16+

«Су баса, нишләргә дә белмибез!»

Шеланда елгасы ярларыннан ташып аккан. Татар Танае авылында ике урамдагы 25 ләп йортка зыян килгән.

«Су баса, нишләргә дә белмибез!»

Шеланда елгасы ярларыннан ташып аккан. Татар Танае авылында ике урамдагы 25 ләп йортка зыян килгән.

Бүген иртән редакциягә Яшел Үзән районы Татар Танае авылыннан шалтыраттылар. “Су баса, нишләргә дә белмибез”, - диләр. “Шәһри Казан” журналистлары хәбәрне алуга шунда барды.
Авылга язгы ташу зыян китергән. Күрше Кайбыч районыннан агып килә торган Шеланда елгасы ярларыннан ташып аккан. Татар Танае авылында ике урамдагы 25 ләп йортка зыян килгән. Авыл халкы өйләрендә дә су ерып йөри.

Ленин урамында яшәүче Рабига апа Багабиева барысы да кичә көндез башланды, ди. Башта су бакчаларын баскан, аннары мал абзарына керә башлаган.
- Бозауларны тизрәк югары очтагы күршелләргә күчердек. Тавыкларны мунчага яптык. Кичке якта ишектән ургылып су керә башлады. Келәмнәрне чак жыеп өлгердек, - дип сөйли Рабига апа.

Хәзер аның барлык йорт жиһазлары, суыткыч, аяк киемнәре, банка белән кайнатмалары суда утыра. Өйдә су акрынлап кими башлаган, әмма пычрак, ләмле судан соң йортны рәткә китерүе шактый чыгымлы булачак.
- Су басулар элек тә була иде. Көймәләрдә йоргән чаклар да булды. Тик дамбаны ныгытканнан соң, менә инде биш ел язгы ташу артык зыян китерми иде, - ди  Яшел Үзән районының Мамадыш Әкил авылы башлыгы Фәнис Мирхәтуллин. - Быел һава торышының кинәт җылытып җибәрүе аркасында, кечкенэ генә Шеланда елгасы ярларыннан ташып, авылны су басты. Бу елгада кондызлар кубәйгән диделәр.  Күрәсең, шуның да йогынтысы булгандыр. Авылда фермага таба яңа юл салалар, бәлки ул да каршылык тудыргандыр.

Хәзер авылда экскаватор өч жирдән юл ачкан. Авыл эчендә су жирдән 60-70 сантиметрга кутәрелгән булган, хәзер 50 сантиметр тирәсе калган. Дөрес, авыл башлыгы сүзләренчә, Гөбнә елгасы күтәрелә башласа,  авылның икенче башын су басу куркынычы зур.

- Барысын да контрольдә тотарга тырышабыз. Өч көймәбез әзер. Халыкка аңлату эшләре алып барыла. Йортлар иминиятләштерелгән. Су басудан иң ышанычлысы – иминиятләштерү, - ди ул.
Безнең белән бергә диярлек авылга Гадәттән тыш хәлләр хезмәте дә килде.

- Быел язгы ташу кочле буласы алдан ук билгеле иде. Башта салкын торды, аннары кинәт җылытты. Җирдә туң да калын. Нәтиҗәдә, райондагы кайбер авылларга язгы ташу зыян сала башлады, - диде Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Яшел Үзән районы  бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Ближевский. - Хәзер бөтен игьтибарыбызны Татар Танае авылына юнәлттек. Зыян күргән кешеләр вакытлыча туганнарына урнаштырылды. Авыл башлыгы тиз арада безнең белән элемтәгә чыгып, тиешле чаралар күрелә.

Тик Дмитрий Ближевский да тынычланырга иртәрәк ди. Ул да тагын бер кинәт җылыту авыл янәшәсендәге Гөбнә елгасы ташуына китерергә мөмкин дип фаразлый.  

- Андагы су күләмен күзәтеп торабыз. Шеланда елгасының ярларын ныгыту, дамбаны күтәрү мәсьәләсе район дәрәҗәсендә хәл ителә. Хәзердән үк эш башланды инде, - диде ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading