16+

Кар яуды: көенергәме, сөенергәме?

Башкалада 8 ноябрьдә кар ятты. Әти-әниләренең кулларына тотынып, бакчаларга теркелдәүче сабыйларның, укучы малайларның һәм кызларның сөенече зурдан: күңелләре тауда чаңгы-чана шуарга, бозда хоккей уйнарга ашкына.

Кар яуды: көенергәме, сөенергәме?

Башкалада 8 ноябрьдә кар ятты. Әти-әниләренең кулларына тотынып, бакчаларга теркелдәүче сабыйларның, укучы малайларның һәм кызларның сөенече зурдан: күңелләре тауда чаңгы-чана шуарга, бозда хоккей уйнарга ашкына.

Әмма өлкәннәрдә алай балаларча шаярышу теләге дә, сәбәбе дә юк. Чөнки мэр Илсур Метшин әйткәнчә, «ак чебеннәр», ягъни кар белән бергә өстәмә мәшәкатьләр дә килде. Казанда автомобильләрнең 300 мең берәмлеккә җиткәнлеген һәм һаман арта баруын күздә тотып, быел ишегаллары юлларын төзекләндерү барышында транспорт чаралары өчен янә 6 мең урын булдырылды. Ләкин бу мәсьәләне чишә алмады. Инде карлы 9 ноябрь иртәсендә үк коммуналь хезмәтләрнең йөк машиналары ишегалларындагы чүп туплау мәйданчыкларына керә алмый азаплана башлады. Транспорт бөкеләре тагын да озынайды. Казанда 13 урында юл-транспорт чишелеше төзелеше бара. Магистраль урамнарның өлешчә ябылуы аркасында транспорт хәрәкәте янәшәдәге тар урамнарга күченде, димәк, кар күбәйгән саен бөкеләр дә кискенләшәчәк.
Казанда махсуслаштырылган 626 техника исәпләнә, парк искергәнлектән, аларның 126сы гына актив эшли. 200 берәмлек яңа техника кайтартылган. Тик юл читләрендә автомобильләр тезелешеп торган очракта киң калаклы заманча техника урамга сыймаячак. Шунлыктан шәһәр үзәгендәге 12 урамда автомобиль калдырырга ярамый. Әлегә бу таләпне үтәргә ашыгып торучылар бик күренми. Мөгаен, кар күбрәк яуган саен, мэр Илсур Метшин кисәткәнчә, үзәк урамнарда калдырылган машиналарны штраф мәйданчыкларга ешрак алып китәргә керешерләр. Быел кар 8 камерада эретеләчәк, бу юлларны чистартуны тизләтер дип ниятләнелә. Кышкы чорда 7.00-20.00 сәгатьләр аралыгында шәһәр үзәгенә фургоннар кертелмәячәк. Автомобильләрдә кирәксә-кирәкмәсә дә шәһәргә чыксак, транспорт чараларын теләсә кайда калдырсак, бу кышның безгә шактый күңелсезлекләр китерүе ихтимал.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading