16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Рамазан аенда җәннәт ишекләре ачыла, шайтаннар отпускага китә»

16 майда мөселманнарның изге ае – Рамазан башлана.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Рамазан аенда  җәннәт ишекләре ачыла, шайтаннар отпускага китә»

16 майда мөселманнарның изге ае – Рамазан башлана.

Рамазан аенда  җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә, ягъни алар отпускага китә, безнең белән фәкать нәфесебез кала. Ураза алдыннан булган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга шулай диде.

Быел да, традициягә кергәнчә, республика ифтары узачак. Ул Теннис академиясендә үтәр дип көтелә. Быелгы ифтарның төп яңалыгы – ул ике көн узачак.
– 26 майда ир-атлар, 27 майда хатын-кызлар җыела. Ике көндә дә бишәр мең кеше өчен авыз ачу оештырылачак. Алдагы еллардагы тәҗрибәдән чыгып, без килгән халык өчен шулай җайларык булыр дип уйладык. Ике көн өчен аерым-аерым программалар әзерләнә. Быелгы ифатр иң матуры булачак. Калганы сер булып калсын. Килгәч барысын да күрерсез, – дип, мөфти калган нечкәлекләрен әйтеп тормады.

“Kaзaн-Aрeнa” стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов та, мөфти сүзен җөпләп, ифтарның ике көнгә бүлеп оештыруның уңайлырак булуын ассызыклады. Яңгыр ява калса да, биш мең кешегә Теннис академиясе эчендә намаз укырга урын җитә. Кыскасы, һава шартлары комачауламаячак.
Елдагыча, быел да Төркиядән республикага коръән хафизлар киләчәк. Аларның берничсе казанда калачак, калганнарын районнарга озатачаклар.

Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең беренче вице-президенты Радик Габдрахманов әйтүенчә, ифтарны үткәрергә ассоциация әгъзалары, аларның дуслары һәм иганәчеләр ярдәм итәчәк. Пылауны туклану департаментында пешерәчәкләр.
Авыз ачу мәҗлесен оештырганда волонтерлар да җәлеп ителә. Быел аларның саны өч йөз булыр дип көтелә.

Матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин фитр сәдакасының күләме 100 сум, байларга 600 сум, фидия сәдакасы һәр калдырылган көн өчен 200 сум булуын да искәртте. Сәдакалар күләме Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Диния нәзарәтенең голәмәлар шурасы зәкят түләү өчен нисаб күләмен алтын буенча 210 мең сум, көмеш белән 18 мең сум итеп билгеләгән.
Тагын бер яңалык: рамазан аенда дини сораулары булган кешеләргә аларны юллау өчен dini.sorau@tatar.ru e-mail эшли башлаячак. Мөфти сүзләренчә, төрле почталар, социаль челтәрләр аша дини сораулар бик күп килә.  Хәзер аларны бер адреска юлларга була. Аларга мөфти үзе җавап бирәчәк.

Фото: tatar-inform.ru/Султан Исхаков

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading