16+

Корея кояшы астында безгә бәхет елмаермы?

Җиңгән очракта – гимн, җанатарларга трибунадан болгар өчен флаг юк дип тормый инде спортчыларыбыз, акрынлап булса да, Олимпия медальләре өчен көрәшүен дәвам итә.

Корея кояшы астында безгә бәхет елмаермы?

Җиңгән очракта – гимн, җанатарларга трибунадан болгар өчен флаг юк дип тормый инде спортчыларыбыз, акрынлап булса да, Олимпия медальләре өчен көрәшүен дәвам итә.

Бүгенге көндә 3 көмеш, 8 бронзасы белән гомуми зачетта 20 нче урында бара Россиянең Олимпия атлетлары. Халыкара комитет карары буенча, аларны әлеге уеннарда шулай гына атарга ярый. Шундый психологик басым, нык күзәтү астында да пьедесталга күтәрелгән спортчыларга ихтирам бермә-бер арта.

Медальләр таблицасы шундый кызык нәрсә – аны һәркем үзенчә карый. Кемнең алтыны күбрәк – шул алдарак дисәң, әйтеп үтелгәнчә, Россия 20 нче урында, ә гомуми саны буенча караганда, без 5 нче баскычны билибез. “Барысын да өзәчәкбез” диючеләр шул икенче вариантны күздә тотмаганнармы икән дип шик тә кермәде түгел. Бер генә алтын килеп кушылса да, хәл сизелерлек үзгәрәчәк, әмма Корея кояшы астында мондый бәхет елмаймый әлегә.

Унбер медальнең өчесе татарстанлылар тырышлыгы белән яуланган булуы аеруча куанычлы. 2017 нче елдан бирле Татарстан өчен чыгыш ясаучы Анна Нечаевская чаңгы эстафетасында соңгы этапта узышты һәм командага бронза алырга ярдәм итте. Бу җиңүе белән спортчыны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. “Ил өчен гади булмаган шартларда, катлаулы көрәштә әлеге бронза медале алтыннан да кыйммәтрәк”, диелгән Президентның котлау телеграммасында. Тагын бер татарстанлы – Яшел Үзән егете Андрей Ларьков көмеш медальгә ия булды. Ир-атлар командасы составында 4х10 км эстафетасында катнашып, ул икенче урынны яулады. Ә ил өчен чыгыш ясаган якташларыбыз арасыннан иң әүвәл быелгы Олимпия пьедесталына менүче – Евгения Тарасова булган иде. Ул фигуралы шуу буенча команда ярышларында көмеш медаль алу бәхетенә иреште.

Менә шундый дәртле көрәш бара Пхенчханда. Әлеге уеннарда Татарстан җанатаралары да үзләренә игътибарны җәлеп итте. Словения белән узган хоккей уены вакытында бөгелмәле Альберт Кәримов хоккейчыларыбыз өчен җан атып, трибунага Россия флагын беркетеп куйган, ә аңа “Бөгелмә” дип язылган иде. Социаль челтәрләрдә Альбертның әлеге адымын бик күпләр хуплап, “төрле яклап кысрыкланган чакта спортчыларыбыз өчен шул рәвешле җан ату – мактаулы лаек” дигән фикердә.

Уеннар дәвам итә һәм спортчыларыбыз өчен җан атудан туктамыйбыз әле. Беренче-икенче урыннарны бүлешүче Норвегия белән Германия командаларын хәзер берәү дә куып җитә алмас төсле инде, әмма, бик күпләрнең фикеренчә, кышкы Олимпия уеннарының төп трофее – ул хоккейдагы алтын. Соңгы тапкыр безнекеләр алтынны 1992 елда алу бәхетенә ирешкән иде, ул чагында да җыелма команда гимнсыз, флагсыз гына чыгыш ясады. Бәлки бу очраклылык түгелдер, егерме алты елдан соң тагын шундый шартларда югары нәтиҗәгә ирешергә язган икән, без рәхмәтле генә булачакбыз.

Фото: ria.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading