16+

Полис нигә кирәк?

Һәр кешенең яшел төстәге мәҗбүри медицина иминияте полисы бардыр. Ул документ кешегә ни өчен кирәк соң?

Полис нигә кирәк?

Һәр кешенең яшел төстәге мәҗбүри медицина иминияте полисы бардыр. Ул документ кешегә ни өчен кирәк соң?

Иминият компанияләренең эшчәнлеге турында Татарстан территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу МИФТАХОВА белән сөйләштек.

Сырхауханә-хастаханәдә мәҗбүри иминият полисыннан башка кабул итмиләр. Моннан тыш бу документ медицина дәвалануы белән бәйле бәхәсле хәлләр килеп чыкканда, ши­каять эше буенча тикшерүләр үткәргәндә дә пациентларның хокукларын яклауда ярдәм итә икән. Алсу Мифтахова әйтүенчә, Татарстанда өч иминият компаниясе эшли: «АК БАРС-Мед», «Спасение»һәм «Чулпан-Мед». Аларның һәркайсында иминиятләштерелгән гражданнарның хокукларын яклау хезмәтләре бар. Иминият компания­ләрендә контакт-үзәкләр, «кайнар элем­тә» телефоннары эшли. Кешеләр еш кына шул телефоннар аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шикаять­ләрнең күбесе түләүле ме­дицина хезмәтләрен көч­ләп тагу, бушлай медицина ярдәме күрсәтмәү белән бәйле. Шулай ук күпләрне УЗИга төшерү, башка диагностик тикшерүләрне үткәрү өчен билгеләнгән вакытны озак көтәргә туры килү проблемасы да борчый.

Күп очракларда медицина оешмасы белән пациент арасындагы бәхәсләрне иминият компанияләре судка кадәр хәл итә. Шул исәптән пациентның медицина хезмәтләре күрсәтүгә яки даруларга тоткан акчаларын кире кайтаруда да ярдәм итә. Алсу Мифтахова бер мисал да китерде: бала тудыру йортында бер хатынга  үз акчаларына сатып алынган укол кадыйлар. Иминият компаниясе тикшергәннән соң, пациентка акчалар кире кайтарыла.

2016 елдан башлап, республикада ­иминият вә­килләре институты эш­ли башлады. Бу институт вәкилләре медицина ярдәме күрсәтү барышының һәр этабында иминиятләштерелгән затларга мәгълүмати ярдәм күрсәтәләр. Алар контакт-­үзәкләрдә мәҗбүри медицина иминия­те полисы буенча медицина ярдәме алуны оештыра, иминиятләштерелгән затларга индивидуаль рәвештә диспансеризация үткәрелү турында хәбәр итә, төрле сорауларга җавап­лар табарга булыша. Быелдан иминият вәкилләре диспансеризация узган затларның сәламәтлеген, диспансер күзәтүенең сыйфатын, пациентларның табиб билгеләгән дәвалауны ни дәрәҗәдә үтәүләрен күзәтеп барачак.
Диспансеризациянең төп максаты – авыруларны кисәтү. Табиблар әйтүенчә, бу тикшерүләр авыруларны башлангыч стадиядә билгеләргә ярдәм итә, инсульт, миокард инфаркты, шикәр диабеты, яман шеш кебек авыруларны вакытында ачыклап дәвалау мөмкинлеге бирә. Диспансеризация теркәлү урыны буенча бушлай үткәрелә.

Диспансеризациянең беренче этабында анализлар шик тудырса, пациентны җентекләп тикшерәләр.
– Диспансеризациянең беренче этабында пациентта беренче тапкыр артериаль кан басымы югары булу, холестерин дәрәҗәсе югары булу, симерү ачыкланды. Анкетасында ул кайчакларда кулларының оюы һәм әбисенең 61 яшендә инсульттан үлүе турында да язган иде. Пациентны, инсульт янамыймы икәнне ачыклау өчен, баш мие кан тамырларын тикшертергә УЗИга җибәрделәр. Вакытында диагностика үтү һәм дәвалану күп кенә катлаулы авыруларны булдырмый калуга ярдәм итә, – ди Алсу Мифтахова.

Диспансеризациянең беренчесе 21 яшь тулгач, алга таба өч ел ара белән уздырыла. Халыкны диспансеризация үтәргә нәкъ менә иминият вәкилләре чакыра.

Мин һәрчак эштә, диспансеризация узарга чакыралар, ләкин вакытым юк. Аның өчен эштән сорап китә алмыйм. Бу очракта нишләргә?
Вафирә Шәрипова, Казан.


Гадәттә, диспансеризация узу тиз була, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында, берничә көнгә сузылырга мөмкин. Кешегә эштән сорап китү уңайсыз булганга, сырхауханәләрдә бу тикшерүләрне шимбә көн үтәргә мөмкинлек тудырдылар.
Сырхауханәләрнең эш ре­жимын ­регистратурага шалтыратып яки медицина оешмаларының сайтыннан белергә була. Моннан тыш диспансеризация узарга чакырган иминият вәкилләре дә сырхауханәләрнең эш режимнары турында хәбәр итәргә тиеш.

Мәҗбүри медицина иминияте полисында күрсәтелгән иминият компаниясенең телефон номеры аша кеше борчыган соравын бирә ала. Шулай ук 8-800-200-51-51 бердәм контакт-үзәк телефонына да шалтыратырга була.

Фото: gig26.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading