16+

Көзе – елак, кышы – салкын...

Әбиләр чуагы көтә-көтә көтек булдык инде. Моңарчы сентябрь ахыры - октябрь башындагы җылы торган көннәргә шуның кадәр күнеккәнбез икән, быел табигатьнең шаяртуыннан хәтта кәеф кырыла. Ничек була инде ул көз әбиләр чуагыннан башка? Без бит сентябрь башында торган «җәйге» көннәрне инде әллә кайчан оныттык, күңел белән кара көзгә кереп барганда...

Көзе – елак, кышы – салкын...

Әбиләр чуагы көтә-көтә көтек булдык инде. Моңарчы сентябрь ахыры - октябрь башындагы җылы торган көннәргә шуның кадәр күнеккәнбез икән, быел табигатьнең шаяртуыннан хәтта кәеф кырыла. Ничек була инде ул көз әбиләр чуагыннан башка? Без бит сентябрь башында торган «җәйге» көннәрне инде әллә кайчан оныттык, күңел белән кара көзгә кереп барганда...

Әбиләр чуагы көтә-көтә көтек булдык инде. Моңарчы сентябрь ахыры - октябрь башындагы җылы торган көннәргә шуның кадәр күнеккәнбез икән, быел табигатьнең шаяртуыннан хәтта кәеф кырыла. Ничек була инде ул көз әбиләр чуагыннан башка? Без бит сентябрь башында торган «җәйге» көннәрне инде әллә кайчан оныттык, күңел белән кара көзгә кереп барганда да җылылык, кояш көтеп тилмерәбез...
Тарихка күз салсак, гадәттә, ел саен ике тапкыр әбиләр чуагы була. Аның беренчесе - «яшь әбиләр чуагы» августның 28ләрендә башланып, сентябрьнең уннарына кадәр дәвам итә. Икенче әбиләр чуагы исә сентябрьнең егермеләре тирәсеннән 28енә кадәр хакимлек иткәне. Мантыйк белән уйлаганда, беренчесе булды, ә менә икенчесе кайда адашкан? Гидрометеорология тармагында эшләүчеләр, кайбер елларда әбиләр чуагының соңгысы булмаган еллар да гадәти, дип әйтә.
Без, быел алтын-коры кояшлы көннәр булмады инде, дип авыз турсайтып, болытлы көннәрдә кәефсезлеккә бирелеп йөргәндә, сиздерми генә әбиләр чуагы килеп ята икән. Соңлап килгән әлеге шатлык башка елларныкына охшамаячак, ахры. Быел ул үзенең климатик нормалардан югары һава торышы белән генә сөендерер, дип көтелә. Мәсәлән, иртәгә - 8 октябрьдә көннең шактый җылынуы сизеләчәк, көн уртасында 16 градус җылыга кинәнәчәкбез. Якшәмбе көнне дә алмашынучан болытлы һава, 16 градус җылылык көтелә. Дүшәмбе - 11-15, сишәмбе - 11-13, чәршәмбе - 9-12 градус җылылык вәгъдә итәләр. Әмма бу җылылык үзе белән ялтырап чыккан кояшны гына ияртмәчәк: көне җылы, әмма болытлы булачак. Сибәләп үткән яңгырга да үпкәләсәң генә инде.
Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесенең урынбасары Геннадий Елисеев сүзләренә таянып, киләчәк кышка күз салсак, анысы безне салкынлыгы белән сәламләр, ахры. 2011-2012 елгы кыш Россиянең бөтен территориясендә салкын булыр, дип фаразлана. Иң салкын ай гыйнвар булачак - аның ким дигәндә ике атнасында кырлач салкыннары көтелә. Вакыт-вакыт температура гадәти нормаларны да узып китәчәк, ди белгечләр.
Ә без, нинди генә һава торышы булуына карамастан, булганына шатланып, өйдәге, җандагы җылылыкны саклап яшик. Иң мөһиме - күңелдәге кояш!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading