16+

«Игелекле Казан» дип әйтәбез икән, димәк, без үзебез үрнәк күрсәтергә тиеш идек»

Казанда, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, 1-10 декабрьдә Инвалидлар декадасы үткәрелә.

«Игелекле Казан» дип әйтәбез икән, димәк, без үзебез үрнәк күрсәтергә тиеш идек»

Казанда, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, 1-10 декабрьдә Инвалидлар декадасы үткәрелә.

– Инвалид-бала тәрбияләгән гаиләләргә милек салымы ташламалары каралган Уфа, Түбән Новгород һәм башка миллионлы шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәндек. Бездә дә бу мәсьәләне Казан шәһәр Думасында карыйсы иде, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

– Тәкъдимне хуплыйм, – диде мэр Илсур Метшин. – Бу мәсьәләне якындагы сессиянең көн тәртибенә куярга кирәк. Башка шәһәрләрдән калышуга риза түгелмен. «Игелекле Казан» дип әйтәбез икән, димәк, без үзебез үрнәк күрсәтергә тиеш идек.

Закон нигезендә, җирле хакимият милек һәм җир салымнары буенча ташламалар билгели ала. Казанда, мәсәлән, күп балалы гаиләләр җир һәм милек салымнары түләүдән азат.

Башкалада инвалид-бала тәрбияләүче 3967 гаилә исәпләнә. Социаль мәсьәләдә Уфа шәһәрен куып җитә алмаслык ук дәрәҗәдә артта калмаганбыз инде анысы. Дамир Фәттахов сөйләгәнчә, Казанда инвалид-бала тәрбияләүче 342 гаиләгә бер мәртәбә бирелә торган матди ярдәм күрсәтеләчәк. Быел шәһәр бюджетыннан моның өчен 1026,0 мең сум акча билгеләнгән, бу узган елгыдан 41 процентка күбрәк.
– Декада көннәрендә медицина хезмәткәрләре бригадалары урын өстендә ятучы инвалидларның өйләренә барачак. Сырхауханәләрдә медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы консультацияләр оештырыла, – диде Дамир Фәттахов.

Декада вакытында инвалидларга мәдәният учреждениеләренә керү бушлай. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, мәсәлән, экскурсияләр һәм концертлар әзерләгән. Мансур Мозаффаров исемендәге балалар музыка мәктәбендә 30 ноябрьдә «Йөрәгем белән тыңлыйм» («Слушая сердцем») республика фестивале була. Анда музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә белем алучы физик мөмкинлекләре чикле балалар чыгыш ясый. Быел әлеге фестиваль Татарстан хөкүмәте гранты алды.

«Ак Бүре» спорт комплексында 7 декабрьдә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең «Көчле рухлылар» («Сильные духом») бәйгесе уза. Шул ук көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында тантаналы концерт куелачак.

«Әкият» курчак театрында 15 декабрьдә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» («Возьмемся за руки, друзья») сәнгать фестиваленең гала-концерты. Быелгы фестиваль Казан белән генә чикләнмичә, Саба, Нурлат, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Арча һәм Минзәлә районнарын да берләштергән. Гала-концертка 600 тамашачы чакырылган.

Казанда хезмәткә яраклы яшьтәге 20974 инвалид яши. Шәһәрнең мәшгульлек үзәге мәгълүматларына караганда, быелның 1 ноябренә 6699 инвалид даими һәм вакытлы хезмәт урыннары белән тәэмин ителгән.

Казанда 87057 инвалид яши, шуларның 1245е арба-коляскада гына хәрәкәтләнә ала, 4188е – балалар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading