16+

Кытай-Финляндия халыкара автотрассасы Татарстан аша уза: юлның Шәле-Баулы өлеше кайчан төзелеп бетәр?

Кытай-Финляндия халыкара автотрассасы Татарстан аша да уза. Президент әйткәнчә, Кытай инде әлеге юлның үз өлешендәге участогын төзеп бетергән, Казахстан да эшне тәмамлап килә.

Кытай-Финляндия халыкара автотрассасы Татарстан аша уза: юлның Шәле-Баулы өлеше кайчан төзелеп бетәр?

Кытай-Финляндия халыкара автотрассасы Татарстан аша да уза. Президент әйткәнчә, Кытай инде әлеге юлның үз өлешендәге участогын төзеп бетергән, Казахстан да эшне тәмамлап килә.

Җәмәгать транспорты паркын яңарту, транспорт челтәре эшчәнлеген камилләштерү, юллар төзү һәм төзекләндерү – Россия Президенты Владимир Путинның стратегик башлангычлары. Президент искәрткәнчә, транспорт инфраструктурасын үстерү, юллар төзү хөкүмәтнең һәм төбәкләрнең эшчәнлегендәге беренчел әһәмияттәге бурыч булырга тиеш.

Илбашы эчке авиаэлемтәләр челтәрен киңәйтү зарурлыгын әйтте.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышы Россия Президенты күрсәтмәләре яссылыгында узды.  Федераль үзәк соңгы елларда гына да республикада юллар төзелешенә 9 миллиард сум акча биргән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моның өчен Россия хөкүмәтенә рәхмәт әйтте. Татарстан үзе генә дә юллар төзелешенә 25 миллиард сум акча тоткан.

Кытай-Финляндия халыкара автотрассасы Татарстан аша да уза. Президент әйткәнчә, Кытай инде әлеге юлның үз өлешендәге участогын төзеп бетергән, Казахстан да эшне тәмамлап килә. Татарстанда исә, юлның Шәле-Баулы өлешен ахыргача эшләп бетерү сорала. Кама елгасы аша яңа күпер төзелешендә федераль үзәктән ярдәм кирәк булачак.
– Мәктәп автобусларын профессиональ предприятиеләр карамагына тапшыру кирәк. Муниципаль районнар арасында автобус маршрутлары ачу, аны субсидияләү программасы әзерләргә тырышачакбыз. Һәр гаиләдә дә машина юк. Авылларда балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә автобусларда йөртү мәсьәләсен чишәргә кирәк, – диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Коллегия утырышында катнашкан Россия транспорт министры Максим Соколов “Имин һәм сыйфатлы юллар” федераль программасы кысаларында 2017 ел планын тулысынча үтәгән санаулы гына төбәкләр арасында Татарстанның лаеклы урын биләвен мактап телгә алды.

– Географик рәвештә барлык мөһим транспорт коридорлары Татарстан республикасы аша уза, – диде министр Максим Соколов. – Евразия транспорт коридоры да инде кагәзьдә генә түгел. Шәле-Баулы, Әлмәткә керү юлы өлешләре, шулай ук М-7 трассасы, Кама аша күпер дә эш планнарында. Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале проекты да югары әзерлектә.

 Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин докладында әйтелгәнчә, узган ел “Казан” аэропоты – 2,6 миллион, ә “Бегишево” 587 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. Казаннан Ригага, Чехиягә һәм Франциянең Гренобль шәһәренә, “Бегишево”дан Туниска очулар пассажирлар санын арттырган. Казаннан быел Минск, Тбилиси, Батуми шәһәрләренә, “Бегишево”дан Төркиянең Даламан каласына авиарейслар башлау планлаштырылган. Әрмәнстан, Иран һәм Кытай белән дә авиаэлемтәләр булдыру турында сөйләшүләр бара. Россиянең Ярославль, Төмән, Әстерхан, Барнаул һәм башка шәһәрләре белән авиамаршрутлар ачу көтелә.

– “Казан” халыкара аэропоты дөньядагы иң яхшы 100 аэропорт исемлегендә. Дөрес, 98нче урында, ләкин, рейтингны яхшырту чаралары күрелә, – диде Ленар Сафин.

“Казан” аэропортында тагын бер терминал төзелә. “Бегишево” аэропортында да 2020 елга терминал төзеп җиткереләчәк.
Казанда 2018-2019 елларда боҗра тимер юл төзелешенең беренче этабы башкарыла. Иң алда Аэропорт-“Казан-1”-“Казан-2” тимер юл вокзаллары маршруты эшләнелә.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading