16+

Малны ничек симертергә?

Кыш якынлашу, туңнар башлану белән, авыл җирендә мал сую башлана. Элек-электән бу бик мөһим вакыйга, кайбер якларда әле бу көнне бер бәйрәм кебегрәк итеп үткәрәләр, бөтен йоласын китереп. Әмма бәйрәме – бәйрәм, моңа ирешү өчен, байтак кына тырышасы, күп көч-тир түгәсе бар шул әле.

Малны ничек симертергә?

Кыш якынлашу, туңнар башлану белән, авыл җирендә мал сую башлана. Элек-электән бу бик мөһим вакыйга, кайбер якларда әле бу көнне бер бәйрәм кебегрәк итеп үткәрәләр, бөтен йоласын китереп. Әмма бәйрәме – бәйрәм, моңа ирешү өчен, байтак кына тырышасы, күп көч-тир түгәсе бар шул әле.

Хәзер холестерин, май дип сайланучылар күбәеп китте, бик симез дә булмасын, төсе дә матур булсын, сатып алучылар арасында сырланучаннары да юк түгел. Ит сатып караган бар, андыйларга, безнең авылның тапкыр телле Хәйрулла бабай кебек: «Синең өчен генә печмәгән кәҗә тәкәсе суеп булмый инде», – диясе килә кайвакыт. Әмма итнең матур, туклык­лы булуы – малның ничек туклануына бәйле икәнлеге көн кебек ачык.

Мал асрап, ел әйләнәсенә итчелек белән шөгыльләнүчеләр бар, алар кайсы вакытта нәрсә ашатырга, ничек симертергә, иткә ничек товар төсе кертергә икәнен бик яхшы чамалый. Ни өчен дигәндә, кышкы белән җәйге ашатуның да аермасы бар, ел әйләнәсенә гел бертөрле азык ашатып кына файдасы юк. «Фуражы күбрәк булса, калганы гына әллә ни мөһим роль уйнамый», –  дияр күпләр, әмма адәм баласы да ипи ашап кына тормый, организм өчен күп нәрсә кирәк. Итлеккә мал алганда ук карап, белеп алырга кирәк икән шул, чирләшкә, бетәшкән бозаудан әллә ни рәт чыкмый. Симертүне өч өлешкә бүлә белгән кешеләр: әзерлек, төп һәм соңгы этап. Ноябрьгә кергәндә, яшь бозауны ашату турында язып торудан мәгънә юктыр инде, соңгы этабын гына карыйк. Яшь ярымлык вакыттан симертү башлана, ягъни терлек кирәкле ит массасын туплый башлый. Тәҗрибәлеләрнең бу чорда ашату рационында 1-1,5 кило печән, бодай саламы – 1-5 кило (терлек үсә барган саен, күләме арта бара), силос – 11-27 кило, чөгендер – 3-5 кило. Шуңа өстәп, әле витаминнар, тәмләткечләрне дә истән чыгармаска кирәк: тоз – 30-45 грамм, акбур – 20 грамм (беренче өч айда), сөяк оны – 15-30 грамм (үсә барган саен, күләме кими). Баштагы мәлдә терлек аны-моны аермый, диләр белгечләр, бу чорда аларга каты азыклар, ризык калдык-постыклары, жом һәм башка шуның ишене биреп була. Бу этапның уртасына җиткәндә, рационга концентратлар, пешкән бәрәңге кушалар.

Симертү этабы – иң җаваплысы, бу чорда ит массасы гына түгел, сыйфаты да формалаша. Суяр алдыннан силос урынына концентратлар бирү дөрес, диләр тәҗрибәле мал асраучылар. Тәүлеккә ике-өч тапкыр эчерергә кирәк һәм терлекне бәйләп тотканда яхшырак. Болай эшләгәндә, терлек күбрәк ашый һәм массасы да зуррак була.
Һәрчакта да барлык тиешле әйберне генә ашатып бетереп булмый, билгеле, кем нәрсә үстерә, нәрсә юнәтә – шуның белән сыйлый мал-туарын. Кама Тамагы ягында, хайванны симертү өчен бакчада ни бар, шуны ашатабыз, диләр. Мал-туар үрчетүдә зур тәҗрибәсе булган Мөдәрис Мозаффаров, сөтне арттыру өчен жом бик файдалы, ди. Шикәре алынганнан соң, кырылган чөгендер әнә шулай атала. Ләкин шикәр чөгендерен үзен артык күп ашатыр­га кирәк түгел, ул итне баллыландыра. Ә менә азык чөгендеренең файдасы бар, тик монда да ашатканда сак булырга кирәк. Аны хайванга, кимереп ашый алсын өчен, йә тоташ килеш, йә тыгылмасын өчен, бик нык вак­лап бирергә кирәк. Районда мал-туарга күбрәк фураж бирәләр.
– Бер кило фуражда бер азык берәмлеге санала. Башка азык белән чагыштырганда, ул шактый туклыклы. Әйтик, саламның 12 килосы бер азык берәмлеге исәпләнә. Һәр азыкның – үз урыны. Салам, печән малга күшәр өчен кирәк, фураж авырлыкны арттыра, – ди Мөдәрис Мозаффаров.

Гадәттә, яңа туган 40 килолы бозау көн саен 800 грамм-1 килограмм арта. Суяр өчен 3-4 центнерлы хайван яхшы санала. Яшь бозауның ите җепселле, пленка кебек кенә була. Кайбер кешеләр мал-туарны биоактив кушылмалар, антибиотиклар белән симертә. Әмма бу, карап торырга хайванны тазартса да, итнең сыйфатында сизелми калмый. Антибиотиклы малның ите ашка яшел төс бүлеп чыгарырга мөмкин. Сыер, бозау талымсыз түгел, ни бирсәң – шуны ашый. Чүпрәк тә чәйни, кечкенә резин тупны да йота, клеенка да ашый. Шуңа да ашказанына төрле тимерчыбык эләгеп, авырып китәргә дә мөмкин. Ул яктан ат бик акыллы.

– Безнең авылда бер бабай атка, йөз кадак салып, солы биргән булган ди, ат солыны ашаган, кадакларны калдырган, имеш, – дип сөйли Мөдәрис абый. – Сыер ашап үлә, еш кына күбенгән чаклары була. Аеруча рапс, люцерна куркыныч. чәчәк аткан чакта, рапс агу бүлеп чыгара. Бәрәңге болтушкасы да мал өчен файдалы. Бары тик чамасын гына белергә кирәк. Бәрәңге малның картасына ябышуы бар.

Күргәнегезчә, мал симертү бик җиңел эш түгел, аның яшенә карап, кайсы чорда нинди азык ашатырга икәнлеген белү кирәк. «Кәбестә яфрагы да биреп карыйм инде, симерми һаман», – дип зарланган ди берәү. Кәбестә яфрагы белән генә симермәс шул, әмма, алда әйтелгәнчә, симертү чорында бик күп төрле азык кирәк, кайберсе итнең тәменә йогынты ясаса, икенчесе аңа матур төс кертә.

Кайберәүләр, масса җыйсын өчен, кабакның файдасы бар, диләр, икенчеләр әйтүенчә, итне алма тәмле итә, шикәр чөгендере агарта икән. Ә менә алда әйтеп үтелгән холестерин, май дип котлары очканнарга терлек маеннан куркырга түгел, кибеттә сатылган сыйфатсыз пальманыкын кулланмаска кирәк. Бер спорт табибы сүзләренчә, хайванның эчке мае – кеше организмы өчен кирәкле продукт, хәзер аны эретеп, халыкта туңмай дип атала торганын ясаучы авылларда да калмады бугай, ә менә спортчылар өчен бу бик кирәкле һәм файдалы продукт. Безнең халыкта малны суючысына карау дигән нәрсә дә бар әле, моның да сере юк түгелдер, кайберәүнең кулы искиткеч тәмле була. Ә базардан йә булмаса кибеттән алганда, мае сары булмасын, диләр. Карт малның мае шундый була, күрәсең. Ә иткә килгәндә, кеше өчен иң файдалысы – сыер ите икән, ысланмаган, кыздырмаган, төтен исе сеңдермәгәне. Мин үзем шундыен яратам, искиткеч тәмле була ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading