16+

Су басуның икенче дулкыны көтелә

Язгы ташуның төп дулкыны узды. Республикада алты районда авылларны су басты, күперләр су астында калды, хуҗалыкларга зыян килде.

Су басуның икенче дулкыны көтелә

Язгы ташуның төп дулкыны узды. Республикада алты районда авылларны су басты, күперләр су астында калды, хуҗалыкларга зыян килде.

Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре тынычланырга әле иртәрәк дип саный, Кама, Идел елгаларында әле боз китмәгән. Татарстанның төньяк районнарын су басу куркынычы бар. Сез язгы ташуны ничек кичердегез?

Людмила Шонгурова, Башкортстан, Кырмыскалы районы, Бекетов авылы:
– Кичтән йокларга ятканда, төнлә безне су басар дигән курку бөтенләй дә юк иде. Иртән урамыбыз елганы хәтерләтте. Башка кешеләргә зыян ул кадәр күп булмады, ә менә безнең бар малларыбыз, кош-кортларыбыз суда батып үлде. Бер кәҗә бәтие генә исән калды, хәзер ул безнең белән өйдә яши. Төне буе эт өреп чыкты, урамда кеше йөридер, шуңа тынычсыздыр дидек, мондый бәла-каза дип уйламадык та. Баздагы яшелчәләр суда йөзеп йөри, утыртасы бәрәңге орлыгы да харап булды. Ничәнче төн хәзер йоклый алмыйм.

Рифат Гыймадиев, Кайбыч районының Борындык авыл җирлеге башлыгы:
– Язгы ташу авылның 20-25 йортына зыян салды. Дөресрәге, су ишегалларына, базларга, абзарларга керде. Ташудан иң зур зыянны өч йорт кына күрде. Су йортларның эченә кадәр үтте. Бүген хәлләребез Аллага шөкер. Елгалар ярларына кайтты, сулар китте. Су басудан зыян күргән кешеләр иминият акчаларын алалар. Алар өчен бернинди дә киртәләр юк. Татарстанда су басуның икенче дулкыны күзәтелергә мөмкин, дип укыган идем. Безгә бу янамый.

Зөлфия Сәйфетдинова, Яшел Үзән районы, Татар Танае авылы:
– Шеланда елгасы ярларыннан ташып, берничә йортны су баскан иде. Аннары Гөбнә елгасы күтәрелде, тагын хуҗалыкларга зыян килде. Су минем йортыма ук кермәде керүен, әмма идән астында, ишегалдында билдән су. Мунчаларым, каралты-кураларым суда утыра. Ни хикмәт, башка кешеләрнең өенә кергән су берничә көннән чыгып китте, ә минеке кимеми дә. Махсус су суырта торган машина чакыртсаң, сәгате 1500 сум тирәсе. Коткаручылар, кулдан килгәнне эшләдек, диләр. Көзгә кадәр шул суга карап торасы булырмы? Нишләргә дә белмим. Ул кар суын ерып йөреп, суык тидердем инде, югары температура белән авырдым. Су эчендә утырып, йортымның нигезенә зыян килмәсен дип куркам.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading