16+

Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп Рафис Борһанов билгеләнде

Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов Татарстанның Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп Рафис Борһанов билгеләнде

Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов Татарстанның Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Бу хакта "Татар-информ"ның чыганаклары хәбәр итте.

2012 елдан Татарстанның Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов иде.

Рафис Тимерхан улы Борһанов 1961 елның 17 августында ТАССРның Мөслим авылында туган.
1978 елда Арчаның 1нче урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган.
Казан авыл хуҗалыгы институтында «инженер-механик» белгечлеген үзләштергән (1983 ел).
Казан финанс-икътисад институтын «икътисадчы» белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлаган (1990 ел).
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт-иҗтимагый идарә магистры» программасы буенча һөнәри әзерлек узган (2011 ел).
Икътисад фәннәре кандидаты (2000 ел). Халыкара академия академигы (2012 ел).

Хезмәт эшчәнлеге:
1983 – ТАССР Һөнәри белем буенча дәүләт комитеты инженеры.
1983 – 1985 – Совет Армиясендә хезмәт итү еллары.
1985 – «Казанкомпрессормаш» фәнни-җитештерү берләшмәсенең җыю участогы мастеры.
1985 – 1989 – «Казанкомпрессормаш» фәнни-җитештерү берләшмәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре, Казан шәһәр комитетының икенче секретаре.
1989 – 1996 – «Казанкомпрессормаш» ААҖнең җитәкче урынбасары, цех начальнигы, икътисад бүлеге начальнигы, икътисад һәм финанслар директоры.
1996 – 1998 – Казан администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
1998 – 1999 – Татарстан Республикасы икътисад һәм җитештерү министрының беренче урынбасары.
1999 – 2005 – Казан шәһәре Вахитов районы администрациясе башлыгы.
2005 – 2010 – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе.
2010 – 2014 – Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры.
2014 елның октябреннән – ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading