Быел республика мәктәпләрендә парламент дәресләре 23 - 28 октябрьдә узачак. Әлеге чара, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Татарстанда унынчы тапкыр оештырыла. Бу юлы ул Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланачак.
Шушы уңайдан бүген республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урта гомуми белем бирү мәктәпләренең тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары һәм 2017 елда парламент дәресен уздыруда катнаша торган мөгаллимнәр белән очрашты.
- Без бит күп вакыт үз кануннарыбызны белмәүгә сылтыйбыз. Безнең барыбызга да төп законыбыз - Конституцияне белергә кирәк. Татарстанда яшәүче Россия гражданнарының нинди хокуклары, бурыч-вазыйфалары бар. Безнең миссия - аларны сезгә җиткерү, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Без бу рәвешле өченче мәртәбә очрашабыз, шуңа күрә әлеге чара матур традициягә әйләнеп бара. Без дә сезнең белән бергә өйрәнәбез, үзебезне борчыган сорауларга җаваплар эзлибез. Белем бирү системасында проблемалар кимеми. Алар әле мәгариф системасындагы бетмәс реформалар белән елдан-ел кискенләшә генә, минемчә, аларның әле белем бирү процессына зыяны да бар.
Парламент башлыгы укытучыларның ике төп функция башкаруын билгеләп узды: белем бирү һәм тәрбия. Бу темага быел аеруча зур басым ясалуын да әйтте.
- Бу ике функция аерылгысыз булырга тиеш. Без хәзер БДИ һәм башка новация шартларында бу эшкә механик рәвештә карый башладык. Ун ел буена белем биргән, балаларга үрнәк булып торган педагог үз укучыларының белемнәрен тикшерә алмасын инде? - диде.
Комментарийлар