16+

Италия халкы – иске кием ыргыта, шведлар табак савыт вата...

Яңа елны төрле илләрдә ничек бәйрәм итәләр?

Италия халкы – иске кием ыргыта, шведлар табак савыт вата...

Яңа елны төрле илләрдә ничек бәйрәм итәләр?

Болгария
Гадәт буенча Болгариядә Яңа елны өйдә, гаилә белән уздыралар. Сәгать төнге унике тулгач бөтен өйдә дә өч минутка ут сүнә. Бу - үбешү вакыты. Котлаулар әйтү урынына Болгария халкы бер-берсен үбеп чыга. Шуннан соң йорт хуҗабикәсе төрле әйберләр яшеренгән пирог бүлә. Сиңа диелгән кисәктә тәңкә чыкса – байлык, роза ботагы булса – мәхәббәт көт. Өстәл артында кемдер төчкерсә дә – яхшылыкка юрыйлар. Бу ил халкы Яңа елны кизил ботагыннан башка уздырмый – ул киләсе елның уңыш символы.

Финляндия
Кесәл белән дөге боткасыннан башка финнарның бер генә Яңа ел бәйрәме дә узмый. Бәйрәмнең төп кунагы Йоулупукки (безнеңчә – Кыш бабай). Элек бүләкләрдән тыш ул әле тыңлаусыз балаларга чыбык та алып килгән. Ә тәртипле балаларны кәнфитләр белән сыйлаган.

Португалия
Португал халкы Раштуа бәйрәме алдыннан бер-берсенә “патшалар пирогы” бүләк итә. Анда шикәрдә пешерелгән җиләк-җимеш (цукаты), бадәм агачы төшеннән тыш (миндаль) бер медальон һәм кечкенә сын салганнар. Ул «Йортыгызга бәрәкатьлек телибез» дигәнне аңлаткан.

Дания
Дания урманчылары чыршыларны караклардан саклап калу максатыннан кызыклы ысул уйлап тапкан. Яңа ел гүзәлен алар махсус раствор белән сиптереп чыгалар. Урамдагы салкын һавада ул үзен сиздерми, ә менә чыршыны кисеп, өйгә алып керсәң, сасы, буа торган ис бүлеп чыгара башлый.

Кечкенә балаларга ата-анасы агачтан, яки тукымадан ясалган чыршы бүләк итә. Чыршы ботаклары астыннан һичшиксез тролль карап торырга тиеш. Төнге унике тулганда хуҗабикә һәр кешегә татлы дөге боткасы бүлеп бирә. Аның төбенә урман чикләвеге яки миндаль салалар. Бу ботканы ашау кияүдә булмаган кызларга аеруча да күңелле, чөнки ботка төбендә чикләвек чыкса, киләсе елга туй көтелә дигәнне аңлата. Башкаларга бу бәхетле Яңа ел билгесе.

Бөекбритания
Британия халкы Яңа ел төнендә Раштуа атасына (Father Christmas) киләсе елга үз теләкләрен әйтеп хат яза. Соңыннан аны мичкә ташлыйлар. Хаттагы теләкләр төтен булып туп-туры Раштуа атасына барып җитә диләр. Англичаннар бер-берсенә бер үк суммадагы бүләк бирергә тырыша. Барлык танышларга Яңа ел тәбрикләмәсе бирү гадәте дә сакланган.

Шотландия
Бу ил халкы Яңа ел кичендә дуслар янына бер кисәк пирог, бер стакан шәраб, бер кисәк күмер белән кунакка бара. Аларга бу якыннарны ел әйләнәсендә ризык, эчемлек һәм җылылык белән тәэмин итү өчен иң кулай ысул. Сәгать теле уникене суга башлаганда йорт хуҗалары сөйләшмичә генә ишек ача, унике тулгач кына яба. Бу иске елны өйдән чыгару, Яңа елга урын бирү дигән сүз. Яңа елда йортка кергән беренче кеше бәхет, яки бәхетсезлек китерүче булып санала. Бүләк белән кара чәчле ир килсә – аны бәхеткә юрыйлар.

Италия
Ел ахырында хуҗалар өй тәрәзәләреннән гөл савытлары, иске урындыклар, аяк киемнәре ыргыта башлый. Күбрәк әйбер ыргыткан саен, Яңа ел күбрәк байлык китерә, диләр. Иске әйберләре булмаса, яңасын ыргытырга туры килә. Югыйсә, бәхет өйне читләп үтәргә мөмкин. Монда халык интерьер гына үзгәртеп калмый, Яңа елны да өр яңа киемнәрдән каршылый. 31нче декабрь көнне ирләр дә, хатыннар да якыннарына кызыл эчке кием бүләк итә. Нәкъ менә бу төс яңалык билгесе икән. Кыш бабайлары аларның – хатын-кыз. Исеме - Ла Бефана.

Германия
Алманнар өчен дә бу гаилә бәйрәме. Бөтен кеше һичшиксез бәйрәм табыны артында җыелырга тиеш. Халык бер-берсе белән бүләк алмаша. Раштуа вакытында табында матур итеп алма, чикләвек, йөзем бизәлгән ризыклар, пироглар әзерлиләр. Алма – яхшылык белән начарлыкны аера белү җимеше. Каты төшле чикләвек – тормыш авырлыклары билгесе. “Ходай чикләвек биргән икән, кеше аны вата белергә тиеш, - ди Германия халкы. Раштуа агачында матур итеп бизәлгән алмалар һәм чикләвекләр булачак.

Австрия
Халык бер-берсенә балчыктан ясалган торба чистартучы сынын бүләк итә. Ул корымга буялырга тиеш. Элек Яңа ел төнендә торба чистартучыны очратсаң, аңа хичшиксез кулың белән тотынып буялырга кирәк булган – бу бәхет һәм уңыш билгесе. 31 декабрь көнне халык Венада урнашкан Изге Стефан соборындагы кыңгырау чыңын тыңларга җыела. Бу Яңа елның язылмаган кануны. Австрия белән Венгриядә бәйрәм табынына беркайчан да кош куймыйлар. Янәсе бәхет кулыңнан очып китә.

Франция
Биредә бүләк бирү буенча бер генә кагыйдә бар. Хатын-кызга ислемайны бары тик ире генә бирергә тиеш. Гаилә учагы, иминлек билгесе – зур утын пүләне. Аны бәйрәм алдыннан өйдәге мичтә ягалар. Француз Кыш бабае Пэр Ноэль балаларга бүләкне аяк киеме эченә сала.

Грендандия
Эскимослар бер-берсенә боздан ясалган сыннар бүләк итә. Аларда җәй көне дә суык булганга, бу бүләк озак елларга җитә.

Чехия
Чех Кыш бабае – Микулаш бабай изге Николай көне алдыннан 5 декабрь көнне килә. Ул безнең Кыш бабайга охшаган: тун, башлык кигән, кулына таяк тоткан. Бүләкләрне генә ул капчыкта түгел, ә тартмада алып килә. Янәшәсендә ак фәрештә белән пәри баласы йөри.

Швейцария
Шведлар Яңа ел төнендә күршеләре ишек төбендә табак-савыт вата. Балалы йортта ата кеше чүп түгәргә дип чыгып китә дә, Юля Томтена (шведча - Кыш бабай) булып киенеп кайта. Өйдәгеләргә бүләкләрне дә ул тарата. Иң кадерле бүләк – үзең ясаган шәм. Ул яктылык, дуслык, күңел ачу симводы.

Испания
Яңа ел төнендә һәр кешенең тәлинкәсенә виноград була. Сәгать унике сукканда һәр кеше 12 виноград кисәге ашарга тиеш. Һәр виноград елның бер ае. 12 җимешне дә ашап өлгергәннәр өчен бу уңышлы ел булачак.

АКШ
Биредә кешеләр бүләкнең үзенә түгел, ә бүләк салынган тартмага игътибар итә. Америкалылар бүләкне төрле төстәге кәгазъгә бик җентекләр төрә. Ел саен АКШ тәбрикләмәләр һәм раштуа бүләкләре сату буенча рекорд куя.

Һиндстан
Һиндстанда Яңа елны халык төрлечә каршылый. Илнең төньягында яшәүчеләр тирә-якны ак, алсу, кызыл, шәмәхә төсләр белән бизи. Үзәктә биналарны гадәттә әфлисун төсендә бизиләр, байраклар эләләр. Көнбатышта йорт түбәләрендә кечкенә генә утлар яндыралар. Көньяк Һиндстанда аналар махсус подноска баллы ризыклар, чәчәкләр, кечкенә генә бүләкләр куялар. Иртә белән баланың күзен йомып шул поднос янына китерәләр.

Япония
Яңа ел Япониядә иң зур бәйрәм булып санала. Ул җиде көн дәвам итә. Ирләр бу вакытта күккә төрле төстәге оча торган еланнар җибәрә. Яңа ел төнге уникедә түгел, ә кояш баегач башлана.

Кытайлар кебек японнар да бәйрәм вакытында һичшиксез әти-әниләре белән күрешергә тиеш. Бу көнне начар мәгънәле сүз сөйләргә ярамый. Балалар ялгыш начар сүз әйтсә дә, авызларын махсус әзерләнгән тукыма белән сөртәләр.

Япониядә Яңа ел алдыннан ел символы сурәтләнгән тәбрикләмәләр, уенчыклар, сувенирлар бирү гадәте бар. Йорт каршында бамбук, нарат агачы яки дөге саламыннан ясалган Яңа ел агачы тора. Бамбук белән нарат – тугрылык һәм озын гомерлу булу билгесе. Яңа ел җитүгә японнар көлә башлый. Алар көлүнең бәхет китрәчәгенә ышана.

Кытай
Кытай халкы Яңа елны яңа ай килгән вакытта каршылый. Ул гынвар – февраль айларына туры килә. Начар көчләр өйгә кермәсен өчен йорт тәрәзәләрен һәм ишекләрне кәгазь белән ябалар.
 
Перу
Зур сәяхәтләр турында хыялланучылар Яңа ел төнендә чемодан тотып урам буйлап йөрергә тиеш. Песи талы ботаклары тотып йөргән кыз ботакның икенче башын егеткә тоттырса, ул киләсе елга аның егете булачак.

Куба
Яңа ел төнендә бокалларга чиста су тутыралар. Сәгать унике суккач, суны тәрәзәдән ыргыталар. Бу Яңа ел шулай су кебек чиста булсын дигәнне аңлата.
 
Аргентина

Бу көнне офиста эшләүчеләр иске календарьларны, кәгазьләрне ыргата. Инде көннең икенче яртысында җәяүлеләр юлы кәгазь кисәкләре белән тула. Әлеге гадәтне каян һәм ничек чыкканын аргентин халкы үзе дә хәтерләми.

Фотолар: renatevillas.com, warble-entertainment.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading