16+

Президент: «Сез мине үзегездән яхшырак дип беләсезме әллә?»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матур бер традициясе бар. Ул федераль һәм республика матбугат чараларында эшләүче хатын-кызлар белән очрашып, аларны яз һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрикли.

Президент: «Сез мине үзегездән яхшырак дип беләсезме әллә?»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матур бер традициясе бар. Ул федераль һәм республика матбугат чараларында эшләүче хатын-кызлар белән очрашып, аларны яз һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрикли.

Әлбәттә инде, аларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирә.  

Очрашуда беренче итеп Президенттан республиканың икътисад министры Артем Здуновның Дагыстан премьер-министры вазыйфасына билгеләнүнә уңаеннан фикерен сорадылар.

- Здуновның Дагыстанга китүенә бик шатланмыйм. Ул өметле, актив министр иде. Мәскәү белән яхшы эшләде, кече һәм урта бизнес буенча күп кенә кызыклы проектлар бар иде, - диде Президент. – Дагыстан – гадәти төбәк түгел, әмма аның зур мөмкинлекләре бар. Шуңа күрә Артем Здуновның барысы да уңышлы булачак дип уйлыйм. Татарстаннан чыккан министрның анда эшләве республиканың мөмкинлеге турында сөйли. Без үз кадрларыбыз белән горурланабыз.      

Шулай ук Президент яңа билгеләнгән министрларны да уңай яктан телгә алды.
- Алар очраклы рәвештә генә билгеләнгән кешеләр түгел. Алдагы эшләрендә үзләрен яхшы яктан күрсәткән белгечләр. Бу кешеләр үзләренең эшкә сәләтлелекләрен эш-гамәлләре белән исбатладылар, - диде республика җитәкчесе.
Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя төшүгә бәйле сорауга җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов сыйфатсыз сөт продукциясен кертүне чикләү темасына да кагылды.
- Кайбер идарә итүче органнар, коры сөткә өстенлек биреп, бик үк дөрес булмаган карарлар кабул итеп, дөрес эшләмәде. Мин коры сөткә каршы түгел, мин кешеләрне алдауга каршы, - диде ул.
Сөт бәяләре төшү белән бәйле авырлыкларны авылда яшәгән кешеләрнең җиңеп чыгачагына ышануын әйтте Президент. Аның фикеренчә, иң сыйфатлы продукт - шәхси хуҗалыкларда.
- Авылда сыер асраган кеше аны асравын дәвам итәчәк, чөнки бу аның тормыш рәвеше. Без продукция җитештерү кебек игелекле эш белән шөгыльләнгән кешеләрнең кадерен белергә тиеш. Фермер яшелчәләрне, хайваннарны үзе өчен үстерә, ә калганын сата. Бу иң сыйфатлы продукт. Аның бәясе дә кибетнекеннән кыйммәтрәк булырга тиеш. Сыйфатлы ризык, су - ул сәламәтлек дигән сүз. Путин 2030 елга гомер озынлыгын 80 яшькә җиткерү бурычын куйды. Моңа ирешү өчен сыйфатлы итеп туклану кирәк, - дип аңлатты Миңнеханов.
Социаль челтәрләрдән актив файдаланучы буларак, Президент аларга карата мөнәсәбәтен дә белдерде.  
- Эш минем социаль челтәрләрне ярату-яратмавымда түгел, бу безнең тормышыбыз. Телевидение, басма чараларның мәгълүмат кыры шушы якка күчә. Мин материалларны игътибар белән күзәтәм. Аноним булганда, кайбер нәрсәләр башка мәгънә алырга мөмкин, ләкин чынбарлыкка туры килә торган әйберләр дә бар. 20-30 проценты – чындыр дип уйлыйм, - диде Президент.
Миңнеханов фикеренчә, теләсә нинди чакыруларга әзер булырга кирәк.
- Һәркемнең үз роле. Җәмгыятьтә гел уңай персонажлар гына була алмый, баланс саклар өчен, шуның кадәрле тискәреләре дә булырга тиештер, мөгаен. Әгәр барысы да яхшы булып, алкышларга гына күмеп торсак, динамика һәм үсеш тә булмас иде. Конкурентлык булырга тиеш. Бу ниндидер адымнар ясарга һәм карарлар кабул итәргә этәрә, - диде ул.   
Президенттан шулай ук: “Татарстанда һәр өлкәдә алдынгы. Ә сез еш кына башка төбәкләргә тәҗрибә алмашырга йөрисез. Аларда безгә үрнәк итеп алырлык әйберләр бармы соң?” – дип сорадылар.
- Менә мин Президент. Ә сез журналист. Сез мине үзегездән яхшырак дип уйлыйсызмы әллә? Сездә миндә булмаган әллә нихәтле уңай сыйфат булырга мөмкин. Ә мин сездә ул уңай сыйфатларны ачып, аларны үземә алырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әлбәттә, һәр төбәкнең үз үзенчәлекләре бар. Башкаларда булган бөртек кенә хәтле яхшы әйберләрне күрмәсәң дә, син беркайчан да лидер булмаячаксың.


“Шәһри Казан” газетасы соравы:
- Рөстәм Нургалиевич, әле бу ялларда гына узган Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенында сезгә “Туган җиреңә булыш” дигән программа булдыру фикерен җиткерделәр. Сез аны хупладыгыз. Сезнең фикерегезчә, әлеге программа ничек оештырылырга, ничек тормышка ашырылырга тиеш?
-  Туган якка булышу программасы теге яки бу рәвешле оештырылырга тиеш, дип әйтеп булмый. Һәр кешенең бу эшкә омтылышын, теләген исәпкә алырга кирәк. Бу күрсәтмә биреп эшләтә торган эш түгел. Әгәр дә мин: “Иптәшләр, сез үзегезнең авылыгызга кайтып, шуны-моны эшләгез”, - дисәм, ул дөрес булмый. Кушып эшләтә торган эш түгел бу.  Без “Үз мәктәбеңә булыш” акциясен уздырып, мәктәпләргә шактый ярдәм иттек. Монда да шундый ук хәл. Бала тудыру йортларына, авыр тормышлы авылдашларга ярдәм итәргә, авыл өчен ниндидер бина салдырырырга, спорт мәйданчыклары оештырырга һәм башка юнәлешләрдә эшләргә була. Андый эшләрне башкаручы, туган якларына ярдәм итүче кешеләр турында язып, сөйләп, күрсәтеп торырга кирәк. Башкаларга үрнәк булсын.  Мин бу программаны бик уңай, бик кирәк дип саныйм. Иманы булган кеше бу әйберне аңлый.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading