Нәүрүз Казан халкына кино фестивале дә алып килде әле. 21-25 март көннәрендә «Мир» кинотеатрында төрки халыклар кино сәнгате белән танышып булачак. Төрки дөнья киносы ассоциациясендә моннан бер ел элек фестивальне үткәрү идеясе белән чыккан булганнар. Татарстанны бу чарада «Татаркино» генераль директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим иткән иде.
Әлеге фестиваль ел саен төрки илләр буйлап күчеп йөри торган булачак. Аның Казаннан башланып китүе дә юкка түгел. Казан – ун ел буе югары дәрәҗәдә мөселман киносы фестивален оештырган шәһәр – төрки илләр киносы фестиваленең тормышын да озын гомерле итәр дигән фикердә оештыручылар.
Фестивальнең беренче көнендә тамашачы Юрий Фетингның «Бибинур» (Татарстан) фильмын карады. Чыңгыз Айтматов повесте буенча экранлаштырылган «Красная косынка» (Төркия) фильмын тәкъдим иттеләр. Шулай ук Кыргызстан, Төрекмәнстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендә төшерелгән фильмнар күрсәтәчәкләр.
Мөселман кино фестиваленнән аермалы буларак, әлеге чарада жюри да, җиңүчеләр дә булмаячак. Кайбер кинолар Татарстан авыллары, районнарында да күрсәтеләчәк. Ләкин әлегә төгәл даталар билгеле түгел. Кино төшерүчеләр белән Татарстан Халыклар дуслыгы йортында очрашулар каралган. Кинофестиваль вәкилләре, Болгарга сәяхәт итеп, Казан ипподромында бәйрәм дә итәчәкләр әле.
Комментарийлар