16+

«Каз бәбкәсен сайлаганда башын сыйпап карарга кирәк» (Каз, үрдәк бәбкәсе, чеби сайлау һәм үстерү буенча КИҢӘШЛӘР)

Без «Кош-кортны каян алырга?», «Үлмәсеннәр өчен ничек тәрбияләргә?», «Нәрсә ашатырга?» дигән күпләрне борчыган сорауга җавап табуда ярдәм итәргә тырышырбыз.

«Каз бәбкәсен сайлаганда башын сыйпап карарга кирәк» (Каз, үрдәк бәбкәсе, чеби сайлау һәм үстерү буенча КИҢӘШЛӘР)

Без «Кош-кортны каян алырга?», «Үлмәсеннәр өчен ничек тәрбияләргә?», «Нәрсә ашатырга?» дигән күпләрне борчыган сорауга җавап табуда ярдәм итәргә тырышырбыз.

Табигатьнең иң матур, дөньяларның яшеллеккә күмелә торган чагы. Урамда кояш елмая, көннәр җылыта, ишегаллары яшел хәтфә үләнгә төренә. Тиздән авылларга ямь өстәп, шул яшеллектә сары йомгак нәни чебиләр, каз бәпкәләре чемченеп, кечкенә канатларын җилпеп йөгерә-оча йөри торган чаклар җитә. Димәк, авыл халкының күңелле дә, мәшәкатьле дә көннәре башлана.
«Кош-кортны каян алырга?», «Үлмәсеннәр өчен ничек тәрбияләргә?», «Нәрсә ашатырга?» Болар – тырыш хуҗабикәләрне кызыксындырган сорауларның берничәсе генә әле дип уйлыйм. Бүген без шушы һәм укучыларыбыз белергә теләгән башка сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

«Авыл казыннан да тәмлесе юк»

Халыкның күпчелеге кош-кортның инкубаторда чыкканын ала. Шуңа күрә без дә, шушы эш белән шөгыльләнгән кешеләр белән якыннанрак аралашыр өчен, Әтнә районының Ары авылына юл тоттык. Гомер буе «Оргсинтез»да эшләп лаеклы ялга чыккач, Илсур Әхмәтов хатыны Разыя апа белән сигез ел элек Казаннан авылга төп нигезенә күченеп кайтып, инкубаторда чебиләр, каз, үрдәк, күркә чыгару белән шөгыльләнә башлаган.

Илсур Әхмәтов әйтүенчә, беренче партия йомыркалар февральдә куела. Алар инкубаторда 21 көн әйләнә. Чыккан бройлер чебиләрне, гадәттә, бер айдан, ягъни апрель башларында сатып ала башлыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк: эшмәкәрләр, эш башланганчы, биналарны дезинфекциялиләр, акшарлыйлар, җылыталар, төзекләндерәләр.

– Инкубатор бүлмәсендә 20-25 градус җылылык булырга тиеш, – ди Илсур абый. – Сезон дәвамында алты партия чыгарабыз. Әлеге вакытта алтынчы партия әйләнә. Быел барлыгы 50-55 мең бройлер йомыркасы куелды. Моннан тыш, каз, үрдәк һәм күркә чыгардык.

Токымнарга килгәндә, бройлерның – кобб 500, кобб 308 дигәннәре, казларның – Линда (ак каз), Ланда (кара каз), күркәнең Конвертер дигәнен чыгаралар икән. Үрдәкләрне исә Благовардан кайтарталар.

Эшмәкәр әйтүенчә, халык кыска аяклы, юан ботлы кобб 500 токымлы бройлерга өстенлек бирә икән. Казларның исә эрерәкләрен сайлыйлар.
– Итенең тәмлелеге буенча, элеккеге авыл казларына җитми инде. Ул Венгерская токымлы дип атала, ләкин аларның авырлыгы өч килограмм гына була иде. Хәзер бит кешегә андый кечкенә казлар кирәкми. Җиде килограммлыны сорыйлар. Рәхмәт әйтеп, биш килограммлыны алып китә ул, әмма икенче елны килмәскә мөмкин. Башка җирдән җиде килолыны барып ала да, бераздан: «Нишлим икән, үләләр бит», – дип, миңа шалтыраталар. Аннан соң хәзер үрдәкләр майлы түгел. Майлылыгы 16-17 процент кына. Аның каравы ите бик тәмле, – ди ул.
Илсур Әхмәтовтан чебиләр авырмасын өчен үткәрә торган профилактика чаралары турында да сораштык.

– Инкубатордан чыккач, чебиләргә өч көн антибиотик эчертәм. Шуннан башка бүтән берни дә биргән юк. Күпчелек кеше бер тәүлеклекне түгел, ә бер айлыкны ала. Мин үзем бер тәүлеклекне алсаң яхшырак дип саныйм. Алар нык була. Хәтта Мәскәүгә кадәр алып барсаң да, берни булмый. Шуңа күрә үз өеңә алып кайтып, чиста, җылы ызбага җибәрсәң, алар анда ияләшә, стресс кичермиләр. Аннан соң чебиләрнең беренче-икенче партияләре дә бик әйбәт була. Ә бер айга кадәр үстерә торган чебиләргә без, буыннары ныгысын өчен, ике атна дәвамында комбиазык (корбикорма) кына ашатабыз. Ике атнадан соң аны бодай белән аралаштырып бирә башлыйбыз, чөнки бөтен кешенең дә комбиазык кына ашатырга мөмкинчелеге юк. Шулай итеп, без чебиләрне башка ризыкка да өйрәтәбез, – ди эшмәкәр.

Сатудан калганнарын үзләре үстерә икән. Узган ел, мәсәлән, меңгә якын бройлер, үрдәк, каз калган. Аларны авылда биш-алты әби чакырып йолкыталар да Казанга алып барып саталар.
– Быел яз соңрак килгәч, эшебез авыррак бара. Чеби өсте-өстенә чыга. Бәясе дә арзанрак. Бер айлык чебиләрне 6 апрельдә алдылар. 2 меңнән артыгы калып торды. Аның өстенә тагын чыкты, – ди ул.

Әхмәтовлар, өйләреннән ерак түгел генә, чебиләр өчен ферма да төзеп куйганнар.
Барлык кеше дә чеби, каз бәпкәләрен инкубатордан чыгаручыдан килеп ала алмый бит. Еш кына алар урамда машина белән сатучыдан да алалар. Моңа карата Илсур абыйның да фикерен белдек.


– Күпләп сатып алучылар миннән дә алып китә. Алар, мәсәлән, бер көнне күпмесендер сата да, калганнары машинада төн чыга. Икенче көнне тагын чыгып китәләр. Урамда эссеме-салкынмы, кош-корт ашаганмы-юкмы, анда аның эше юк. Шуңа күрә авыл халкы, андый машиналардан сатып алганда, бик игътибарлы булсын иде. Карап торышка ук начар, хәлсез, ябык булганнарны алмаска кирәк, – дип киңәш итә ул.

«Кош-корт алдында һәрвакыт су һәм азык торсын»

Питрәч районының Шихазда авылында яшәүче, чебиләр алып кайтып сатучы, бройлер, күркәләр үстерүче Зөлфия Шәйхелисламова кош-кортлар турында барысын да белә. Газета укучылары белән ул бик файдалы киңәшләре белән дә уртаклашты.

– Зөлфия апа, чеби, каз бәпкәләрен алып үстергән кешеләргә нәрсәне истә тотарга кирәк?

– Беренчедән, кош-кортларның җитештерүчеләренә игътибар итәргә кирәк. Ышанычлыларына өстенлек бирсәгез яхшы. Халык кош-кортны ветеринар-санитар чараларны кулланган эре кош фабрикаларыннан, профессионаллардан алырга тырышсын иде. Икенчедән, чебиләр авырмасын өчен, барлык профилактика чаралары үткәрелергә тиеш. Фабрикаларда барлык кош-кортларга да вакцина ясыйлар. Моннан тыш, беренче өч көндә антибиотик эчерәләр. Шулай итеп, без инфекцияләргә каршы көрәшәбез. Шуннан соң, эчәклек микрофлорасын яхшырту өчен, биш-җиде көн пробиотик эчертәбез. Шуңа күрә чеби саткан кешедән: «Антибиотик эчердегезме?» – дип сорасагыз яхшы. Шуннан соң витаминнар бирәбез, ләкин монда да бер нәрсәне онытырга ярамый: бер флаконда аминокислоталар да, витаминнар да (ун төрле булса, тагын да әйбәт) булуы шарт, чөнки шулай булганда, аның нәтиҗәсе күпкә яхшырак. Ике атнадан соң кабаттан, профилактика максатларыннан, антибиотик бирәбез. Бу – яңа ояда инфекция эләктермәс һәм иммунитетларын ныгытыр өчен кирәк. Өченчедән, чеби, каз бәпкәсе яшәгән урын чиста булырга тиеш. Күкрәк баласын ничек тәрбиялисең, инкубатордан чыккан кошка да шундый ук тәрбия кирәк. Кош-корт торган урында һава яхшы йөрергә тиеш. Бина эче җылы булсын. Бройлер чебиләрен, мәсәлән, артык иркен мәйданда тотарга кирәкми. Бер квадрат метрда 13 сәгать утырырга тиеш. Ашап-эчәргә, бераз селкенергә урын булса, аңа шул җиткән.

– Ә туклану буенча нәрсә киңәш итәр идегез?

– Монда да җитештерүчегә карарга кирәк. Зур комбиазык заводларына игътибар бирү яхшы. Хәзерге вакытта Богданович, Глазовский һәм Самараның тавык (куриный) тулы рационлы комбиазыклары иң яхшылары санала. Башка төрлеләрне киңәш итмәс идем. Комбиазык сыйфатлы булырга тиеш. Кайбер кешеләр солы, бодай кушылган катнашманы да комбиазык дип атый. Бу дөрес түгел. Аның составында төрле микроэлементлар, үсемлек майлары да булырга тиеш. Һәр үсеш чорының үз рационы бар. Моннан тыш, кош-корт алдында һәрвакыт азык белән су торырга тиеш. Мин һәрвакыт үз сатып алучыларыма: «Әгәр сез аны чиста урында тотмасагыз, яхшы ашатмасагыз, алтын чебине дә һәлак итәргә була», – дим.

– Тавык күп итеп йомырка салсын өчен шулай ук туклану рационына игътибар итәргә кирәкме?

– Әлбәттә. Йомырка сала торган яшь тавык алдында да комбиазык булырга тиеш.

– Кош-корт яши торган биналарны да дезинфекцияләргә кирәкме?

– Кош-корт торган урынны махсус препаратлар белән дезинфекциялиләр. Аннан соң аны берничә көннән соң яхшылап юып, тагын бер кат дезинфекцияләп, стеналарны акбур белән агартырга кирәк. Һәр кошны аерым тоту шарт. Барысын да бергә яшәтүгә мин бөтенләй каршы.

– Кош-кортларны бөтен кешенең дә барып алырга мөмкинлеге юк. Шуңа күрә авыл халкының күпчелеге чебиләрне дә, каз бәпкәләрен дә авылга китереп, машинада сатып йөрүчеләрдән ала. Мондый вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Чеби, каз бәпкәсен машинада сатып йөрүчеләрдән алырга чыккан кеше иң элек машинаның эченә күз төшерсен. Ул чистамы, пычракмы, ягъни? Аннан соң гел бер үк, ышанычлы кешедән алсагыз яхшы. Үз-үзен хөрмәт иткән кошчы машинаны гел чиста-пөхтә, тәртиптә тота, кошлар торган тартмаларны юып тора. Мәсәлән, бүген мин чеби сатып кайттым, иртәгә каз белән чыгарга планлаштырам. Кайту белән үк, бөтен тартмаларны юып, чистартып куйдым, чөнки бер кошның авыруы икенчесенә күчеп, мутация барлыкка килергә мөмкин. Моннан тыш, каурый, йоннары тырпайган булмаска, күзләре тонык түгел, ә ачык, түгәрәк (озынча күзле чеби авыру була) булырга, күз агы кызыл булмаска тиеш. Сәламәт чеби төчкерергә дә тиеш түгел.

– Каз бәпкәсен тәрбияләү чебине тәрбияләүдән нәрсәсе белән аерыла?

– Каз бәпкәсен сатып алганда ук эрене сайларга киңәш итәм. Вак бәпкә каз булгач та шулай вак булып кала. Шулай ук аягында нык басып торуы кирәк. Бәпкәнең башын артка таба сыйпап карарга кирәк. Әгәр ул егылмыйча, аягында басып кала икән, бу – яхшы дигән сүз. Егылып, тора алмыйча азапланган бәпкә өметле түгел. Тагын бер төрле сынап карарга мөмкин: бәпкәне аркасына яткырып, кендеген карагыз. Әгәр ул эчкә суырылган һәм караңгы төстә икән, авыру яки инкубацияне дөрес узмаган дигәнне аңлата.

– Юлдан кайткач, нәрсәләрне истә тотарга кирәк?

– Юлдан кайту белән үк, чеби, каз бәпкәсе алдына су белән ризык куярга кирәк. Моны никадәр тизрәк эшләсәгез, шуның кадәрле яхшырак.

Фотолар: Илдар Мөхәммәтҗанов, pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading