16+

Россиялеләргә «Ай ясагы» түләтергә җыеналар

15 елга исәпләнгән программаны чынга ашыру өчен 2,15 триллион сум акча таләп ителә. Уваров тәкъдименчә, россиялеләр ихтыяри нигездә «Ай ясагы»н түләсәләр, нәтиҗәгә ирешеп була.

15 елга исәпләнгән программаны чынга ашыру өчен 2,15 триллион сум акча таләп ителә. Уваров тәкъдименчә, россиялеләр ихтыяри нигездә «Ай ясагы»н түләсәләр, нәтиҗәгә ирешеп була.

Тормыш дәрәҗәсе белән икътисадның бәйлелеге турында диссертацияләр һәм калын-калын китаплар язалар, ә кыскача гына әйткәндә – икътисадтан килгән керем халыкның тормыш дәрәҗәсен тәэмин итә. Теләсә кайсы дәүләтнең эчке вал продукты (ЭВП) аның күрсәткече һәм моны нәрсә белән ашарга икән дип баш ватасы юк – аны халык санына гына бүләргә кирәк. Теге яки бу илдә булучылар, андагы тормыш дәрәҗәсен күреп, кемнең күпме «ЭВыПы»ланганын чамалый ала.

 
Россия икътисадын күтәрү буенча күп эшләр эшләнә, ирешелгән нәтиҗәләр дә бар, аны тагын да алгарак җибәрү өчен күпме белгеч баш вата. Күптән түгел генә «Роснано» башлыгы Анатолий Чубайс та аңа үсәргә комачаулый торган төп проблемаларны атап үткән. Аның фикеренчә, газ белән электрга бәяләрнең түбән булуы аны тоткарлап тора икән. Шул ук вакытта тәкъдим белән дә чыга – тотарга да газга бәяләрне күтәреп куярга! Россиялеләр аны бик арзан бәягә яндырганга, елына 50-60 миллиард кубометры бушка ягыла икән. Безнең илдә бу ягулыкка бәяләр башка бик күпләр белән чагыштырганда арзан – 5,7 сум гына. Швециядә, мәсәлән, аның кубометры 75 сумга чаклы җитә. Әмма Скандинавиянең бу дәүләте – дөньядагы иң алда баручыларның берсе, аның белән чагыштырып утыруның мәгънәсе юк.

Европаның уртача бәяләренә җитсен өчен дә бездәгесен алты тапкырга күтәрергә кирәк булачак. Халык алты гына түгел, аннан күбрәккә кыйммәтләнсә дә риза булыр иде, әгәр тормыш дәрәҗәсе шуның хәтле үк югары булса. Кунак ашы кара-каршы булырга тиеш: сез – безгә, без – сезгә. Шулай үзара бирешеп торганда, нинди күңелле булыр иде. Бүген дә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр күпчелек россиялеләрнең кесәсенә суга, шуңа өстәп тагын Чубайс тәкъдиме дә кабул ителсә, бурычка батучылар күпкә артачак. Бәяләрне 50 процентка арттырганда да бурычлар 1,5-2 тапкырга үсәчәк, диләр белгечләр. Үзеңне Швециядә кебек хис итәр өчен газга бәяләрне арттыру гына аз шул әле. «Суга батучыларны коткару – батучыларның үз мәшәкате» дигәннәренең ачык мисалы бу.

«Идел буенда ачлык, халык кырыла», – дип килеп әйткәч, Бохара әмире: «Нигә соң алар пылау ашамыйлар икән?» – дип аптыраган ди. Шуның төсле, өстәгеләр астагыларның хәлен аңламый торып, икътисад ниндидер үсеш алыр, «ЭВП»ыбыз артып китәр дип хыялланасы гына кала. Эшлисе эшләр дә бик күп бит безнең – Марс, Ай программаларын гамәлгә ашырасы бар. Алар да шактый гына чыгымнар сорый. Берләшкән ракета-космик корпорациясенең элеккеге департамент директоры Валентин Уваров моннан да чыгу юлын тапкан – Ай ясагын гамәлгә кертергә кирәк икән. Унбиш елга исәпләнгән әлеге программаны чынга ашыру өчен 2,15 триллион сум акча таләп ителә. Уваров тәкъдименчә, россиялеләр ихтыяри нигездә «Ай ясагы»н түләсәләр, нәтиҗәгә ирешеп була. Халыкның йөз миллионы гына ясак түләргә ризалашса да, һәркайсына 21,5 мең яки унбиш ел буена ай саен 120 сум килеп чыга. Дөрес, элеккеге департамент җитәкчесе моны мәҗбүр итеп түгел, теләк белдерүчеләр исәбенә генә эшләргә ди, әмма Ай программасы безгә шул хәтле кирәк һәм беренчел мәсьәлә булып тора ки, дәррәү кушылырбыз, мөгаен. Ай саен 120 сумыңны кызганып, америкалылар йә кытайлар, Айга менеп, безнең башка төкермәс өчен. Уваров Россиягә бу өлкәдә АКШ белән әшнәлек килешүләренә өмет итәргә кирәкми, океан артындагыларны беренче чиратта космостагы әшнәлек мөнәсәбәтләре түгел, ә үзенең милли куркынычсызлыгын тәэмин итү борчый, дип белдергән. Менә бит ничек, башкалар өчен беренче чиратта – милли куркынычсызлык, безгә – Ай станциясе. Ай ясагын түләп бетергәч, Марс взнослары, Кояш займнары, Юпитер процентлары да булмый калмас әле, Галәм зур бит. Чубайс тәкъдим иткәнчә кыйммәтләнгән утка-газга түләгәч, галәмдәге башка җисемнәрнең программаларына да бераз калырга тиеш. Швеция кебек илләрнең бу хакта бик борчылып, нәрсәдер эшләргә җыенганы турында ишетелгәне юк. Әллә газ өчен түләүләр кыйммәт булгангамы, әллә башка нәрсәме шунда, бәлки бик нык «ЭВыПыланган»нардыр. Алай да бик яхшы түгелдер ул, ЭВПың югары булып, Ай станцияң дә булмасын инде. Җирдә генә рәхәтен күреп яшәүнең ни кызыгы бар, Айга да менеп карамагач.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп мәкалә! Ә безнең түрәләрнең оятсызлыгы чиксездер ул. Үзләренең түләү хакларын киссеннәр, шунда ук бөтен миллиардлар табыла

    Мөһим

    loading