16+

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре билгеле булды

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре билгеле булды

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Язучылар арасында әлеге бүләкне Камил Кәримов «Карурманда кара песи», «Игезәкләр йолдызлыгы» китаплары өчен, рәссамнар арасында Михаил Кузнецов - «Белые холсты. Народы Поволжья» эшләре сериясе өчен алды.  «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Зәкуанов - Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен Тукай премиясе белән бүләкләнде.


Камил Кәримов Тукайның "Сабыйлар" шигыреннән юллар китереп, бары тик эш агачының гына җимеш китерүен искәртте. Михаил Кузнецов туган Татарстанына рәхмәт әйтте. Ə Лотфулла Шәфыйгуллин шушы мизгелләрдә Балтач районының Сасна авылында Тукай әнисенең каберен чистартылуын хәбәр итте.
"Таттелеком» Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме кичә башланыр алдыннан журналистларга премия акчасының яртысын Тукайның Казандагы әдәби музеена, яртысын балалар йортына тапшырачакларын хәбәр иткән иде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading