16+

Казан халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча Мәскәү белән Санкт-Петербургны да узып киткән

Россия Федерациясе каршындагы Финанс институтының илдәге зур һәм урта шәһәрләрдәге тормыш дәрәҗәсен тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган факт бу.

Галимәр шәһәр тормышының кайбер үзенчәлекләренә басым ясап, халыкны сораштырган. Әйтик, тикшерүчеләр шәһәрләрдәге медицина, юллар хәлате, мәдәният белән мәгариф, торак хуҗалыгы, шәһәр хакимияте эшчәнлеге, аның халык фикеренә колак салуы, шәһәрне яхшы якка үзгәртүе, ришвәтчелекнең күләме кебек факторларга игътибар иткән.

Нәтиҗәдә, Казан Төмән (100 балл) белән Грозныйга (99 балл) гына бирешеп – 93 балл җыя. Мәскәү халкы тормыш иминлеген – 75, Төньяк башкала – 85 баллга бәяләгән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading