16+

Республика җитәкчеләре сайлауда катнашты

Бүген республика җитәкчеләре дә сайлау участокларына килделәр.

Республика җитәкчеләре сайлауда катнашты

Бүген республика җитәкчеләре дә сайлау участокларына килделәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге унда Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде.

«Барыбызны да бәйрәм белән котлыйм. Россия Президентын сайлау – иң төп сайлау ул», - дип искәртте һәм: «Кемне сайлаганымны әйтмим. Ярамый. Мин – илебез үсеше дәвам итү яклы. Әле тавыш бирергә өлгермәгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: сайлау участокларына килегез», - дип өстәде ул.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үзенең гражданлык бурычын үтәде.

Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Ул Казанның Вахитов районындагы 116 нчы лицей базасындагы 43 нче номерлы сайлау участогынна тормыш иптәше белән килде.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда: “Халык бу эшкә республикада һәм Россиядәге вакыйгаларга, илебезгә читтән ясалган йогынтылар белән бәйләп, карыйдыр. Битараф калучылар булмас, дип ышанам. Бирегә килгәндә, барлык 2817 сайлау участогында тавыш бирүчеләр булуын хәбәр иттеләр. Сайлаучылар барысы 2,9 млн кеше”, - диде.

Парламент Рәисе фикеренчә, сайлауга килүчеләр саны югары булачак.

Сүз уңаеннан: Владимир Путин да Россия Фәннәр академиясендә оештырылган 2151нче сайлау участогында тавыш биргән.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading