Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: «Бер укытучы да эштән җибәрелмәячәк!»

Дәүләт Советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен укытуга бәйле рәвештә шулай дип ышандырды.

Хәтерләсәгез, парламентның 26 октябрьдә башланып киткән сессиясе, татар телен өйрәнү мәсьәләсе аркасында ябылмыйча калып күчерелде. Әмма кичә дә 33нче утырышка нокта куя алмадылар – дәвамы башка көнгә кичектерелде. Үзенә күрә милли-сәяси сериалга әйләнеп бара бу. Иң мөһиме – жанр законнары буенча бар да уңышлы гына тәмамлансын иде.

“Пушкин теле” арта, Тукайныкы кими

Бүгенге утырышта Татарстанның мәгариф һәм фән министры белән республика прокуратурасы вәкиле чыгыш ясарга тиеш, дип алдан ук әйтелсә дә, трибуна янына бары тик министр Энгель Фәттахов кына чыкты. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков рәсми рәвештә ялда булуга карамастан, утырышка килү җаен барыбер тапкан.
 
Министр 20 минутлык чыгышында татар теле белән килеп туган вазгыятьнең чишелеше хакында сөйләде. Ул Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашып, уртак тел тапканнар, дип аңларга кирәк. Энгель Фәттахов татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике тапкыр укытуны күздә тоткан программаны тәкъдим иткән. Мәскәүдә бу хупланган, һәрхәлдә, төгәл җавабын киләсе атнага көтәләр.

Татарстанда телләрне ирекле укытуда хилафлыклар бар дип, октябрь ахырында прокуратура белән Рособрнадзор белгечләре республика мәктәпләрендә тикшерү үткәрә башлады. Мәктәп директорлары белән татар теле укытучыларының йокылары качты. 26 октябрьдә башланып киткән сессиядә Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова әйткәнчә, директорларга прокуратурадан төнге унга кадәр шалтыратып, административ, хәтта җинаять җаваплылылыгына тарту белән куркытканнар.

Министр бүген тикшерү нәтиҗәләрен дә бәян итте. Башлангыч һәм 8-11 классларда кагыйдә бозулар ачыкланмаса да, 5-7нчеләр рус телен Мәскәү раслаган нормативлардан ике сәгатькә әзрәк укыган булып чыга.

Прокурорлар белән беррәттән октябрь ахырында мәктәпләргә ашыгыч рәвештә ата-аналар да ашыкты. Төгәлрәк әйткәндә, аларны “балаларыгызга туган тел һәм туган телдә әдәбият буларак кайсы телне сайлыйсыз” дигән сорауга җавап алу өчен дәштеләр.

Республиканың баш укытучысы депутатларга әйткәнчә, ата-аналарның 30 проценты (115 меңнән артык кеше, дигән сүз) туган тел дип рус телен күрсәткән. Балалар аны ике төрле предмет буларак өйрәнәчәк, “дәүләт” һәм “туган тел” сыйфатында. Ә “туган тел” буларак татар теленә ата-аналарның 70 проценты өстенлек биргән.

- Бүгенгә рус телен туган тел буларак өйрәнү буенча якынча программалар да, дәреслекләр дә юк. Укыту материалын үзебез барлыйбыз, анда риторика, дөнья мәдәнияте һәм рус теле белән әдәбиятны тирәнтен өйрәнү курслары керә, – дип аңлатты министр.
 
Укыту программаларын үзгәртү аркасында Татарстанда 212 татар теле укытучысы эшсез калырга мөмкин. Әмма бу анык мәгълүмат түгел, өстәвенә, министр ышандырганча, бер укытучы да ел дәвамында эштән җибәрелмәячәк. Шул ук вакытта “Пушкин теле” сәгатьләрен арттыру сәбәпле тагын 200дән артык рус теле укытучысын эшкә аласы була.

- Бүгенге көндә безнең төп бурыч – уку елы уртасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кыскартуны булдырмый калу. Бу уңайдан узган атнада барлык районнар белән дә сөйләшеп чыктык. Кыскарту булган очракта да, татар теле укытучысына башка төрле педагогик юнәлештәге эш урыннары тәкъдим итәргә кирәк, – дип белдерде министр.

Реклама

“Хаталар да, эмоцияләр дә күп булды”

Энгель Фәттахов үз чыгышында тагын бер мөһим мәсьәләгә игътибарын юнәлтте: рус телен мәҗбүри рәвештә, ә республиканың дәүләт телләрен һәм Россия халыкларының туган телләрен өйрәнү хокукы закон нигезендә төгәл көйләнгән, тик гамәлдә еш кына чатаклыклар килеп чыга икән.

- Федераль белем бирү стандартларында татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнү механизмы билгеләнеп бетмәгән. Бу мәсьәлә буенча федераль министрлыкка кат-кат әйттек инде, – дип белдерде Энгель Фәттахов.

Яшерен-батырын түгел, бүгенге күренеш татар телен өйрәтү методикасын  үзгәртү кирәклеге хакында да сөйли. Министр да проблеманы таный. Аның әйтүенчә, 90нчы еллар башында татар телен чит тел буларак укыту тәҗрибәсе булдырылмаган. Кызганыч, 30 ел дәвамында “былтыргы А” кабатлана килде: татар телен җиңелрәк өйрәтү очраклары әллә ни сизелмәде. Энгель Фәттахов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, тел төзелешеннән бигрәк, татар телен аралашу чарасы буларак өйрәтергә кирәк.

Министрдан соң сүз Татарстан Президентына күчте. Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, шушы берничә ай эчендә, татар телен яңача укыту программасын эшләү барышында зур юл үтелде, хаталар да, эмоцияләр дә, фикер алышулар да күп булды. Якын арада яңа федераль стандарт әзер булырга тиеш, анда, югарыда әйтелгәнчә, татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать укыту карала, ә югары классларда – ирекле рәвештә. Әлеге тәкъдим барлык федераль һәм республика законнарына туры килә. Рус теле сәгатьләре дә тиешле күләмгә җиткереләчәк.

Моннан тыш, Татарстан прокурорына, республиканың милләтара иминлеген какшатуга юнәлтелгән күренешләр ачыклана калса, чаралар күрергә кирәклеге турында да әйтелде.
- Милли хисләргә кагылырга кирәкми. Уйламыйча әйтелгән теләсә нинди сүз аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, – дип кисәтте Президент.

Депутатларга тел мәсьәләсе буенча фикер алышуны Рөстәм Миңнеханов кичектерергә тәкъдим итте: “Килештерү эшләре төгәлләнсен әле, аннан соң сезгә барысын да хәбәр итәрсез”, – диде ул.
Шулай итеп, депутатлар кабат Россия белән Татарстан гимннарын тыңламыйча гына таралышты...

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 января 2018 в 16:15
    Альпинистлар ярышларга «мәче» белән йөри?! Шимбә иртәсе. Урамда чатнама суык. Гадәттә, мондый вакытта кешеләрнең күбесе өйләреннән генә түгел, җылы юрган астыннан да чыкмый. Ә кайберәүләр салкын дип тормый, бозлы кыя өстенә менә, шулай ял итә. Сүзем альпинистлар турында.
    44
    0
    0
  • 23 января 2018 в 15:19
    Авылда мәдәният тармагында эшләүче яшь белгечләргә өстәмә акча түләнәчәк Авылда мәдәният тармагында эшләүче яшь белгечләргә өстәмә акчалар түләнәчәк. Бу хакта кичә Татарстанның Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында билгеле булды.
    246
    0
    1
  • 23 января 2018 в 15:03
    Грипптан дарчин саклый Өендә дарчин (корица) торган кеше грипп белән авырмый икән, ни өчен дигәндә, әлеге тәмләткеч вирусларга каршы көрәшергә сәләтле.
    80
    0
    1
  • 23 января 2018 в 14:46
    «Язмышыма үпкәм юк: 15 яшемдә кыйнап сукыр калдырган үги әтиемне дә кичердем» «Аллаһы Тәгалә, бәндәмә күтәрә алмаслык кайгыны бирмәм, дигән. Адәм баласы барысын да күтәрә. Мине дә сынады Ул, ә мин бирешмәдем. Язмышыма да үпкәләмим, 15 яшемдә кыйнап күзсез калдырган үги әтиемне дә кичердем. Намаз саен аның рухына дога кылам...»
    218
    0
    4
  • 23 января 2018 в 14:30
    «Шәһри Казан» журналисты – җиңүче! Бүген Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә “Электрон ветеринария сертификаты. Продуктлар куркынычсызлыгы һәм сыйфатының яңа дәрәҗәсе” бәйгесенә йомгак ясады.
    90
    0
    1
  • 23 января 2018 в 14:06
    Фирзәр Мортазин һәм Салаватны нигә «ир белән хатын кебек» диләр? Бу көннәрдә Фирзәр Мортазин зурлап, “Пирамида” концертлар залында 60 яшен билгеләп үтте. Тамашаның масштабын һәм анда кемнәр катнашканын, ул көнне интернеттагы фотоларга күз салсаң, барын да чамалап була иде.
    205
    0
    3
  • 23 января 2018 в 11:52
    Илдус Нафиков: «Кирәк булса, җинаять эше дә ачарбыз!» Өлешләп түләүчеләр, банк белән бәйле кризис, ришвәтчелек, татар теле мәсьәләсе... Татарстан прокуратурасының еллык коллегиясендә күпләрне борчыган әлеге темалар күтәрелгән. Республика прокуроры Илдус Нафиковның җитди чыгышыннан күпләр киеренкелектә калган.
    113
    0
    0
  • 23 января 2018 в 11:25
    Казанда ике автобус катнашындагы һәлакәттә 7 кеше зыян күргән Бүген 7.20дә Ямашев проспектындагы 115нче йорт каршында 60нчы һәм 10нчы автобуслар бәрелешкән.
    108
    0
    0
  • 23 января 2018 в 11:15
    Атна башы буранлы, атна ахыры салкын булачак Республикада буран алдагы тәүлекләрдә дә дәвам итәргә мөмкин. Татарстан актив циклон йогынтысы астында калган.
    98
    0
    1
  • 22 января 2018 в 16:22
    Рәссам, карикатурачы Илдус Әҗемов: «Үзеннән-үзе көлә белмәгән кеше – ярты кеше ул» Табиблар, 17 минут көлү гомер озынлыгын бер елга арттыра, ди. Танылган рәссам, карикатурачы, шаржлар остасы Илдус Әҗемов та шул фикердә. Югыйсә, гомерен тулысы белән юмор, сатирага багышлап, татарларның бердәнбер сатира журналы булган «Чаян»ны чыгаруда 35 елга якын катнашыр идеме соң ул.
    78
    0
    0
  • 22 января 2018 в 15:48
    Әзәрбайҗан кухнясы: кадерле кунаклар килгәч кенә әзерләнә торган садж әзерләүне АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ Әзәрбайҗан кухнясы башкалардан яшелчәләр белән пеше­релгән итле ризыкларга бай булуы белән аерылып тора. Аларның күбесе махсус савытларда әзерләнә. Ипи урынына кулланыла торган чурекны - тандырда, питины - балчык чүлмәктә, пылауны - казанда, ә менә саджны шул ук исемдәге табада пешерәләр. Утта яралган ризык «Хан Булак» рестораны шеф-­повары Руслан Гурбанов белән...
    167
    0
    0
  • 22 января 2018 в 15:41
    «ҮЛГӘНЕҢНЕ КҮРСӘМ ИДЕ...» – Балам, син яшь кеше әле. Яшьлек кызулыгы белән кайчак әллә ниләр әйткән чаклар була, берүк, уйлап сөйләш. Бигрәк тә балаларыңа ямьсез сүзләр әйтә күрмә, алар каргыш булып әйләнеп кайтачак. Ана рәнҗешеннән, ана каргышыннан да куркыныч нәрсә юк, - диде Пенсия фондында чиратта торганда сүз алышып киткән Эльмира апа.
    461
    0
    3
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
Соңгы комментарийлар
  • noname
    22 января 2018 в 17:16
    Бүген бер танышым "Шәһри Казан" сайтында сиңа комментарий язганнар, ә син җавап та бирмисең, дип шелтәләгәч, кереп караган идем дә, менә, гаебемне төзәтәм. Рәхмәт игътибарыгыз, сүзләрегез өчен! :) Кайчандыр Альберт абый безне чак кына укытып алган иде, махсус курс буенча керде. Шул дәресләрдән тыш аның белән аралашырга туры килмәде, шуңа да сез язган фикер минем өчен гайре көтелмәгән бер яңалык булды. "Әдәбиятчы" да дигән сүзләрегездән соң... үзегезне дә таныйсы килү теләге уянып калды) Мөмкин булса, языгызчы. Монда булмаса, ВКда яисә Фейсбукта - личкага. Шат булыр идем)
  • noname
    22 января 2018 в 14:47
    Исэнмесез Фирзэр Абый. Мин сезне бик хормэт итэм, жырларыгызны бик яратам. Авылны яратып сойлэвегез , сезгэ хормэтемне тагы да арттырды. Сезне юбилиегыз белэн котлыйм. Ижатыгызда унышлар, сэламэтлек телим.
  • noname
    22 января 2018 в 09:11
    Себехэналла мэшэалла куз тимэсен.молодец.Килэчэктэдэ зур унышлар насыйп итсен Раббым бер Аллам.Мин бик шат безнен татар кызыбызнын зур унышларына.Саулык бэхет тыныч хэерле бэракэтле гомер насыйп итсен Раббым бер Аллам сина Алинэ.
  • noname
    19 января 2018 в 23:18
    Өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга 6 яшь тулганчы дарулар алу өчен 125 сум, коммуналь хезмәтләр, фатир өчен түләүләрдә 30 процент ташлама, мәктәп укучыларына, студентларга юлда йөрү өчен 282 сум дәүләт ярдәме каралган. Балалар бакчасына 50 процент ташлама белән түли аласыз. Түләгән сумманың бер өлеше компенсацияләнә. Гаиләдәге уртача айлык керем бер кеше башына 20 мең сумнан азрак булганда,өстәмә компенсация каралган. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булганнар "Ана даны" медаленә ия була ала. Бу очракта һәр бала исәбеннән 5000 сум акча бирелә. Татарстан Президенты карары белән тиздән гамәлгә керәчәк авылдагы балалы гаиләләр өчен пособие турында әлегә төгәл генә мәгълүмат юк. Җитәкчеләр 1 февральгә кадәр барысы да ачыкланыр, дип вәгъдә итәләр.Әлеге пособиегә кагылышлы яңалыкларны "ШК" газетасыннан һәм сайтыннан күзәтеп бара аласыз, шулай ук теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсәгез дә була. Хөрмәт белән,"ШК" газетасының бүлек мөхәррире Эльвира Мозаффар.
  • noname
    20 января 2018 в 11:13
Интервью
  • 15 января 2018 в 11:44
    Пенсиягә быел да 5000 өстәп түләнә дисәләр, нишләргә? Татарстанда пенсиягә 5 мең сум өстәмә түләүләр вәгъдә итеп шалтыратулар саны арткан.
    472
    0
    0
  • 15 января 2018 в 11:19
    Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып буламы? Ата-ана өчен бала – бәгырь ите, диләр. Туганда кендек җепләре белән бәйләнгән ана белән бала арасы исә бүген дә галәмнең ачылып бетмәгән сере, табышмагы булып кала бирә.
    384
    0
    1
  • 15 января 2018 в 10:56
    Балтач районы Норма авылы мәктәбен ни өчен «кытай стенасы» белән тиңлиләр? Иң күп үзгәрешләр мәктәптә була дисәм, ялгышмамын кебек. Әле бер реформа, әле икенчесе, ул арада тикшерүләр килеп җитә. Бер уйласаң, мәктәп тормышы моннан башка да гел кайнап тора. Укытучылар, балалар, әти-әниләр яшәешенә, кәефенә дә бәйле әле ул. Хәтта мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң да беркем дә аннан тулысынча аерылып бетми. Матур истәлекләр, классташлар, белем биргән укытучыларың гомер буе синең белән. Ул арада балаларың мәктәп сукмагына баса, аннан соң оныклар...
    289
    0
    1