16+

Мэр үзе дә урам җыештырырга чыкты

Казанда 64 тарихи-мәдәни һәйкәл муниципаль карамакта. Аларның күпчелеге әлегә чүп-чар өемнәре кочагында, төзекләндерүче табылуына өметләнеп, үзенең «җимерелү сәгатен» көтә.

Мэр үзе дә урам җыештырырга чыкты

Казанда 64 тарихи-мәдәни һәйкәл муниципаль карамакта. Аларның күпчелеге әлегә чүп-чар өемнәре кочагында, төзекләндерүче табылуына өметләнеп, үзенең «җимерелү сәгатен» көтә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанның тарихи үзәгендәге тарихи-мәдәни биналарны һәм андагы башбаштаклыкны җәяүләп карап йөрүенең йогынтысында 9 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге сәяси советы утырышы булды. Анда башкала мэры, Бердәмроссиялеләрнең Казан җирле бүлеге сәяси советы секретаре Илсур Метшин: «Сәяси һәм икътисади кыенлыкларга карамастан, күпчелек халык «Бердәм Россия» партиясен яклый. Казанда 37 мең гаилә тузган тораклардан яңа йортларга күчерелде. Муниципаль карамакта 64 тарихи-мәдәни һәйкәл бар. Аларны төзекләндерүгә 4,5 миллиард сум акча кирәк. Шәһәрнең бу максатларга юнәлтергә ул кадәр акчасы юк. Казан Универсиада һәм башка халыкара спорт чаралары алдында тора. Тарихи үзәкне саклау буенча эшчәнлек алып барачак «Иске шәһәр» префектурасы оештыру зарур. Президент бу тәкъдимне хуплады», - дип әйтеп үтте үзенең чыгышында.
«Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге, башкаланың тарихи үзәген саклау һәм үстерү, чисталык һәм тәртип урнаштыру максатында, «Тарихи хәтер» («Историческая память») проектын кабул итте. Утырышта катнашкан предприятиеләр, оешмалар, ВУЗлар вәкилләре бу башлангычны хупладылар. «Муниципаль карамактагы тарихи биналар территориясе генә тәртипкә китерелә. Шәхси участокларда бу эш аларның хуҗаларына таләп рәвешендә куелачак», - дип аңлатма бирде Илсур Метшин.
Тарихи үзәкне чистарту буенча шәһәркүләм өмәләр һәр шимбәдә 8 сәгатьтән башлап оештырылачак. Җыештыру урыннарының адресларын интернет челтәрендә www.Kazedros.ru һәм www.Kzn.ru сайтларыннан карарга мөмкин. Мэр Илсур Метшин узган шимбәдә «Бердәм Россия» партиясенең «Яшьләр гвардиясе» әгъзалары белән берлектә Мәскәү урамындагы тарихи биналар территориясен җыештыруда эшләде. «Казанның патриотлары булган гражданнарны да шимбә өмәләренә чакырам», - диде башкала мэры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading