16+

«Россия – 2018» оештыру комитеты директоры Алексей Сорокин: «Казанга да, стадионга да бернинди сорауларыбыз юк»

Төп-төгәл 103 көннән казанлыларның йөрәге кабат футбол дип тибә башлыячак.

«Россия – 2018» оештыру комитеты директоры Алексей Сорокин: «Казанга да, стадионга да бернинди сорауларыбыз юк»

Төп-төгәл 103 көннән казанлыларның йөрәге кабат футбол дип тибә башлыячак.

Футбол буенча дөнья чемпионатына шәһәрнең һәм «Казан-Арена» стадионының әзерлеген тикшерү максатыннан Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) департаментының ярышлар һәм чаралар үткәрү буенча директоры Колин Смит һәм «Россия – 2018» оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин бу көннәрдә Казанга килде. 

-Гомумән, стадионга да, Казанга да бернинди сорауларыбыз юк. Монда инде Конфедерацияләр Кубогы үткәрелде. Казанның төрле дәрәҗәдәге турнирлар оештыру тәҗрибәсе зур. Төбәк җитәкчеләренең дә чемпионат белән кызыксынуы күренеп тора. Казан чемпионатка әзерлеген дәлилләргә әзер. Биредә алты матч булачак. Германия, Франция кебек көчле илләр киләчәк. Бу зур җаваплылык, - диде Алексей Сорокин. 

Конфедерацияләр Кубогы югары дәрәҗәдә узса да, Дөнья чемпионатына булачак таләпләр тагын да җитди булачак. 

-Бу масштаблырак чара булганга безгә кайбер үзгәрешләр кертергә кирәк. Мәсәлән, журналистлар өчен медиа зонасын зурайту, IT-зонасын эшләү алдыбызда торган төп шартларның берсе, - диде Алексей Сорокин. 
Стадиондагы газон халәте белән дә канәгать тикшерүчеләр. Сүз уңаеннан, яшел үлән ап-ак кар юрганы астында кышлаган. Тәүлек дәвамында 12 градуслы температураны махсус лампалар сакларга ярдәм иткән.

Колин Смит чираттагы тапкыр Казанга килү аның өчен зур шатлык булуын яшермәде. 
-Безне монда һәрвакыттагыча җылы каршы алдылар. “Казан-Арена”ның бер өстенлеге бар – ул профессиональ рәвештә идарә ителгән, даими рәвештә матчлар үткәреп торган стадион. Бу безнең эшне бермә-бер җиңеләйтә. Конфедерацияләр Кубогыннан соң стадион артык үзгәрмәгән. Ул үзгәрергә дә тиеш түгел иде! Стадион искиткеч хәлаттә. Хәзерге вакытта без вакытлы корылмаларга игътибар бирәбез, - диде ул.  


Казанга бернинди кисәтүләр булмаса да, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, бу әле иркен сулап куярга сәбәп түгел, диде. 
-Безне алты җаваплы матч көтә. Бу юлы да Казанга бәхет елмайды, иң лаеклы командалар киләчәк. Шулай ук Япония, Австралия, Колумбия футбол буенча ил җыелма командалары турнир вакытында төп тукталу урыннары итеп безне сайлады. Бу вакыйга безне тагын да сөендерде. Казанга карата бер начар сүз әйтелмәсә дә, без иркен сулап куярга ашыкмыйбыз. Мондый төр чаралар үткәргән бар инде, шуңа да чемпионатка җаваплы карыйбыз, - диде министр.

 
Дөнья чемпионатына әзерлек бару сәбәпле, Россия чемпионаты кысаларында булачак «Рубин» - «Уфа» матчы вакыты үзгәрә.
-Конфедерацияләр Кубогы вакытындагы кебек без май аенда тест матчы үткәрәчәкбез. Моның өчен “Рубин” – “Уфа” уенын сайладык. Әлегә датасын билгеләмәдек, ул алтынчы яки җиденче май көннәрендә булачак, - диде Владимир Леонов. 


Футол буенча дөнья чемпионаты 14 июнь – 15 июль көннәрендә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Самара, Саранск, Ростов-на-Дону, Сочи, Түбән Новгород, Волгоглад һәм Екатеринбург шәһәрләрендә узачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading