16+

Ленин дамбасыннан шәһәр үзәгенә таба хәрәкәт ике көнгә туктатыла

12 майдан 14 майга кадәр Меңьеллык мәйданының һәм Ленин дамбасының бөр өлеше юл төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә ябыла.

Ленин дамбасыннан шәһәр үзәгенә таба хәрәкәт ике көнгә туктатыла

12 майдан 14 майга кадәр Меңьеллык мәйданының һәм Ленин дамбасының бөр өлеше юл төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә ябыла.

Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә. Казан автомобильчыларына урап узу маршрутын алдан уйлап куярга киңәш ителә.

Хәрәкәт чикләнү 12 май 4.00 сәгатьтән 14 май 5.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу Чистай урамыннан Ташаяк урамына кадәрге юл өлешенең өске капламын сипләү эшләре белән бәйле.

Хәрәкәт тулысынча юлның бер ягында гына туктала – шәһәр үзәге юнәлешендә. Кире якка, ягъни Ташаяк урамыннан Чистай урамына кадәр Мәскәү районы ягына, автомобильчылар гадәти режимда хәрәкәт итә ала, дип хәбәр итә “Каздорстрой” ААҖ.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading