16+

Казанда ат чабышы сезоны башлана: ярышларда Рамзан Кадыйров атлары да катнашачак

Бүген сәгать 13.00дә «Казан» халыкара ат-спорт комплексында ат чабышы сезоны ачыла.

Казанда ат чабышы сезоны башлана: ярышларда Рамзан Кадыйров атлары да катнашачак

Бүген сәгать 13.00дә «Казан» халыкара ат-спорт комплексында ат чабышы сезоны ачыла.

Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Россия шәһәрләреннән килгән чабышкылар көч сынашачак. Барлыгы 13 старт, алты чабыш көтелә. Ярышта Чечен республикасыннан Рамзан Кадыйров атлары, «Татнефть» оешмасының юртаклары, Чувашия, Пенза, Самарадан иң яхшы чабышкылар катнашачак. Бүләкләр дә саллы: «Чабыш сезонын ачу» ярышында җиңүчегә – 30 мең сум, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев истәлегенә багышланган чабышта 80 мең сумга кадәр акчалата бүләк каралган. Ат чабышларын карау бушлай. Чара сәгать 16.00гә кадәр дәвам итәчәк.

Казан ипподромында – «татар җире»

Кичә «ШК» журналистлары комплекста ат чабышларына барган әзерлек белән танышып кайтты.
Казан ипподромының үсеш бүлеге җитәкчесе Дина Галләмшина әйтүенчә, традиция буенча, чабыш сезоны майның беренче атнасында башлана. Бу юлы бу көн 11 майга билгеләнгән.

– Юлларны озак вакыт рәткә китерергә туры килде. Кар бетүгә, туфрак йомшартыла. Чокырлар, сикертмәләр булмасын өчен, махсус машиналар, су сиптереп, өслекне тигезли, – ди Динә.
Казан ипподромында беркайда тиңе булмаган үзенчәлекле «татар җире» кулланыла икән. Аны үзебезнең татар технологлары уйлап чыгарган һәм патентлаштырганнар. Бу җир яңгыр яуганда да атларга чабышырга мөмкинлек бирүе белән үзенчәлекле. Белгечләр, коеп яңгыр яуганда Мәскәү ипподромында чараны кичектерергә туры килсә, Казанда чабыш өчен юллар уңайлы, дип искәртәләр. Бу берничә катламнан торган туфракта резин бөртекләре, синтетик җепселләр һәм кварц комы кулланыла икән.

Ипподромдагы ярышларда чиста токымлы, гарәп токымлы атлар көч сынаша. Ә татар атлары катнашындагы чабышлар гадәттә Татарстан районнарында уза. Алар кимендә ун километр дистанциягә сузылган юллардан чаба. «Быелгы сезонда иң күңелле, үзенчәлекле ярышлардан тиздән узачак Сабан туендагы ат чабышларын, Шәһәр көне – 30 августта Татарстан Президенты кубогына чабышларны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шәехе оештырган Гарәп чабышларын әйтеп китәргә була», – ди Динә.

Һәр чабышны күзәтү бушлай.
Чабыш атлары янына тамашачыларны якын китермиләр, шулай да, экскурсиягә язылып, һәрбер нәселле ат белән якыннан танышырга була. Хәтта прокат бүлегендә атта йөрергә дә мөмкин. 45 минуты – 700 сум. Башта инструктор белән махсус укулар узасың, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәсең.

Без дә атлар абзарын карап чыктык. Монда халыкара бәйгеләрдә җиңгән, Парижда узган чабышта беренче урын алган «русская тройка»ның берсе булган Лидер кушаматлы Орловский юртагы да бар. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә бүләк ителгән иң борынгы токымнан булган Джиган да яши.

«Атларга кешегә караганда да күбрәк игътибар кирәк»

Кувшинка кушаматлы бия барысыннан да аерылып тора. Алгы чәчен үреп куйганнар аның. Прическасын еш алыштыра, ди. Кувшинка – рус токымлы йөк аты, аңа биш яшь. Тыныч, сабыр, акыллы, ягымлы, кеше белән уртак телне тиз таба.
Биредә җиде ел эшләүче прокат бүлеге администраторы Александр Абросимов әйтүенчә, атларга кешегә караганда да күбрәк игътибар кирәк.
 
– Машинаны гаражга куйдың да оныттың, ә ат белән алай булмый. Һәр атның – үз холкы. Аны юындырырга, чәчен тарарга, көненә өч тапкыр ашатырга кирәк. Кувшинка тәүлегенә алты килограмм шикәр, ун килограмм печән ашый. Ат өчен хәрәкәттә булу да мөһим, – ди ул.
Казан ипподромында Олимпия уеннарына кергән конкур ат спорт төре белән шөгыльләнү мөмкинлекләре дә тудырылган. Ат спорты мәктәбендә укучылар ачык манежда нәкъ менә конкурны үзләштерәләр.

«Казан» халыкара ат-спорт комплексында шулай ук иппотерапия алымы белән дәваланырга да була. Казан ипподромы директорының урынбасары Җәмилә Гайнетдинова әйтүенчә, алар 2010 елдан бирле иппотерапия белән шөгыльләнәләр. Чит илләрнең күбесендә атка атланып дәвалану рәсми теркәлгән. Бездә дә, Президент ярдәме белән, бу төр дәвалану популярлаша бара.
 
– Атта йөргәндә, барлык мускуллар да хәрәкәтләнә. ДЦП, аутист балалар өчен, шулай ук инсульт, инфаркт кичергән, юл һәлакәтенә очраганнан соң тернәкләнгән кешеләргә дә бик файдалы иппотерапия. Аттан килгән җылы энергия кешене тынычландыра. Әлегә бу дәвалану түләүле, грантлар отып, киләчәктә иппотерапия белән бушлай дәвалану мөмкинлеге булыр дип уйлыйбыз, – ди Җәмилә Гайнетдинова. Иппотерапия өчен республика буенча өч атны сайлап алганнар. – Кайбер ат көчле тавыштан, җил искәннән дә сискәнеп китәргә, баланы куркытырга мөмкин. Ул дәваланучының сәламәтлегенә зыян китермәскә тиеш, иппотерапия өчен атлар тыныч холыклы, бала эмоциясен кабул итүчән, ягымлы, утырып йөрергә уңайлы булсын дип сайлыйбыз.
«Казан» ат-спорт комплексы ел әйләнәсе эшли. Биредә төрле банкетлар, бәйрәмнәр уза. Ипподром территориясендә инде икенче ел рәттән кыш көне «Татспиртпром» җәмгыяте белән Казан башкарма комитеты берлектә оештырган «Хан сарае» проекты шәһәр халкын шатландыра. Биредә пейнтбол клубы да эшли, ат үрчетү һәм ат спорты музеенда шактый гына кызыклы мәгълүматлар белергә була. Европада иң зур ипподромнарның берсендә һәркем күңеленә хуш килгәнен таба ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading