16+

Пай җирләрен ничек дөрес файдаланырга?

Пай җирләренә кагылышлы сорауларга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге җитәкчесе Александр ДРУЖИН җавап бирде.

Пай җирләрен ничек дөрес файдаланырга?

Пай җирләренә кагылышлы сорауларга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге җитәкчесе Александр ДРУЖИН җавап бирде.

– Александр Иванович, республиканың күпме гектар җир мәйданы шәхси пайчылар милке дип санала, ә никадәрлесе дәүләт карамагында булып исәпләнә?
– Гомумән алганда, Татарстанның 6,7 миллион гектар җире бар. Шуның 4,6 миллионы авыл хуҗалыгы җирләре дип исәпләнә. Аның 3,3 миллио­ны – сөрүлек мәйданнары. Җирләрне теркәү эшләре 2005 ел башында башланган иде. Ул елларда пай җирләре 2 миллион 500 гектар булды. Шушы вакыт эчендә җирләрнең бер өлеше бүленеп, сатылып бетте. ­1 миллион 200 мең гектар җир мәйданы чын милекчеләрен тапты. Аларга җирләрне бүлеп бирү бүген дә дәвам итә әле. Хәзерге вакытта якынча миллион гектар пай җире кала. Җирләрнең бер өлеше авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, инвесторларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына озак вакытлы арендага бирелгән.

– Беркем дә теркәмәгән, хуҗасыз җирләр турында да сөйләп узсагыз иде.
– 2005 елларда аларның саны 614 мең иде, ләкин баштагы вакытларда пай җирләреннән баш тарткан кешеләр, соңыннан аларны үзләренә кире кайтара башлады. Мәсәлән, Биектау районының Константиновка авылындагы пай җирләре (өч гектардан артык җир) башта 30-60 мең сум тора иде. Аннан бәясе 3 миллионга кадәр артты. Хәзерге көндә алынмый калган җир кишәрлекләренең саны республикада 380 мең гектарны тәшкил итә. Аларның 228е, суд карары нигезендә, муниципаль милеккә күчте. Бер өлеше кадастр учетка алынып, крестьян-фермер хуҗалык­ларына, инвесторларга һәм башкаларга файдалануга тапшырылган. 152 мең гектар җир мәйданы кала. Бу бик зур саннар. Сөрүлек җирләренең якынча 5 проценты дигән сүз. Дөрес, аларның бер өлеше авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан файдаланыла да, ләкин монда бер үзенчәлек бар. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр әлеге җирләргә дәүләт ярдәмен алмый. Ярдәм җирләрен теркәгән товар җитештерүчеләргә генә күрсәтелә. Ә монда милекче юк. Кем белән килешү төзергә? Нәтиҗәдә, җирләр эшкәртелсә дә, фермерлар аның өчен хөкүмәттән ярдәм ала алмыйлар. Ә бер өлеше бөтенләй ташландык хәлдә ята. Алар якынча 35 мең гектарны тәшкил итә. Алар арасында җирләрне коммерция максатыннан сатып алган милекчеләр дә бар. Андыйлар җир өчен бәя күтәрелгәнне көтә.

– Алар белән ничек тә булса көрәш алып барыламы соң?
– Җир салымын биш тапкырга арттыру, штрафларны күбәйтү буенча эш алып барыла үзе, әмма әлегә алар өчен җирне эшкәртмәү файдага. Ләкин, минем уемча, бу киресенчә булырга тиеш. Җирләрнең файдалану-файдаланмавы өч елга бер тапкыр тикшерелә. Ләкин безнең бик хәйләкәр милекчеләр бар. Алар өч ел җирне эшкәртми дә, шуннан соң туганына яки башка бер оешмага сатып җибәрә. Тикшерүче килгәч: «Мин берни дә белмим, яңа милекчегә барыгыз», – ди. Яңа милекче исә: «Сез минем янга өч елдан соң килегез», – дип кире бора. Районнар буенча әйткәндә, файдаланмаган җирләр Биектау, Югары Ослан, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән, Мамадыш, Бөгелмә, Тәтештә күп. Ә Балтач, Әтнә, Саба, Теләче кебек алдынгы районнарда җирләр нәтиҗәле, максатчан рәвештә эшкәртелә. Соңгы вакытта Кукмара районы да яхшы күрсәткечләр бирә. Аларда авыл хуҗалыгын җитештерү дә югары дәрәҗәдә, терлекләр дә күп, шуңа күрә алар өчен җир бик кадерле.

Җирне арендага бирү

– Александр Иванович, җир милекчеләренең нинди хокукларга ия булуын да аңлатып китсәгез иде.
– Пай җирләренә авыл хуҗалыгы җирләренең ике-өч төре (сөрүлек, печән, көтүлек) керде. Бу пай җире милекчесе авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерсен өчен көтүен дә көтсен, терлеген дә ашатсын өчен эшләнелде. «Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турында»гы федераль закон буенча, җир милекчесе җирне бүләк итә яки сата, мирас итеп калдыра, арендага бирә, яки аны үзе эшкәртә ала.

– Авылда җирләрне арендага бирү аеруча актуаль мәсьәлә. Рес­публикада аның өчен аренда түләве ничек башкарыла?
– Чыннан да, нигездә, халык җир пайларын авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләренә тапшыра. Аның өчен аренда түләве алалар. Соңгы елларда аның суммасы шактый артты. 2016 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы пай җире өчен аренда түләвен алынган уңыш бәясенең биш проценты күләмендә билгеләде. Ул икътисад ягыннан да, һава торышын да искә алып төзелде. Исәп­ләгәч, аның уртача бәясе бер гектарга 707 сум килеп чыкты. 2016 елда – 650 сум, ә узган ел 710 сум иде. Уңыш күп алынгач, товар җитештерүчеләрнең моны түләр өчен мөмкинлекләре булды. Дөрес, аренда өчен күбрәк тә түләгән район­нар бар. Узган ел, мәсәлән, Кукмара районында бер гектар пай җире өчен – 1061 сум, Баулы районында – 880 сум, Чистайда – 865 сум, Яңа Чишмәдә 791 сум түләнгән. Ә Зәй (500 сум), Кама Тамагы (504 сум), Питрәч (502), Әгерҗе (520 сум), Чирмешән (524 сум) районнары пайчыларын бик сөендерә алмады.

– Ә хуҗалыклар арасында пайчыларын кемнәр ким-хур итми?
– Лаеш районының «Хәерби» хуҗалыгы инде озак еллар пайчыларына 1374 сум түләп килә. Тукай районының «Сәйдәш» исемендәге хуҗалыгы – 1397, Ютазы районының «Стәрле» җәмгыяте 1500 сум түли. Крестьян-фермер хуҗалык­лары арасында Әгерҗе районыннан Лариса Шәрәфеева (гектарына 1571) һәм Тәлгат Муллахмәтов (1544 сум) кресть­ян-фермер хуҗалыклары, Мамадыш районыннан Нәбиуллин (1560) яхшы түли. Инвес­торлар арасында Чис­тай районында – «ТрансАгро» (1000), Тукай районында – «Камский Бекон» (993), Балык Бистәсендә «Клон Агро» (795 сум) алдынгылар рәтендә. Ә «Ак барс», «Кызыл Шәрык» пайчыларын әллә ни куандыра алмый.

– Түләүләр буенча төгәл вакыт билгеләнгәнме?
– Аренда түләвен гадәттә уңыш җыеп алгач түли башлыйлар да декабрь ахырына кадәр исәп-хисап ясап бетерәләр. Инвестор нигездә ике өлешкә бүлеп түли: яңа елга кадәр һәм елга йомгак ясагач (февраль-мартта). Ләкин, тәҗрибә күрсәткәнчә, сумма әллә ни үзгәрми. Һәм еш кына, зур табыш алынмау сәбәпле, мартта түләнмичә дә кала.

– Бу уңайдан министрлыкка шикаять белән килүчеләр күпме?
– Була инде. Аннан башка ничек?!

– Арендага алучы акча түләмәгән яки кеше түләнгән сумма белән канәгать булмаган очракта, кая мөрәҗәгать итә ала?
– Әгәр килешү төзелгән, ләкин арендага алучы акча түләми икән, кеше судка мөрәҗәгать итә ала. Моны судка мөрәҗәгать итмичә генә үзара сөйләшеп тә хәл итәргә мөмкин. Мәсәлән, 2010 елда корылык булу сәбәпле, күп кенә хуҗалыклар милекчеләр белән исәп-хисап ясый алмадылар, ләкин алар өсләренә бурыч алып, аны 2011 елда түләде. Ә инде түләнгән суммадан канәгать булмаганда, бер елдан соң килешүне кабаттан карыйлар. Яки пайчылар арендага алган оешма белән очрашып (җыелыш уздырып), аренда түләвен арттыру мәсьәләсен күтәреп чыгарга тиешләр. Уртак фикергә киленгән очракта, әлеге фактны рәсми рәвештә дәлилләргә кирәк. Өстәмә килешү пайчы хокукларын дәлилли торган документ булып тора.

– Бәхәсләр пай җирләрен бүлеп бирү мәсьәләсендә дә әледән-әле чык­калый, дип ишетергә туры килә. Әлеге проблемаларны хәл итүдә нинди дә булса үзгәрешләр бармы?
– 2011 елның 1 июленнән тәртип­ләр үзгәреп, һәр милекче җирне үзе теләгән урыннан алу хокукын алды. Аңлашылмаучылык­лар шуннан соң башланды да инде. «Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турында»гы федераль закон буенча, бүлеп биреләчәк җир турында газеталарда белдерү бастырылыр­га тиеш. Ләкин анда территориаль яктан төгәллек юк. Ягъни, мәсәлән, җир Чүпрәле райо­нында бүлеп бирелә, ди. Ә ызан (чик) инженеры Буа­да тора. Аның Буа газетасына биргән белдерүен чүпрәлеләр күрми кала. Нәтиҗәдә, җир бүлеп биргәндә, үзләре катнаша алмый. Шуңа күрә без Министрлар Кабинетына әлеге мәсьәләдә үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыктык. Моннан тыш, әлегә кадәр дәүләт җирләрен ким дигәндә өч елга арендага алырга мөмкин, дип каралган иде. Ләкин бу, мәсәлән, бакчачылык тармагында эш башлау­чылар өчен кулай түгел, чөнки күп кенә җимеш агачлары алты-җиденче елдан соң гына уңыш бирә. Өч ел узуга, арендага бирүче килешүне өзәргә мөмкин. Шуңа күрә хәзер, милек формасының нинди булуына карамастан, ким дигәндә биш елга арендага бирергә кирәк, дигән карарга килделәр.

Пай җире хуҗасына биш киңәш

1. Җир милекчесе җирне бүләк итә яки сата, мирас итеп калдыра, арендага бирә, яки аны үзе эшкәртә ала.

2. Милекче вафат булган очракта, әлеге җирдән файдалану хокуклары ярты елдан соң аның варисына күчә.

3. Пай җирләрен арендага аерым җир милекчесе, милекчеләр төркеме, пайчыларның ышанычлы кешесе (бу очракта күпьяк­лы килешү төзелә) бирә ала.

4. Пай милекчесе аренда түләвен акчалата, натуралата (ашлык, печән, салам) яки хезмәтләр формасында (бакчаны сөрдертү, утын яки төзелеш материалларын кайтарту өчен техникадан файдалану һәм башкалар) алырга хокуклы. Шулай ук түләүнең бер өлешен – акчалата, калганын, мәсәлән, ашлык белән алырга мөмкин.

5. Пай милекчесе белән арендага алучы арасында озак вакытка (49, 25, 10 елга) яки кыска срокка килешү (11 айдан башлап 5 елга кадәр) төзелә. Килешү 11 айга гына төзелгән очракта Росреестрда теркәлү узарга кирәкми. Пай җирен күпме вакытка бирәсен милекче үзе хәл итә. Килешү, гадәттә, ел башында җыелыш вакытында төзелә. Аренда түләве дә шул вакытта хәл ителә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading