.

Табигать рекорд куйды, ә кешеләргә көтелмәгән мәшәкатьләр туды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Карлы, буранлы, чын матур кыш быел. Элек бил тиңентен карга да гаҗәпләнми идек, хәзер гадәттәгедән азрак күбрәк яуса, аномаль булып тоела.

Ә бу юлы чынлап та гаҗәпләнерлек, республика тарихында беренче тапкыр шундый күп явым-төшем күзәтелгән, ди синоптиклар. Бер тәүлектә айлык норма кар яуган.  

Бозлы яңгыр, көчле җил аркасында республикада 50 авылда ут чыбыкларына зыян килгән иде, нәтиҗәдә сигез меңнән артык кеше вакытлыча утсыз торды. Шәһәрара автобус маршрутлары хәрәкәтенә дә чикләүләр кертелде, ике боз кичүе ябылды, аэропортларда рейслар тоткарланды. Трассада бөкеләр, юлда машиналар батып калды. Метро тукталышларында су буе чират иде. Кайбер районнарда мәктәпләрдә укулар булмады, Казанда да шәһәр Мәгариф идарәсе балаларга мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына бармаска рөхсәт итте.

Татарстан Президенты карары белән инде якшәмбе көнне үк барлык идарә органнары югары дәрәҗәдә әзерлек режимына күчерелделәр. Юлларда ярдәм күрсәтү өчен махсус штаб булдырылды. Имгәнү очракларын булдырмас өчен коммуналь хуҗалык эшчеләре бина түбәләрендәге карларны төшерәләр, боз сөңгеләрен алалар, ул-бу була калса 144 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, 33 ЮХИДИ экипажы әзер. Ягулык белән тәэмин итә торган күчмә бензин салу пунктлары да бар. Олы юл трассаларында гадәттәгедән тыш хәл килеп туганда 12698 кеше сыйдырышлы 163 стационар җылыну пункты оешкан.  

Казан шәһәре мэриясенең эшлекле дүшәмбесендә Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия карары белән “Буран” планы игълан ителде. Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, шәһәрнең тышкы төзелеше комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтүенчә, подрядчы оешмаларның булган бар кар көрәү техникасы төнлә эшкә чыккан. Төп максат – юлларны кар көртләреннән арындыру һәм бозлавык булдырмау. Төп автомагистральләрне бик тиз чистарталар, федераль, төбәкара юлларда 700дән артык кар чистарту техникасы эшли. Ишегаллары, бистәләрдәге карны көрәү өчен өстәмә техника җәлеп итәчәкләр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да Мәскәүдән соң безгә килеп җиткән буран аркасында  гадәттән тыш хәл туса да, шәһәр урамнарын кичке сәгать тугызка кадәр рәткә китерергә, “кар белән чын көрәш башларга” кушкан.


Феликс Гоголь, Татарстан гидрометеорология үзәгенең җитәкчесе:

– 12 сәгать эчендә 20 миллиметрга кадәр яуган кар метеорологиядә көчле явым-төшем, кискен хәл булып санала. Бу кеше өчен дә куркыныч тудыра торган норма. Бездә исә бер көндә 22 миллиметр калынлыкта кар яуды. Бу рекорд, әлбәттә. Моның кадәр карны ишегалларыннан тиз генә көрәп тә бетерәп булмас. Буран китереп чыгарган Көньяк циклон акрынлап үтеп бара. Бүген җил азрак тыначак, шулай да явым-төшеп туктамый әле. Һава температурасы 6 градуска кадәр суытачак. Алдагы көннәрдә каты суыклар көтелми.

Буран вакытында нишләргә?

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә:

Машина йөртүчеләргә

Буранлы көннәрдә ерак юлларга чыгудан тыелып торыгыз, үз машинагызны калдырып, җәмәгать транспортына күчсәгез, яхшырак.

Тизлек белән барганда, кинәт туктарга ярамый, бозлавыклы юлда тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле арттан килүче машиналарны туктарга җыену турында кисәтергә кирәк.
Юлга чыкканчы машинаның техник торышын тикшерегез.
Юлда барганда транспорт белән тарнспорт арасында гадәттәгедән озынрак дистанция калсын.

Җәяүлеләргә

уңайлы аяк киеме киегез

бары махсус урыннарда гына юлны аркылы чыгыгыз

томанлы, караңгы вакытта яктылыкны кайтаручы жилетлар киегез

таеп китсәгез, ян белән егылырга тырышыгыз, бу вакытта имгәнүләр азрак була.

Көчле җил вакытында урамда калсагыз агач, реклама щитлары, йорт кәрнизләреннән ерак торыгыз.

Алия Хәйруллина:

- Мин Константиновка бистәсендә яшим. Эшкә барырга чыккач, башта подъезд ишеген ача алмый азапландым, кар күмеп киткән. Ярый әле 80 яшьлек бер бабай кар көрәп йөри иде. Ул булышты. Яшьләр кулларына көрәк алырга ашыкмый. Автобус тукталышына кадәр кәҗә сукмагыннан чак чыгып җиттем. 71нче мрашрут озак килмәде. Берничә кеше җыелышып, очраган машинаны туктаттык. “Мега” сәүдә үзәгендә аш-су остасы булып эшлим. Эштә озак тоткарланырга туры килмәде, буран аркасында, барыбер кеше юк дип, кафены яптылар, безне өйгә кайтарып җибәрделәр.

Ләйсәнә Дәүләтшина, Кама Тамагы районы:

 - Буран дулаган көнне мин районнан Казанга килдем. Шәһәр арасындагы автобусларны туктатканнар дигән хәбәрне ишеткәч, куркып калган идем, шөкер, безнең районнан автобус йөри булып чыкты. Юлларны чистартканнар, авылдан гына чыгуы азаплырак булды. Батып калган машиналар йөрергә комаучаулый. Кама Тамагының кайбер авылларында буран аркасында сыер савучылар фермага бара алмаганнар, мәктәптә укулар булмаган.

Марат Хатыйпов, Яшел Үзән:

- Иртән чыксам, машина юк, бөтен җирдә ак кар гына. Көч хәл белән табып, казып чыгардым автомобильне. Аннары җиде кеше этеп, ишегалдыннан чак кузгалып чыктым. Эшкә машинасыз барып булмый. Авыллар арасындагы юлларда бозлавык аркасында дамба астына машиналар төшеп киткән, дип ишеттем. Күптән болай күп итеп кар яуганы юк иде. Бу көннәрдә рәхәтләнеп кар көрибез инде. Иртә буран, кич тә буран, кыскасы. Бер ни эшләр хәл юк, табигатькә боерып булмый.

Адел Вафин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры:

- Кар яуган вакытта 10000 адымны кар көрәүгә алыштырабыз. Барыбыз да кар көрәргә чыгабыз!

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading