16+

Кулланучы кәрҗиненә яшәп буламы? («ШК» журналисты тәҗрибә үткәрде)

Кулланучы кәрҗине – кешенең бер елга җитәрлек ихтыяҗлары җыелмасы ул. Аңа кеше ел дәвамында куллана торган хезмәтләр, кием-салым, аяк киеме кебек товарлар һәм бер елга җитәрлек азык-төлек исемлеге кергән.

Кулланучы кәрҗиненә яшәп буламы? («ШК» журналисты тәҗрибә үткәрде)

Кулланучы кәрҗине – кешенең бер елга җитәрлек ихтыяҗлары җыелмасы ул. Аңа кеше ел дәвамында куллана торган хезмәтләр, кием-салым, аяк киеме кебек товарлар һәм бер елга җитәрлек азык-төлек исемлеге кергән.

Һәр төбәк әлеге кәрҗинне үзе төзи. Татарстанда 2013 елда Дәүләт Советы кабул иткән закон гамәлдә. Анда кешегә ел буена җитәрлек ризыкларның күләме һәм төрләре билгеләнгән (инфографикадан кара). «ШК» журналисты тәҗрибә рәвешендә бер ай дәвамында кулланучы кәрҗиненнән тукланды.

Минимум – күпме ул?

Кулланучы кәрҗиненең бәясе кешенең яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Белгечләр фикеренчә, минималь хезмәт хакы белән яшәү минимумы бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Россия Социаль яклау министрлыгы, 1 майдан бу сумма тигезләшәчәк, дип вәгъдә итә итүен. Татарстанда быелдан минималь хезмәт хакы 8252 сумнан 9489 сумга артты. Ә гомуми яшәү минимумы 8334 сумны тәшкил итә. Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, эшләүче кешеләр өчен куллану кәрҗиненең 3934 сумы – ашамлыкларга, 1787 сумы кием-салым һәм азык-төлек булмаган башка кирәк-яракларга, 2180 сумы – төрле хезмәтләр өчен, 976 сумы салымнарга каралган. «Татарстанда кулланучылар кәрҗине турында»гы 62нче законда аның составы, кешегә елына күпме ризык кирәклеге күрсәтелгән. Без исә бер айга күпме ризык ашалганын исәпләп чыгардык.

Баксаң, эшкә сәләтле бер кеше аена якынча 11 кило икмәк ризыклары (ипи, токмач, ярма), 7 кило бәрәңге, 10 кило яшелчә, 5 кило җиләк-җимеш, 2 килога якын шикәр комы һәм кондитер эшләнмәләре, 5 кило тирәсе ит, 1,6 кило балык, 21 кило сөт ризыклары, 17 йомырка, 1 кило май (үсемлек мае, маргарин) ашарга тиеш.

Базарда арзанрак

Кулда 3934 сум акча һәм ризыклар исемлеге бар. Кәрҗинне тутыру өчен, Казан кибетләренә юл тоттык.
Бәяләр төрле кибеттә төрлечә, акчаны янга калдыру максатыннан, кайбер ризыкларны базардан да алырга була анысы. Ярминкәләрдә яшелчәләр шактый арзанрак. Мәсәлән, сәүдә үзәкләренең берсендә кишернең килосы 44 сум торса, Чүпрәледән килеп сатучылар аны 15 сумнан да бирергә риза. Бәрәңгенең килосы кибеттә – 25 сум, базарда исә 17 сумнан да табарга була. Кибеттәге 135 сумлык кыяр агропромпаркта 85 сум гына. Әле өстәвенә үзебездә җитештерелгән экологик яктан чиста «Майский»- ныкы. Ит тә кибеттә бик кыйммәт. Сыерның сум итенең килосын 399 сумнан да арзангарак таба алмадым. Ә базарда 320 сумга да алырга була. Кеше кимегәч, төштән соң килсәң, хәтта килосын 250 сумнан тәкъдим итүчеләр дә очрый. Кыскасы, юрганыңа карап аягыңны сузасың дигәндәй, мин дә, акчаны үземчә экономияләргә тырышып, исемлеккә кергән продуктларның кайсысын – базардан, кайберләрен кибеттән алдым.
Камыр ризыкларын өйдә үзем генә пешерермен дип, онны күбрәк алырга булдым. Өстәвенә кибеттә акция бара иде, ике кило югары сортлы он 49 сум гына.

Яшелчәләр кыш көне кыйммәтрәк. Чувашия базары исемә төште. Авылга кайткач, чиктәш Чувашия республикасының Урмар районында алманың килосын 50 сумнан гына алып рәхәтләнгән идек. Гомумән, анда азык-төлек арзанрак тоелды миңа. Казанда иң арзан дигән алманың килосы да 70-80 сум тора бит. Бер килога дүрт-биш алма керә. Сарымсак та бик кыйммәтләнгән. Кибеттә килосы 102 сум. Яшәсен авыл, бакча. Бөтенесен сатып ала башласаң, юрганыңа карап сузсаң да, акчаң җитмәс. Тәҗрибә булгач, барысын да нәкъ менә кулланучы кәрҗинендә күрсәтелгәнчә алырга тырыштым инде. Ун кило яшелчәне тигезләп бүлдем, суганын, чөгендерен, кыяр, помидорын, кишерен, кәбестәсен дә алдым. Биш кило җиләк-җимеш дигәч, ике кило банан, ике кило алма, әфлисун, лимон алдым.

Кибеттә балыкның иң арзанлысын – килосы 169 сумнан скумбрия дигәнен сайладым. Кулланучы кәрҗине турындагы законда, кеше аена 21 кило сөт ризыклары куллана, диелгән. Минем кебек, сөт яратмаган кешегә бу бигрәк күптер кебек тоелды. Сөт ризыклары хисабыннан кефир, катык, каймак, эремчек, атланмай алдым. Икмәк ризыклары, әйткәнемчә, аена 11 кило тиеш. Ипи генә булса, бу якынча 19 «буханка» ипи дигән сүз. Тик бу төргә токмач, ярмалар, башка икмәк эшләнмәләре дә кергән. тиз бозыла торган кайбер ризыкларны ай дәвамында алдым. Ничек кенә тырышсам да, кулланучы кәрҗине составына кергән ризыкларны алу өчен 3934 сум гына җитмәде миңа. Якынча, 500 сумны артыграк түләргә туры килде.

Җитеп бетмәде...

Яз көне организмга витаминнар кирәк булгангамы, гел җиләк-җимеш ашыйсы килә. Икешәр кило алма белән банан ике атнадан артыкка җитмәде. Лимон да, көн саен чәйгә салып эчкәч, тиз бетте. Диетологлар, табиблар, көненә кеше 400-500 грамм җиләк-җимеш ашарга тиеш, ди ләбаса. Кәрҗиндә күрсәтелгән биш кило җиләк-җимеш азрак кебек. Хатын-кызларга итне, балыкны, сөтне, ипине җиткезеп була дигән фикергә килдем. Ә менә көн дә итле ризыкка ияләнгән ир-атларга аена биш кило гына ит җитүе шикле. Бер начар гадәтем бар: чәйне печенье, перәннексез эчә алмыйм. Ике кило оннан бер тапкыр пирог, коймак пешердем, ике җәем токмач бастым да, ул бетте. Минем ишеләргә аена ике генә кило баллы камыр ризыклары җитми икән.


ашлар, токмачлар белән аралаштыргач, җиде кило бәрәңге чак кына булды. Суганны да, өйдәгеләр төчкерә башлагач, инфекцияне бетерәм дип турап куймаган булсам, җиткерергә була иде анысы. Ә менә кыяр, помидор тиз бетә. 90 сумга 20 йомырка алган идем. куллану кәрҗине буенча, кешегә 17 йомырка җитә, диелгән. Миңа җитмәде, ике атнада бетте. 17 көн буе күкәй ашамадым анысы, камырга салдым, салат ясадым.

Кулланучы кәрҗинендәге ризыкларны гына ашап яшәсәм, бер айга бер килога булса да ябыккан булыр идем анысы. Әмма организм үзенекен итә, нишләтәсең. Күңел төшкәндә, шоколадын да аласы килә, кунак килсә, өстәлгә ипи белән сөт кенә дә чыгарып булмый. Кыскасы, кулланучы кәрҗине составына кергән ризыклар да, моның өчен каралган акча да иркенләп тотарлык түгел дигән нәтиҗәгә килдем. Кулланучы кәрҗине төшенчәсенең аңлатмасында «кешенең сәламәтлеген һәм тормышын тәэмин итү өчен кирәкле ризык, товар, хезмәтләрнең минималь җыелмасы» дип искәртелгән. 3934 сум акча хәтта минималь дигәненә җитмәсә дә, ач калмыйсың анысы. Бер сынык ипигә тилмергән, ачлыкны үз җилкәсендә татыган әбиемә бу хакта сөйләсәң, мине рәхәтләнеп әрләр иде, мөгаен.

Закон нигезендә, кулланучы кәрҗинен биш елга бер үзгәртеп торалар. Татарстанда ул соңгы тапкыр 2013 елда расланган булган. Димәк, быел кәрҗиннең составы үзгәрергә мөмкин. Аны төзегәндә, кеше сәламәтлеге өчен файдалы булган ризыкларга күбрәк өстенлек бирелер, сумма да артыр дип өметләник.


Азык-төлек бәяләре (якынча, сумнарда)

Ипи (0,61 кг) – 30;
бәрәңге – 25;
кишер – 35;
кәбестә – 15;
кыяр – 120;
чөгендер –33;
помидор – 125;
суган – 37;
сарымсак – 102;
алма – 85;
банан – 56;
әфлисун – 52;
лимон – 74;
шикәр комы (5 килосы) – 165;
он (2 килосы) – 49;
ит – 350;
балык – 169;
сөт (1 литры) – 40;
йомырка (дистәсе) – 45;
атланмай (450 г) – 124;
көнбагыш мае (900 мл) – 66.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading