16+

Фәттахов чоры нәрсә белән истә калачак?

Бу атнаның дүшәмбесе яңалык алып килде: Татарстанның премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов алыштырды.

Фәттахов чоры нәрсә белән истә калачак?

Бу атнаның дүшәмбесе яңалык алып килде: Татарстанның премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов алыштырды.

Кем нинди эз калдырды?

Энгель Фәттахов министр вазыйфасына 2012 елда билгеләнгән иде. Аның җитәкчелек чорында бакчаларда рус һәм татар телен өйрәтү буенча грант игълан ителде. Ике телне дә тигез өйрәткән 20 иң яхшы бакчага ел саен миллион сум акча бүлеп бирелде. Моннан тыш, министрлык милли мәгариф структурасына да үзгәрешләр кертте. Энгель Фәттахов турында: “Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, милли мәгарифне үстерү өчен җаны-тәне белән тырышкан кеше”, - диләр.

Элеккеге мәгариф һәм фән министры мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әти-әниләрдән акча җыюга каршы торучы, укытучыларга БДИ бирдерүче буларак та истә калачак. Ата-аналардан килгән шикаятьләрне кабул итәр өчен министрлыкта “кайнар линия” ачылды, алар буенча тикшерүләр узды һәм ришвәтчелек очраклары ачыкланды. Аның чорында мәгариф системасында беренче тапкыр мәктәпләрнең сыйфатын билгеләүче рейтинг булдырылды. Укытучыларның БДИ тапшыра башлаулары да шушы чорга туры килде.

Болардан кала, 2014 елдан 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән бердәм республика тестлары эшли башлады. Укучыларга башлангыч мәктәптән соң да  ахыргы контроль эш тапшыру бурычы куелды.

56 яшьлек Рафис Борһанов та Фәттахов кебек үк авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган кеше. Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков Рафис Борһановны мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләүне Татарстан өчен әйбәт карар дип белдерде. Башкалар да аның турындагы яхшы фикерләрен әйтәләр. Мәсәлән, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов:  “Рафис Борһанов яңа бурычларны яхшы үтәп чыгар дип уйлыйм. Ул бик тәҗрибәле, ведомствоара мөнәсәбәтләр системасын яхшы белүче акыллы кеше. Аңа Татарстан Президенты да ышана”, - ди.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов исә аны таләпчән, әмма гадел җитәкче булуын билгеләп узды.
Рафис Борһанов 2010 – 2014 нче елларда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры булып эшләде. Аның чорында Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада узды. 2013 елда министрлыкның еллык коллегиясе вакытында чыгыш ясаганда Рафис Борһанов: “Республикада 9408 спорт объекты кулланылышка тапшырылды, шуларның 3400е авыл җирлегендә”, - дип белдергән иде. Ә Президент ул чорда, министрлыкның эшен бәяләп: “Бу – безнең зур эшебезнең нәтиҗәсе. Һәм бик шәп мәктәп. Без моннан белем, тәҗрибә, яхшы инвестицияләр алдык”, - диде.
    
Шулай ук, белгечләр фикеренчә, әлеге елларда физкультура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче татарстанлылар саны да бермә-бер арткан. 2013 елгы күрсәткечләр буенча, ул 32,3 процентны тәшкил итә.  

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энгель Фәттәхов чорында: Мәктәпләрне оптимальләштерү дәвам итте. Сингапур системасы белән укыту алымнары актив кертелде. Соңрак бетенләй аннан баш тарттылар Укытучыларның категорияләре, түбәнәйтелде. Агач кәүсәләре агарту тәжрибәсе кертелде. Мөслим мисалында. Нәтижәсе алдан ук билгеле конкурслар үткәрелде. Рейтинг системасы аз комплектлы авыл мәктәбе белән шәһәр мәктәбен берләштерде.

    Мөһим

    loading