16+

Көзге ярминкәләр башлана: бәяләр 20-30 процентка түбәнрәк булачак

Көзге ярминкәләр башлана: бәяләр 20-30 процентка түбәнрәк булачак

Быел Казанда - ун, Чаллыда - өч, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә бер мәйданчык эшләячәк. Продукциягә бәяләр 20-30 процентка түбәнрәк булачак, дип ышандыра Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре.

Үткән елны ярминкәләр ике этапта узган: 11 сентябрьдән 24 декабрь һәм 16 гыйнвардан 7 майга кадәрге аралыкта. Барысы 33 ярминкә оештырылып, аларда 1,6 миллиард сумлык продукция сатылган.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, Казанда чатырлы җиде мәйданчык эшли, - дип белдерде авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Николай Титов.

Татарстан Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, һәр мәйданчыкта башыннан ахырынача ветеринария хезмәте белгечләре булачак. Ветеринария хезмәтләре авыл хуҗалыгы товарын җитештерүчеләргә түләүсез күрсәтелә. Моңа ветеринар-санитар экспертиза, ветеринар хезмәте һәм документлар бирү керә.

Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов агросәнәгать комплекслары оешмалары җитәкчеләрен ярминкәләрдә график буенча һәр ике атна саен катнашырга чакырды.

- «Майский» теплица комбинаты, «Казаньзернопродукт», «Нармонка» компанияләре, Зәй, Нурлат, Буа шикәр заводларының продукциясен халык көтеп ала, - диде ул.
Министр шулай ук ярминкәләрне югары дәрәҗәдә оештырырга кушты.



Ярминкәләрдә бәяләр

Ярминкәләрдә сатылачак продукциянең тәкъдим ителгән бәяләре министрлык тарафыннан билгеләнгән. Бәяләр бер килограмм яки бер литр продукциягә, күкәй ун данәгә күрсәтелгән.

кош ите - 110 сум
күркә ите - 220 сум
сыер ите - 280-320 сум
дуңгыз ите - 250 сум
сарык ите - 300-320 сум
югары категорияле күкәй - 55, сайлап алынганы - 50, 1нче категориясе - 45 сум
сөт - 30 сум
каты сыр - 330 сум
сыер мае - 330 сум
шикәр комы - 35 сум
югары сортлы он - 19 сум
карабодай - 30 сум
бәрәңге - 14 сум
кишер - 12 сум
чөгендер - 10 сум
башлы суган - 15 сум
кәбестә - 7 сум
балык - 180 сум

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading