16+

Һәлакәткә очраган самолетта 71 кешенең гомере өзелгән: алар арасында Татарстан кешесе дә булган

Һәлакәткә очраган кешеләр арасында Казан кешесе дә булган.

Һәлакәткә очраган самолетта 71 кешенең гомере өзелгән:  алар арасында Татарстан кешесе дә булган

Һәлакәткә очраган кешеләр арасында Казан кешесе дә булган.

Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә ТАСС. АН-148 самолеты “Домодедово” аэропортыннан кичә очкан. Ул “Мәскәү – Орск” рейсын башкара торган булган.
Самолет очып китү белән үк  диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган.
 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм табиблар киткән.
 
Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган, дип яза Татар-информ. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.
 
Россия Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә АН-148 пассажир самолеты һәлакәткә юлыгу факты буенча “Һава транспорты хәрәкәтендә һәм файдалануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.
 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 8 800 775 17 17 номеры буенча кайнар элемтә эшли.
 
Соңгы хәбәр буенча һәлакәткә очраган кешеләр арасында Казан кешесе дә булган.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading