16+

Сөт бәясе кайчан артыр?

Сөт базарындагы проблема, көзгә кадәр сакланыр әле. Без әле 1500 тонна пальма майларын, 1 млн тонна коры сөтне ашап бетермичә, Татарстанның сыйфатлы сөтенә ихтыяҗ артык зур булмас.

Сөт бәясе кайчан артыр?

Сөт базарындагы проблема, көзгә кадәр сакланыр әле. Без әле 1500 тонна пальма майларын, 1 млн тонна коры сөтне ашап бетермичә, Татарстанның сыйфатлы сөтенә ихтыяҗ артык зур булмас.

Газетабызның алдагы санында Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Арчада күчмә утырышта катнашуын хәбәр иткән идек. Анда ул муниципаль депутатларның сорауларына җавап биреп, сөткә бәянең кайчан артачагын әйтте.
– Сөт базарындагы проблема, көзгә кадәр сакланыр әле. Без әле 1500 тонна пальма майларын, 1 млн тонна коры сөтне ашап бетермичә, Татарстанның сыйфатлы сөтенә ихтыяҗ артык зур булмас, – диде министр. – Сөткә бәя кинәт төшүне истә тотып, Президент белән махсус сөйләшеп, сыерларны саклап калу өчен 360 млн сум субсидия бүлеп бирдек. Бу берникадәр ярдәм күрсәтте. Ләкин тормыш моның белән генә бетми.

Шуңа күрә ул субсидия мәсьәләсендә Президентка кабат мөрәҗәгать итү турында да әйтте.
– Язгы кыр эшләре чорында, Президент белән шундый мөмкинлек килеп чыгар әле һәм без аңа: "Хөрмәтле Президент, сөт бәясенә булган ситуацияне истә тотып, елның беренче яртысында бирелгән субсидияләрне тагын да саклап калып булмасмы?" дип мөрәҗәгать итәрбез. Әгәр республиканың икътисады яхшы була икән, нигә әле мондый чишелеш тапмаска?" – диде Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренә караганда, Татарстанда язгы кыр эшләренә әзерлек яхшы. Икмәк, сөт бәяләре белән проблемалар булса да, республика бюджетыннан  финанс ресуслары белән тәэмин ителгән.
Узган елга караганда, уҗымнар яхшырак кышлады. Туфакта дым запасы бик яхшы. Республиканың күпчелек районнарында уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәрне тукландыра башладылар. Яңгырлар киткәнче, Мөслим, Зәй, Сарман, Норлат районнарында чәчүгә чыккан иде. Ләкин республика тулы куатенә май бәйрәмнәре алдыннан чәчүгә керешер дип планлаштырабыз. Язның бераз соңарып килүе безне куркытмый, чөнки әзерлек яхшы, – диде министр.    
Марат Әхмәтов әйтүенчә, сөт бәяләре түбән тәгәрәү нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы оешмалары, апрель аен да кертеп исәпләгәндә, 1 миллиард 600 миллион акча югалткан. Ә республика 3, 8 млрд сум өстәмә ярдәм күрсәткән.

– Болар өстенә, яңа тәртип белән ташламалы кредитлар механизмы эшли. Авыл хуҗалыгы банкы аша 10 мрлд кредит бирә алдык. Техниканы кабул иттек. Шуңа күрә мин авыл хуҗалыгы оешмаларының берсенең дә зарланып еларлык сәбәпләре юк дип саныйм, – дип белдерде Марат Әхмәтов.     

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading