16+

Синоптиклар: «Март – кыш ае булачак»

Март башында 25-30 градуслы суыклар булачагын Балтач районының Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев безгә көз көне үк әйткән иде. Аның сүзләре хак килде.

Синоптиклар: «Март – кыш ае булачак»

Март башында 25-30 градуслы суыклар булачагын Балтач районының Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев безгә көз көне үк әйткән иде. Аның сүзләре хак килде.

Зарыгып язны көтәбез, ә ул килергә уйламый да. Социаль челтәрләрдә дә моңа ишарәләгән кызыклы рәсемнәр эленә. «Акция: кышның өч аен үткәргән кешегә дүртенче ае – бүләк», «Кыш бабай хатын-кызларны 8 март белән котларга үзе килә» кебек рәсемнәр бу көннәрдә ватсапта да еш йөри. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе дә алдагы ике көндә төнлә температура урыны белән 17-24 градус салкын булачак дип кисәтә. Бураннар да 8 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Ә яз кайчанрак килер икән соң? Берәр өметле сүз әйтмәсме икән дип, без халык синоптигы Әмир абыйга шалтыраттык.
– Быел яз былтыргы кебек булмаячак. Үткән елны 26 февральдә кара каргалар килгән иде инде. Март ае да җылы булды. Узган елны җәй дә, көз дә, кыш та ике атнага соңрак килде. Бу быелгы язда да сизелә. Март салкынча булачак, 15 градус суыклар булыр кебек әле. Яз соңга кала. Әмма ул кинәт килеп, кыска булачак. Гадәттә, февраль ахыры-март башында халык теленә «каз-үрдәк котырту җылысы» дип кергән җылы көннәрне көтеп йөрим, ул да юк әле. Бусы да бик сәер. Әгәр дә ул соңгарак кала икән, яз соң киләчәк. Мартның 20ләреннән соң гына яз билгеләре күренә башлар. Апрельдән майның беренче яртысына кадәр шактый җылы булыр дип көтелә. Чын җәй июнь уртасында гына килә. Әмма җәй җылы булачак, – дип сөйләде ул безгә.

Явым-төшемгә килгәндә, үлән чыккан вакытта яңгырлар күренми ди. Май ае да, җәй дә яңгырларга бай булмаска охшаган.
Иген уңышлары ничегрәк булыр икән дип тә сораштык без аңардан. Былтыргы кебек үк зур уңыш булмаячак икән, ягъни гадәттәгечә көтелә. Аның каравы чия, алмалар әйбәт уңыш бирер кебек, ди Әмир абый.

Казан университетының Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев та мартта кышкы һава торышы булачак дип белдерә.
– Март – кыш ае булачак. Язның соңарып килүе хәзерге вакытта республика Арктика һавасы йогынтысында булу белән бәйле. Шуңа күрә Татарстанда түбән температура күзәтелә. Салкын һава торышы март уртасына кадәр сакланачак. Хәзерге вакытта салкын һава агымы бөтен Европа, Себер территориясендә хакимлек итә. Яз иртә килмәячәк, – дигән ул «Татар-информ» агентлыгына.
Сүз уңаеннан: 26 февральгә каршы төн 2017-2018 елгы кышның иң салкын төне булган. Авиатөзелеш районында термометр баганалары -29,4 градуска кадәр төшкән. Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина әйтүенчә, 2011 елда бу төн тагын да салкынрак булган. «Казан-Сокол» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, Авиатөзелеш районында температура -31,7 градуска кадәр төшкән. Казан буенча бу көнгә абсолют рекорд -33,8 градус тәшкил итә. Шундый температура 1898 елда теркәлгән булган.

Халык сынамышлары
Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар.
Мартта кояш карны нык кыздырып эретә башласа, картлар: «Быел кар астына ут иртә керде, иген яхшы булыр», – диләр.
Апрель актыкларында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.
Апрель 6сында аяз булса, җәй коры килер; болытлы булса, ашлык уңарга булыр.
23 апрельдә иртә белән чык күп төшсә, карабодай уңар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading