16+

«Салават күпере»ндәге йорттан ачкыч алучылар: «Без дә фатирлы булдык!»

“Салават күпере” микрорайонында 255 фатирга исәпләнгән унҗиденче йортны тапшырдылар.

«Салават күпере»ндәге йорттан ачкыч алучылар: «Без дә фатирлы булдык!»

“Салават күпере” микрорайонында 255 фатирга исәпләнгән унҗиденче йортны тапшырдылар.

Нурихан Фәттах урамында урнашкан 17/4 нче йорт тирәсендә халык иртәдән кайный. Яңа йортта яшәүчеләр фатир ачкычлары алырга килгән. Сәләхетдиновлар иң өлгерләре булып чыкты. Кулларына бер бәйләм ачкыч тотып чыгып килүче парны булачак күршеләре дүрт күзләп көтеп алды. Барысы да котлый, матур теләкләрен тели.

Ләйсән шәфкать туташы, ә Илгиз төзелеш компаниясендә монтажчы булып эшли. Фатирны өч ел көткәннәр.

– Сөенечебезнең чиге юк, бу безнең берече фатирыбыз. Унсигез ел тулай торак бүлмәсендә яшәдек. 18 квадрат метрлы бүлмәдә ике бала үстердек. Олысы техникумда укый, икенчесе мәктәптә белем ала. Яңа фатирга балалар  бездән дә ныграк шатлана. Өч бүлмәле фатирыбыз иркен, җылы, якты. Сигезенче мартларга күчәргә дә уйлап торабыз, – диләр алар.

Өч бала тәрбияләүче Сафиннарның да куанычлары йөзләренә чыккан. Бүген алар биш ел көткән ике бүлмәле фатирларының бусагасыннан атлап керделәр. Алсу белән Илфар әти-әниләре белән ике бүлмәле фатирда яшәгән. Олы улларына тугыз яшь, мәктәпкә йөри, уртанчысына – өч, кечкенәсенә ике яшь.

– Чиратта тору дәверендә ике балабыз туды, аларның һәрберсенә 200әр мең сум акча күчте. Ана капиталын да фатир өчен түләүгә тотарга уйлыйбыз. Яшь гаилә өчен бу сизелерлек ярдәм булды. Улыбыз быел яңа ачылачак мәктәп ачылганын түземсезләнеп көтә. Фатирыбызга җәйгә күчәргә исәпләп торабыз. Яңа фатир, яңа мәктәп, яңа балалар бакчасы, яңа күршеләр – барысы да яңа, – ди Алсу.

Фирая белән Айрат Фәйзрахмановлар да әлегә кадәр әбиләренең 23 квадрат метрлы коммуналь фатирда яшәгән.
– Ниһаять, без дә фатирлы булдык. Безнең дә, балаларның да үз бүлмәләре булачак. Бер бүлмәледән соң өч бүлмәле фатир бигрәк зур булып күренә. Кызыбыз Азалия беренче сыйныфка яңа мәктәпкә барачак, – ди Фирая, дулкынланып.

Яңа фатирлы булучыларны котларга Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев та килгән иде. Аның сүзләренчә, яңа микрорайонда быел икенче йорт сафка бастырылды. Тиздән 12-4 нче йорт тапшырылачак.

– Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү – безнең алда торган бурыч. Социаль ипотка программасы республика халкына тормыш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Алган фатирларыгызның рәхәтен күрегез, – диде ул.

Казанның Мәскәү һәм Киров районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев, “Салават күпере” микрорайонында яшәүчеләрнең өстәлеп баруын һәм шул рәвешле район халкының артуын ассызыклап, безнең полк зурая, дип белдерде.

– Безнең коллектив дус, кулга-кул тотынышып, берләшеп, дуслашып яшик. Чишәсе мәсьәләләр әле күп, аларны вакытында хәл итәрбез дип уйлыйбыз. Яңа нигез бәхетле булсын, – диде ул.

Илнар Тухбатов фотосы/ Татар-информ

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading