16+

Ләйлә Фазлыева: «Социаль сәясәт һәрвакыт катлаулы»

Бүген Татарстан Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы узды. Көн тәртибендә 52 мәсьәлә каралды.

Ләйлә Фазлыева: «Социаль сәясәт һәрвакыт катлаулы»

Бүген Татарстан Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы узды. Көн тәртибендә 52 мәсьәлә каралды.

Иң төп мәсьәләләрнең берсе Ләйлә Фазлыеваның Татарстан премьер-министры урынбасары вазифасына билгеләнүе булды. Республиканың премьер-министры Алексей Песошин бу кандидатураның Татарстан Президенты тәкъдиме белән кертелүен искәртте.

- Ләйлә Фазлыева Президент ярдәмчесе вазифасында социаль мәсьәләләр өчен җаваплы булды, сәламәтлек саклау, социаль яклау, пенсия белән тәэминат кебек юнәлешләрне контрольдә тотты. Муниципаль хезмәттә җаваплы вазифаларда зур тәҗрибәсе мөһим роль уйнады. Эш дәверендә үзен булдыклы җитәкче, профессионал, актив тормыш позициясе булган максатчан кеше итеп күрсәтте. Ул вице-премьер вазифасында социаль мәсьәләләр блогын алып барачак, - диде хөкүмәт башлыгы.

Республиканың тугызынчы вице-премьеры сессия утырышыннан соң журналистлар белән аралашканда үзенең эшчәнлеге буенча кыскача планнары белән уртаклашты, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

- Социаль сәясәт һәрвакыт катлаулы, дип уйлыйм. Әмма бер стратегия бар: ашыгычтан - мөһимгә таба. Социаль тармак өчен бу һәрвакыт гамәлдә, - диде Ләйлә Фазлыева.
Вице-премьер иҗтимагый оешмалар белән эшчәнлек актив булачагын ассызыклады.

- Бүген, 10-15 ел элеккегә караганда, иҗтимагый оешмалар күпкә статуслырак. Иҗтимагый оешмалар гражданнар җәмгыяте институты булып тора. Президент аппаратында без иҗтимагый оешмалар белән эшләдек. Хәзер дә бу эш дәвам иттереләчәк. Хезмәттәшлек механизмнары шул ук калачак, кайбер өлкәләрдә бераз яңа сулыш өрелер, дип уйлыйм. Иҗтимагый оешмалар белән эшләгән вакытта, аларны ишетә белү мөһим. Социаль өлкәдә төп стратегияләрнең берсе - ачык булу, - дип билгеләп узды яңа вице-премьер.

Моннан тыш, утырышта Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин 2017 елда полиция эшчәнлеге турында хисап тотты. Шуннан соң Дәүләт Дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Артем Хохоринга ике сорау белән мөрәҗәгать итте.

Ул  “Нурулла” мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм аның юлдашының югалуына ике елдан артык вакыт узганын искәртеп, юкка чыкканнарны эзләү эше ничек алып барылганы белән кызыксынды. Шулай ук Яңа Татар бистәсе зиратында кабер ташларын җимергән вандалларны ачыклау эше ни дәрәҗәдә булуын сорады. “Безгә, депутатларга, шушы сорау белән мөрәҗәгать итәләр”, - диде.

- Беренче сорау буенча эш тикшерү комитетында. Без оператив чаралар уздырдык, материалларны тапшырдык. Икенче сорауга килгәндә, җинаятьне кем кылганын беләбез. Әмма эш шулай ук тикшерү комитетында. Әлегәчә бу затларның җинаятьтә гаепле булуын дәлилләп булмады, - дип җавап бирде Артем Хохорин.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading