16+

Марат Әхмәтов: "Язгы кыр эшләрен башкару быел проблемалы булачак"

Татарстанда язгы кыр эшләрен уздыруга 20 миллиардтан артыграк яисә бер гектарга 7 мең сум исәбеннән акча кирәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Татарстанда язгы кыр эшләрен уздыруга 20 миллиардтан артыграк яисә бер гектарга 7 мең сум исәбеннән акча кирәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Финанс чыганаклары белән тәэмин итү ягыннан язгы кыр эшләрен башкару быел проблемалы булачак, дип искәртте киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры минераль ашламаларга - 7,5 млрд сум, орлыкларга - 1,3 млрд, ягулык-майлау материалларына һәм запас частьләргә – 5 млрд, язгы чәчү кампаниясе вакытында хезмәт хакы түләүгә – 1,6 млрд һәм башка чыгымнарга 3 млрд сум акча китәчәген җиткерде.

Игенчелектән беренче акчалар кергәнче, ә бу исә якынча август урталары булыр, куллануга 26 млрд сумнан артык акча кирәк булачак, диде Әхмәтов. Аларның бер өлеше бюджеттан булыр, 15 миллиардын исә банклардан кыска вакытлы кредитлар итеп алырга кирәк булачак.

Ул ашлыкка һәм шикәргә сатып алу бәяләренең кинәт төшүен җиткерде. Шикәр заводлары 2016 елга караганда табышны 2 млрд ка кимрәк алган. 2016 елда шикәрнең 1 килограммы 37 сум торган булса, быел ул 25 сум, диде вице-премьер.

Шикәр чөгендеренә сатып алу бәяләре төшү аркасында, хуҗалыклар акча югалта һәм бу язгы кыр эшләрен башкаруга әзерлек сыйфатында чагылачак, дип искәртә министр.

Моннан тыш, сөт сатып алу бәяләренең төшүе дә киеренке хәл тудыра.

Республиканың барлык муниципаль районнары катнашындагы видеоконференция режимында үткән киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    фермалар бетте инде -эйдэгез тигез матур жирлэрдэ алабута-шайтан таягы устерик жинел бит-эзерэк урларга кирэк

    Мөһим

    loading