16+

Су тоткыны булырга язмасын!

Хәтерләсәгез, Татарстанның күп кенә районнарында су басулар күзәтелә. Ниһаять, ташу китеп, туфан кимеп бара. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан алынган соңгы хәбәрләр буенча, Яңа Чишмә районының Яңа Чишмә бистәсендә торак йортларга куркыныч янамый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәзер анда күзәтүне туктата. Шулай ук Әлмәт шәһәрендә дә су сизелерлек кимегән. Су тоткынлыгында 4...

Су тоткыны булырга язмасын!

Хәтерләсәгез, Татарстанның күп кенә районнарында су басулар күзәтелә. Ниһаять, ташу китеп, туфан кимеп бара. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан алынган соңгы хәбәрләр буенча, Яңа Чишмә районының Яңа Чишмә бистәсендә торак йортларга куркыныч янамый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәзер анда күзәтүне туктата. Шулай ук Әлмәт шәһәрендә дә су сизелерлек кимегән. Су тоткынлыгында 4...

Хәтерләсәгез, Татарстанның күп кенә районнарында су басулар күзәтелә. Ниһаять, ташу китеп, туфан кимеп бара. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан алынган соңгы хәбәрләр буенча, Яңа Чишмә районының Яңа Чишмә бистәсендә торак йортларга куркыныч янамый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәзер анда күзәтүне туктата. Шулай ук Әлмәт шәһәрендә дә су сизелерлек кимегән. Су тоткынлыгында 4 кеше яшәгән бер йорт кына калган.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күзәтүендә хәзер ике районның ике генә авылы. Әлеге бату зонасында 86 кеше яшәгән 35 йорт калган. Шуларның 10сы - балалар.
Бубый елгасы ташу нәтиҗәсендә Иж-Бубый авылында 34 йорт су астында. 82 кеше, шул исәптән 8 бала үз торакларына кайта алмый. Авыл халкы барысы да якын-тирәдә яшәүче туганнарында тора. Елгада су хәзер 170 смга кадәр кимегән.
Кичә Биектау районында Казансу елгасы ташыган. Анда су чик ноктадан 20 см га артыграк, ягъни 620 см биеклектә. Шул сәбәпле, Чубарово авылында ике йорт су астында калган. Усад авылында вакытлыча тору урыннары булдырылган, әмма анда килүче юк, барысы да туганнарына күченгән.
Чирмешән районының Бәркәтә авылын да тоташ су баскан булган. Шул авылда туып үскән Гөлүсә апа әйтүенчә, Шушма елгасында мондый көчле ташу 1979 елны булган икән. Авыл бер сәгать эчендә су астында калган. Шөкер, олы юл белән авылны тоташтырган юлга су килеп җитмәгән. Бер көн буе «Венеция»дә яшәгәннәр. Аннан соң бар да җайланган.
Казан халкына күпме генә мөрәҗәгать ителмәсен, һаман бер үк хаталарны кабатлый. Йортларны иминиятләштерергә, карны түгәргә дигән сүзләрне колакларына да элми икән казанлылар. Яңа Сосновкада яшәүчеләр, акча җыеп, Киндерки елгасы аша кечкенә генә күпер салган. Шуның аркасында, чак кына барысы да су астында калмый. Күпергә эләгеп калган боз кисәкләре, тыгылып, әйләнә-тирәгә җәелә. Тагын 18 см күтәрелсә, йортлар да, трансформатор да су астында калачак иде. Зур фаҗигадән Алланың рәхмәте белән коткаручыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә котылалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading