16+

Инсульттан ничек сакланырга?

Һәр елны 29 октябрь көнне Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне билгеләп үтелә. Төбәкара клиник диагностика үзәгендә оештыру аналитика бүлеге җитәкчесе Илья Гавриков әйтүенчә, инсульт – ул баш миендә кан әйләнеше кинәт бозылуны аңлата.

Һәр елны 29 октябрь көнне Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне билгеләп үтелә. Төбәкара клиник диагностика үзәгендә оештыру аналитика бүлеге җитәкчесе Илья Гавриков әйтүенчә, инсульт – ул баш миендә кан әйләнеше кинәт бозылуны аңлата.

Кан басымы югары булган, тәмәке тарткан, алкогольле эчемлекләрне чамасыз кулланган, тозлы ашаган, еш борчылган, стресс кичергән кешеләрдә инсульт булу куркынычы зуррак. Табиблар авыруны кисәтү 50 процент очракта аны булдырмый калырга ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килгән.

Инсультны булдырмый калу өчен нишләргә?

– Дөрес туклану мөһим: тозлы ашамаска, майлы ризыклардан баш тартырга, җиләк-җимеш, яшелчәләргә өстенлек бирергә кирәк.

– Кан басымын гел тикшереп торыгыз. Нормаль кан басымы – 140ка 90 санала.

– Сәламәт яшәргә тырышыгыз: тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану файдалы түгел. Кандагы холестерин күләмен тикшерегез. 5,2 ммоль/л норма булып санала.

– Хәрәкәттә – бәрәкәт. Көн саен 40 минут тирәсе җәяү йөрү инсульт барлыкка килү куркынычын киметә.
Хатын-кызларга 55 яшьтән соң, ир-атларга 50 яшьтән соң елына бер тапкыр кан тамырларын УЗИда тикшертергә кирәк.

Инсультның билгеләре:

Бер як бит, кул аяклар ою.

Сөйләм бозылу

Бит чалшаю

Күз начар күрү, бер әйбер күзгә ике булып күренү

Әгәр дә бу билгеләр 10-15 минут эчендә узмый икән, ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга кирәк. Табиблар килгәнче, авыруны башын азрак күтәртеп яткырырга, кан басымы югары булса, аны саклык белән төшерергә киңәш ителә. Авыруга медицина ярдәме беренче 3-4 сәгать эчендә күрсәтелергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading