16+

Футбол чемпионаты вакытында ничек акча эшләп калырга? (КИҢӘШЛӘР)

Футбол яратучылар, зарыгып, җәйне көтә. Алар гына түгел, кафе-ресторан, отель хуҗалары, таксистлар, экскурсантлар, сувенир сатучылар, шул исәптән гади казанлылар да көтә аны.

Футбол чемпионаты вакытында ничек акча эшләп калырга? (КИҢӘШЛӘР)

Футбол яратучылар, зарыгып, җәйне көтә. Алар гына түгел, кафе-ресторан, отель хуҗалары, таксистлар, экскурсантлар, сувенир сатучылар, шул исәптән гади казанлылар да көтә аны.

Бразилиядә үткән футбол чемпионаты тәҗрибәсеннән күренгәнчә, андагы җирле халык футбол җанатарларына үзләренең фатирларын арендага биргән. Шул рәвешле, интернетлы шәхси сектор кунакханәләргә җитди көндәш булган. Туганнарына яки дачаларга китеп, халык үзенең фатирын арендага бирә һәм шуның белән яхшы гына акча да эшләп кала ала, ди белгечләр. Мондый зур вакыйгалар гел булып тормый, чынлап та акча эшләп калырга ашыгырга кирәк. Бушлай игъланнар сайтларында футбол җанатарларына фатирларын арендага бирергә теләүчеләрнең да саны арта тора. kazan.cian.ru сайтында гына да шундый 382 игълан тора. Әле бу бер генә сайтта. Алар арасында фатирларын бер көнгә ике меңгә бирүче дә, 20-30 меңгә бирүчеләр дә бар. Ә менә апартаментлар шактый кыйммәт тора. Сара Садыйкова урамындагы 36 квадрат метрлы бер апартамент өч атнага (15 июньнән 7 июльгә кадәр) 429 мең сум белән бәяләнә. 440 мең сумлыгы да бар. Болары иң югары бәядер дип уйлаган идем. Юк икән, 880 мең сумлыгын да күрдем. Сорау бик күп, ашыгыгыз дип тә өстәп куйганнар.

«Үземнең кайда яшисемне белмим әле»

Казан егете Руслан Хәйруллин да килгән кунакларга үзе яши торган фатирны арендага бирергә уйлаган. airbnb.ru сайтында аның да игъланы тора.

– Уеннар барган көннәрдә үземнең кайда яшәп торачагымны белмим әлегә, ничек булса да, урамда калырмын дип уйламыйм, – ди ул.
Фатирыңны арендага бирү идеясе ничек туды, дигән сорауга ул үзенең сәяхәт итәргә яратуын, анда барасы юлларны, яшәү урыннарын алдан ук планлаштырып куюын сөйләде.

– Гадәттә, мин фатирны airbnb.ru сайты аша арендалыйм. Әлеге ресурс чит илләрдә дә бик популяр. Анда игъланны рус һәм инглиз телләрендә тутырасың. Үземнең фатирны бер айга бирәчәкмен. Америкадан Джон исемле кеше биш көнгә минем фатирда тукталасы итте. Канададан да бер егет әтисе белән килергә тели, әмма ул әле тәгаен генә әйтмәде. Бәя диапазонын якынча үзең куясың. Мин бер көнгә 4 меңнән 10 мең сумга кадәр дип куйдым. «Акыллы бәя» сервисы, ихтыяҗга карап, синең фатир бәясен үзе уйната. Мин куйган бәя – Казанда иң очсызы. Казан үзәгендә һәм стадион тирәсендә фатирларын бер айга – 30 мең долларга, ягъни 1 800 000 сумга куючылар да бар. Дөрес, футбол фанатлары арасында акчалы кешеләр хәйран. Алар футболны карарга ел саен кая да булса йөриләр. Ничек кенә булмасын, бу артык зур бәя, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Аның фикеренчә, сайтта бик күп чит ил кешеләре утыра. Монда килгәнче үк аларда безнең турында ялгыш фикер туарга мөмкин. Акча дип, артыгын кыланырга кирәкми, ди ул.

Бәяләр тагын да артачак

Татарстан риэлторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев әйтүенчә, май аенда бәяләр бермә-бер артачак.
– Моны узган җәйдә узган конфедерацияләр кубогы вакытында да күрергә булды. Ул чорда фатирны арендалау бәяләре 50 процентка артты. 3000 сум торган бер бүлмәле фатир 4500 сумга күтәрелде. Бу бөтен Казан буенча түгел, әлбәттә. Футбол стадионы, фан-зоналар урнашкан җиргә якынрак булган урамнарда. Быел да Сибгат Хәким һәм Чистай урамнарында, метро станцияләре тирәсендәге фатирларга сорау күп булачак. Әлегә төгәл бәяләр билгеле түгел дип уйлыйм. Дөрес, бер көнгә 60 мең сум сораучылар турында да ишеттем. Миңа калса, бу – Казан өчен бик югары бәя. Бүгенге көндә өч-дүрт кешегә бер бүлмәле фатир арендалау өч-дүрт мең сумга төшә. Футбол чемпионаты барган көннәрдә бәя, үземнең фаразлар буенча, өч-дүрт тапкырга артачак. Фатирларын арендага тапшырырга теләүчеләргә мин чит ил кешеләре арасында популяр булган airbnb.ru, booking.com, sutochno.ru сайтларыннан файдаланырга тәкъдим итәм. Россия туристлары исә күбесенчә Авито, domofond.ru, cian.ru сайтларына өстенлек бирә. Арендаларга теләүчеләр өчен иң ышанычлысы booking.com дип беләм. Аның аша тапкан очракта, сине бернинди дә күңелсез сюрприз көтми. Фатирларны хәзердән үк броньлап кую отышлы, – дип сөйләде безгә Руслан Садриев.


Арендага бирүчеләргә киңәш

фатирның хуҗасы берничә булса, аны арендага бирү өчен һәр милек хуҗасының рөхсәте кирәк. Игъланыгызда мәгълүматлар дөрес һәм тулы булсын. Фотосурәтләрне күбрәк куярга тырышыгыз. Бөтен кирәкле техника, үтүк, фен, микродулкынлы мич тә, кер юу машинасы да, кер үтүкләү тактасы да, чиста сөлге, урын-җирләре, савыт-саба да булырга тиеш. Wi-Fi – төп таләпләрнең берсе.
Закон буенча, 2019 елда керемнәр өчен 13 процент күләмендә салым да түләргә тиеш буласыз.

«Московский комсомолец» язганча, «Мир квартир» федераль порталы матчлар үтәчәк шәһәрләрдә бер тәүлеккә бер кешегә фатир яки номер арендалау күпмегә төшәчәген ачыклаган.

Волгоградта – 2264 сум.
Екатеринбургта — 2639 сум.
Казанда — 2687 сум.
Калининградта — 2587 сум.
Мәскәүдә — 4384 сум.
Түбән Новгородта — 2723 сум.
Петербургта — 3265 сум.
Самарада — 2305 сум.
Саранскида — 1632 сум.
Сочида — 3010 сум.
Ростов-на-Донуда — 2255 сум.


«Метриум Групп» партнерлыгы идарәчесе Мария Литинецкая «МК»га белдергәнчә, Мәскәүдә футбол буенча чемпионат үтәсе көннәрдә фатирларын арендага бирүчеләрнең 85 проценты арендаторларны тапкан да инде. Өченче транспорт боҗрасы тирәсендә һәм стадионнар янәшәсендә фатир бер көнгә 25 мең сумга төшә. Бу – гадәти сезонга караганда, 10-15 тапкырга артык.
Чемпионат вакытында Мәскәүдә иң кыйммәт торак – 192 кв метрлы, 32 кеше сыярлык апартамент. Аның өчен хуҗасы 30 көнгә 18 миллион сум (көненә 500әр мең сум) акча сорый.
Россия хөкүмәте карары буенча, мундиаль вакытында Мәскәүдә апартаментның бәясе тәүлегенә 650 мең сумнан артырга тиеш түгел.

Фото: rbk.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading