16+

Илфак ШИҺАПОВның тууына – 50 ел: «Син генә юк шушы чынбарлыкта...»

5 апрельдә Илфакка 50 яшь туласы иде. Илфак киткәнгә 30 майда бер ел була...

Илфак ШИҺАПОВның тууына – 50 ел: «Син генә юк шушы чынбарлыкта...»

5 апрельдә Илфакка 50 яшь туласы иде. Илфак киткәнгә 30 майда бер ел була...

Шул бер ел эчендә инде ничәнче тапкыр Иштирәккә кайту... Каберенә, туган нигезенә... Нигәдер үзе исән вакытта бер тапкыр да аның туган ягы – Лениногорск районының Иске Иштирәк авылына кайтырга туры килмәде. Әллә минем күңел булсын дип, әллә чын йөрәктән: «Синең туган авылың да, аның кешеләре дә башка», – ди торган иде. «Безнең Арбор, безнең Балтач» дип үзгә бер җылылык белән әйткән сүзләре әле дә колакта. Б у юлы без Иске Иштирәккә Илфак Шиһаповның балачагын, үсмер елларын эзләп кайттык. Кем өчендер ул җырлар авторы, икенчеләр өчен журналист, иң якын сердәшче, тарихчы, сәхнәдәш. Аны күбрәк белгән саен, хәйран каласың. Бер кешедә ничек шул кадәр сыйфатлар тупланган һәм ул шундый гади, киң күңелле булып кала алган? Соңгы берничә елда, ул «Шәһри Казан» редакциясенә килгәч, бергә бик күп районнарда йөрергә туры килде. Һәр авылны узганда, аның тарихын, архивта бу авыл турында нинди документлар саклануын, бу авылның бүгенге халәтен, кирәк икән, аның кешеләренең холкын да әйтеп бирер иде: «Хәзер бу авылга керәбез, аның төп халкы кара чәчле, кара күзле. Бу аларның тарихына бәйле. Фәлән елда бирегә шундый халык күчкән, монда аларның дәвамы яши...» Авылга кереп кешеләр белән аралаша башлыйсың да хәйран каласың. Ул әйткәннәрнең барысы да дөрес ләбаса! Татарстанның теләсә кайсы авылы турында аның әйтер сүзе, фикере бар иде. Каян боларның барысын белеп, башына сеңдереп бетерә алган?! Ә иҗатына сокланмаган кеше юктыр. Илфак – гап-гади авыл егете, зур уку йортларын да тәмамламаган. Ничек шундый булып үскән соң ул?

Бу сорауга сез сайтта дөнья күрәчәк башка язмаларда җавап табарсыз, хөрмәтле укучыларыбыз.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading