16+

Казанда яшәүчеләрнең гомере озыная?!

Казанда үлүчеләр саны кимегән, ә гомер озынлыгы арткан.

Казанда үлүчеләр саны кимегән, ә гомер озынлыгы арткан.

Башкала мэры Илсур Метшин Казанда узган ел үлем-китемнәрнең 3,8 процентка кимегәнлеген, казанлыларның гомер озынлыгы елдан-ел арта баруын хәбәр итте.

Моның сере – халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең камилләшә һәм мөмкинлекле була баруында. Европа илләре һәм АКШ халкы үзләренең сәламәтлекләрен кайгырту дигәндә “тәгәрәп үлә”.

– Казанда да узган ел хастаханәләрдә 10 миллион мәртәбә кабул итү теркәлде. Диспансер тикшерүен 172 мең кеше үтте. Гриппка каршы прививканы 11 мең кеше ясатты. Күчмә лабораторияләр метро станцияләре янында да эшләде, шунлыктан прививка ясату тагын да ансатлашты, – дип әйтеп үтте үзенең чыгышында шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Казанда 1,3 миллиард сумга медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерүгә керешелгән. Медицина университеты клиникасының хирургия корпусы комплекслы ремонтланган. Идел буе районындагы 21нче шәһәр хастаханәсендә яңа бина файдалануга тапшырылды. Анда консультация-диагностика үзәге һәм Республика клиника онкология диспансерының филиалы эшли. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә яңа 45 машина сатып алынган.

Быел 73 медицина учрежденисенә капиталь ремонт башкарыла. Мисал өчен, 6нчы шәһәр хастаханәсе һәм 11нче шәһәр балалар хастаханәсе филиаллары исемлеккә кергән. Максимов урамы, 49, Бигичев урамы,13а, Зур Урам урамы, 12, Даурия урамы,16а, Серов урамы, 13 һәм Серов урамы,15 йорт адреслары буенча урнашкан хатын-кызлар консультацияләре яңартыла. Шулай ук быел 18нче үзәк шәһәр клиника сырхауханәсенең травматология пункты төзелә. Салмачы бистәсендә гомүми практика табиблары һәм участок педиатрлары офисы, Борисково бистәсендә фельдшер-аккушер пункты, Мирный бистәсендә ашыгыч медицина ярдәменең кече станциясе ачыла.

Казанның 18нче һәм 21нче хастаханәләре “Дустанә хастаханә – Татарстан стандарты” шигаре астында хезмәт күрсәтә. Илнур Хәлфиев әйткәнчә, быел башкаланың тагын балалар һәм 15 олылар хастаханәсе шушы проектка кушыла.

Казанда медицина учреждениеләре кадрлар белән 79 процентка гына тупланган. Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда кадрлар мәсьәләсенә нык игътибар бирергә чакырды.

– “Салават Күпере” торак комплексындагы әниләр хәзергә Юдино бистәсенә йөреп торырга мәҗбүр. “Салават Күпере” торак комплексының үзендә балалар хастаханәсе ачылачак, – диде мэр Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading