16+

Кемерово фаҗигасе: «Әни, без үләбез, ахры!»

Кемерово шәһәрендә булган коточкыч фаҗига барыбызны да тетрәндерде.

Кемерово фаҗигасе: «Әни, без үләбез, ахры!»

Кемерово шәһәрендә булган коточкыч фаҗига барыбызны да тетрәндерде.

Юк, тетрәндереп кенә калмады, бу вакыйга як-ягыбызга карарга, бер мизгел эчендә юкка чыгарга мөмкин булган тормыш турында тагын бер кат уйланырга, яныбызда исән-имин булган газизләребезнең кадерен ныграк белергә һәм һәр туган таңга шөкер итәргә кирәклеген кабат искәртте.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин хәбәр итүенчә, әлегә янгын килеп чыгуның ике төп версиясе – электр чыбыгында кыска ялганыш һәм ачык ут куллану карала. Коточкыч вакыйганың төгәл сәбәпләре исә экспертиза үткәрелгәннән соң билгеле булачак. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗига урынында комплексның янган конструкцияләрен аралау эшләре дәвам итә.
Бүген Кемерово шәһәренә Россия Президенты Владимир Путин да килде. Ул, янып көлгә әйләнгән сәүдә үзәгенә барып, бина каршында оештырылган мемориалга чәчәк бәйләме салды. Аннан соң янган бинаның алгы өлешен карады.

Россия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучковның янгын китергән зыянны хәл итүгә багышланган докладын тыңлагач, ул әлеге фаҗигагә карата фикерен әйтте.
– Һәлак булган балалар саны турында әйткәндә елыйсы түгел, ә үксеп кычкырасы килә, – дип китерә «РИА Новости» Владимир Путинның сүзләрен. – Ә инде монда язылганнарны тыңлагач, дөресен генә әйткәндә, бөтенләй башка хисләр туа. Нәрсә соң бу бездә? Бу бит сугышчан хәрәкәтләр дә, шахтада көтелмәгән вакытта метан бәреп чыгу да түгел. Демография турында сүз алып барабыз һәм нәрсә аркасында шулкадәр кешене югалтабыз? Җинаятьчел салкын караш аркасында, башбаштаклык аркасында.

«Майя аралашучан, шат күңелле кыз иде»

«Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә килеп чыккан янгында 64 кешенең гомере өзелгән, төрле чыганаклар дистәгә якын кеше хәбәрсез югалган дип бирә. Моннан тыш, 15 кеше хастаханәдә дәвалана, аларның икесе – авыр хәлдә. Язма номерга тапшырылганда, 25 кешенең шәхесе ачыкланган, аларның 13е балалар булуы билгеле иде. Мәетләрне бүген – 28 мартта җирли башлаячаклар.
Һәлак булганнарның күбесе бер гөнаһсыз балалар икәнлеген дә уйласаң, күзләргә яшь тула, йөрәк кысыла. Кемеровода булган фаҗига сәүдә үзәген генә яндырып, көлгә әйләндермәде, ә кеше язмышларын да чәлпәрәмә китерде. Ул аларның балаларын, әти-әниләрен һәм якыннарын алып китте... Без әлеге фаҗиганең шаһитлары белән элемтәгә кердек.
Фаҗига чыгып, берничә сәгать узуга, «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә һәлак булганнар арасында Казан кызы Майя Ерохина да булган дигән хәбәр таралды. Тик соңрак аның безнең якташыбыз булмавы ачыкланды. 11 яшьлек Майя Кемерово шәһәренең 71нче гимназиясендә укыган. Аның «ВКонтакте» битендә калдырылган соңгы хәбәре – «Это конец».

Кызның танышы Виктория Кауль «ШК»га әйтүенчә, Майя ул көнне лингвистик олимпиадада катнашкан һәм шул хөрмәткә сәүдә үзәгенә ял итәргә килгән булган. Аның белән бергә биш яшьлек сеңлесе һәм тагын бер туганы да булган. Кызларның кинотеатрдан чыгуларын әтиләре астагы катта көткән. Тик янгын бик тиз таралу һәм бар җирне кара төтен каплау сәбәпле, ул алар янына барып җитә алмаган.
– Бер сыйныфта укымасак та, мәктәп кечкенә булгач, бер-беребезне яхшы белә идек. Майя – аралашучан, шат күңелле һәм акыллы кыз. Бию белән мавыкты, төрле олимпиадаларда катнаша иде. Бу көнне «Зимняя вишня»да минем тагын бер якын дус кызым да булган. Алар иптәшләре белән ял итәргә барган иде. Бәхеткә, аларның барысы да янгыннан исән-имин чыккан. Дустым дүртенче катта эскалатор янганын күреп ала да тиз генә аска йөгерә. Аның әйтүенчә, ул анда Майяны да күрә. Тик, күрәсең, Майя чыгып өлгерми кала. Дустым әйтүенчә, бина эче бик тиз арада кара төтен белән капланган һәм аңа сулыш алуы авыр булган. Ул үзе дә бина эченнән көч-хәл белән чыгып җитә алган, – диде Виктория.

«Коткарыгыз, безне ябып калдырганнар»

Ә эшмәкәр Игорь Востриков әлеге янгында гаиләсен – газиз өч баласын (җиде яшьлек Аннаны, биш яшьлек Артемны, ике яшьлек Романны), сөекле хатыны Еленаны һәм сеңлесе Аленаны югалткан. Аларның барысы да ниндидер сәбәпләр аркасында ишекләре ябык калган кинотеатрда булган.
– Лена миңа аннан: «Коткарыгыз, безне ябып калдырганнар», – дип шалтыратты. Алар ишекләрне ача алмаган, – дип китерә «Комсомольская правда» газетасы Игорьның сүзләрен. – Әни шунда ук янгын булган урынга йөгереп килеп җиткән. Дүртенче катка менеп, кинотеатрның ишекләрен ачыгыз, дип ялварган, ләкин ярдәмгә килүче булмаган. Аларны коткарып калып булыр иде. Өч кинотеатрның берсенең ишекләре ачык булган, аларның барысы да котыла алган.


11 яшьлек Сергей да әлеге янгында әтисен, әнисен һәм кечкенә сеңлесен югалткан. Янгын башланганда, гаилә уен зонасында була. Әтисе малайны дүртенче катның тәрәзәсеннән этеп төшерә, ә үзләре сикерергә өлгерми кала. Малайның хәле бик начар. Ул бик күп җәрәхәтләр алган һәм комага киткән, дип хәбәр ителгән иде. Кичә Россиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова аның аңына килүен хәбәр итте. Әлегә ул иң якын кешеләрен югалтуын белми дә, күрәсең.

«Әле дә тынычлана алмыйбыз»

Шөкер, сәүдә үзәгеннән исән чыккан кешеләр дә күп. Без дә янгын вакытында шунда булган бер баланың әнисен эзләп таптык.
– Балам «Зимняя вишня»га кино карарга барган иде. Сеанс башланып, 30 минут узганнан соң, ул миңа кычкырып елап шалтыратты: «Әни, монда янгын. Безне алып чыктылар», – диде. Өстендә күлмәктән башка киеме булмавын да әйтте. Ярый әле якында гына яшибез, шундук сәүдә үзәгенә йөгердем. Шул вакытта минем күз алдымда бер егет дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төште. Моны күргәч, бөтенләй йөрәгем урыныннан купты. Кычкыра-кычкыра, баламны эзләдем. Ул чагында инде бөтен җир кара төтен эчендә иде. Бинаны әйләнеп чыккач кына кызымны дусты белән күреп алдым. Шул вакыттагы сөенечемне белсәгез! Кызым әйтүенчә, балаларны кинозалдан бер ир-ат алып чыккан, тынычландырган. Без әлегә кадәр тынычлана алмыйбыз. Бу көннәрдә шәһәрдә берәү дә йоклый алмыйдыр. Барыбыз да хәбәрләрне күзәтә, урамга чыгабыз. Коточкыч янгында һәлак булганнарның туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Алар урынында теләсә кайсыбыз була ала иде, – диде Олеся.

Терсәк якын да ул...

Бүген Кемеровода узган киңәшмәдә Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Владимир Путинга, «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгын сигнализациясе бер атнага якын эшләмәгән, дип хәбәр итте. RT язуынча, сигнализацияне төзәтү белән беркем дә шөгыльләнмәгән һәм шунлыктан ул иң кирәкле вакытта эшләмәгән.
Янгын турында хәбәр итү системасын сүндергән шәхси сак предприятиесе хезмәткәрен дә тоткарлаганнар. Хәзер аннан сорау алалар.
Шулай ук ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, сәүдә-күңел ачу үзәге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән килештерелмичә файдалануга тапшырылган булган. Алар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Ринат Еникеевка сылтама ясый.
Әлеге хәлләрдән соң Татарстанның сәүдә үзәкләрендә дә тикшерүләр башланды. Кичә, мәсәлән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре Казанның Совет районындагы «ГоркиПарк» сәүдә үзәгендә тикшерү уздырды.

Татарстан янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин әйтүенчә, Россия генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман төбәк прокурорларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә, күңел ачу үзәкләре булган барлык сәүдә комплексларында тикшерүләр үткәрүне йөкләгән. Күрсәтмәләр илдәге барлык төбәк прокуратураларына юлланган.
Татарстан янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы урынбасары республикада Кемероводагы сәүдә үзәге кадәр зурлыктагы, чама белән шулкадәр кеше сыйдыра ала торган50гә якын үзәк барлыгы турында сөйләгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эре сәүдә нокталарын дүрт елга бер тапкыр тикшерә. Соңгы тикшерүләрнең берсе 2015 елда «Адмирал» базарындагы фаҗигале янгыннан соң булган.

Соңгы сүз

Социаль челтәрләрдә балаларның якыннарына, әниләренә җибәргән смс-хатларында: «Әнигә әйтегез, мин аны яратам», «Без үләбез, ахры», «Бәхил булыгыз»... кебек хәбәрләрне тыныч күңел белән генә укып булмый. Кем гаепле? Ни өчен сигнализацияләр эшләмәгән? Ни өчен ишекләр ябылу булган? Янгын ни сәбәпле чыккан? Никадәрле сорау, аларга җаваплар бәлки табылыр да. Тиешле акчалар да бирелер, тик яшьли өзелгән гомерләр, көпә-көндез, ял итәргә килгән җирдән мәңгелеккә киткән никадәрле кеше кызганыч. Бик кызганыч...

Фото: therussiantimes.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading